Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге. 18.01.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Рилә Раисовна аларга пластилиннан керпе әвәләргә өйәтте.Керпеләр бик матур булдылар.
-
"Оста куллар" конкурсы 14.01.2016

"Оста куллар" конкурсына үзләре кулдан эшләнгән эшләнмәләр белән катнашты тәрбиячеләр. Тәрбиячеләребез үзләренең иҗади сәләтләрен, осталыкларын ачып салдылар.
-
"Зимние фантазии" конкурсы 13.01.2016

Тәрбиячеләребез бакча күләмендә уңышлы дип бәяләнгән хезмәтләрен Россия күләмендәге "Зимние фантазии" конкурсына җибәрделәр. Аларга уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 12.01.2016

Профсоюз оештырган спорт ярышында шашка буенча 2 урын яулаганы өчен тәрбияче Хазиева Лилия Фаритовнаны котлыйбыз. Аңа авыр һәм катлаулы хезмәтендә уңышлар телибез
-
"Иң матур сыннар" конкурсы 31.12.2015

Яңа елны матур итеп каршы алу максатыннан оешмалар арасында үткәрелгән "Иң матур сыннар" конкурсында МБДОУ "Яңа Кенәр балалар бакчасы" коллективы III урынга лаек булды.
-
Котлыйбыз! 29.12.2015

Сезне якынлашып килүче Яңа
2016 нчы ел белән котлыйм!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
-
"Яңа ел әкияте" 25.12.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Яңа ел әкияте" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Тәрбиячеләре Наилә Саматовна һәм Рәмилә Ильдаровна бик эчтәлекле матур чыгыш әзерләгәннәр. Әкият шигырь, җыр,биюләр белән үрелеп барды.
-
"Кыш бабай килә" 24.12.2015

Иң кечкенәләрнең икенче төркеме, беренче кечкенәләр төркеме, икенче кечкенәләр төркеме балалары да Кыш бабай белән Кар кызын каршы алудан читтә калмадылар. Аларның самими, ихлас йөзләре сөендерде безне. Сагынып көткән Кыш бабаларын шатланып каршы алдылар. Җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,биеделәр.Бер яшькә үстеләр.
-
"Әй чыршыкай, чыршыкай" 23.12.2015

Зурлар һәм уртанчылар төркемендә Яңа елны каршы алу кичәсе узды. Тәрбиячеләре Лилия Фәритовна һәм Гүзәл Муллахметовна бик мавыктыргыч,кызыклы бәйрәм оештырганнар.
-
"Чыршы агачын саклыйк" ачык белем бирү эшчәнлеге. 22.12.2015

Зурлар төркемендә Гүзәл Муллахметовна "Чыршы агачын саклыйк" проекты буенча ачык белем бирү эшчәнлеге тәкъдим итте. Бу проект эшен инде бер ай элек башлаган иделәр. "Чыршы агачын кисмәгез" рәсем конкурсы, "Иң матур чыршы" темасы буенча кул эшләре конкурсы булды. Менә шулардан чыгып, балалар бүген үзләренең уй-фикерләрен ачып салдылар.Алар урман күрке булган чыршыларны кисмәскә кирәклеген, кулдан ясалган чыршыларның да бик матур булуын расладылар. Яңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рәмлә Рәфкатовна балаларны бик игътибар белән тыңлады,аларга уңышлар теләде.



