Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
“Туган авылым” 21.12.2021 2021 ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 9 нчы сыйныф укучылары белән “Туган авылым” темасына класс сәгате уздырылды. Укучылар авылыбыздан чыккан шәхесләр турында мәгълүмат тупладылар. Туган авылыбызның табигате, чишмәләре белән таныштылар.

-
Котлыйбыз! 19.12.2021 Туризм буенча район ярышында шәхси беренчелектә 3 урын алган 7 класс укучысы Вафина А.не котлыйбыз!. Бу ярышларда мәктәп командасы 4 урын алды.Молодцы!

-
Китап укыйбыз 18.12.2021 Балалар китапларына кызыксыну уяту һәм уку тизлекләрен арттыру максатыннан, 1 а классы укучылары иртәне пышылдап укудан башлыйлар.

-
“Ел укытучысы-2022” 17.12.2021 Укытучы - изге зат. Бала күңеленә ачкыч табучы да укытучы. Укытучының биргән белем һәм тәрбиясе аларга киләчәккә юл күрсәтә. Ул еллар буена тупланган тәҗрибәне башкалар белән дә бүлешә. Бүген мәктәбебездә “Ел укытучысы-2022” һөнәри конкурсның мәктәп туры узды. Конкурста һәр укытучы зур әзерлек белән катнашты. Класс сәгатьләрендә район тарафыннан тәкъдим ителгән темалар яктыртылды. Жюри тарафыннан сайлап алынган укытучы район турында көч сынашачак.

-
Математик "Бәхетле очрак" 17.12.2021 "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан математика укытучысы Шагидуллина Гөлгенә Рүзәл кызы 6 класста "Бәхетле очрак" исемле уен-дәрес уздырды. Дәрестә укучылар 2 командага бүленеп ярыштылар. Логик мәсьәләләр, ресбулар чиштеләр.

-
Бәйрәм каршылап 16.12.2021 Яңа ел һәркемнең көтеп алган бәйрәме. Аны бигрәк тә балалар түземсезлек белән көтеп ала. 1 а классы укучылары да Яңа елга ныклап әзерләнәләр. Бик кызыксынып класска чыршы бизәделәр, тәрәзәләргә рәсемнәр ябыштырдылар, котлау открыткалары да ясап алып килделәр. Әти-әниләр дә читтә калмады. Газета чыгаруда, кул эшендә актив катнаштылар. Ә укучылар үзләренең теләкләрен ясаган газетага ябыштырдылар.

-
Виртуальная экскурсия 16.12.2021 В рамках Года родных языков и народного единства учитель английского языка Исмагилова Гузель Альбертовна провела для 1 класса виртуальную экскурсию по произведениям татарского поэта Габдуллы Тукая.

-
Тукайны яратабыз 15.12.2021 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 Г классы укучылары белән "Тукайны яратабыз" исемле викторина уздырылды. Яраткан шагыйребезнең иҗаты, тормыш юлы искә төшерелде. Күп сорауларга җавап тапты укучылар, рәсемнәре буенча якташыбызның әсәрләре искә төшерелде.

-
Бәйрәм каршылап 14.12.2021

Менә үзенең шатлык - куанычлары белән тагын бер ел узып бара. Күңелләрдә бәйрәм рухы. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре дә тулы көченә бара. 2 нче класс укучылары да бәйрәмгә бик теләп һәм актив рәвештә әзерләнәләр. Һәр укучы үз куллары белән открытка, кул эше ясады.
-
Татар халык мәкальләре 09.12.2021 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары, “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, татар халык авыз иҗаты белән танышуны дәвам итәләр. Бүген “Татар халык мәкальләре” темасына класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаттылар, “Мәкальнең дәвамын әйт” уенын уйнадылар. Класстан тыш чара “Кырмыска әкиятләре” мультфильмын карау белән тәмамланды. “Кырмыска бабай” , теманы дәвам итеп, мәкальләрнең мәгънәләрен кызыклы сюжетлар ярдәмендә аңлатып күрсәтте.









