Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Әкият кунакка чакыра 14.03.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән Рилә Раисовна "Әкият кунакка чакыра" дигән тема астында ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Сөйләм үстерү белем бирү эшчәнлеге бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Балалар бик теләп һәм яратып катнаштылар. Әтәчне шатланып каршы алдылар. Әтәчнең сары чебиләренә йомырка бизәп бүләк иттеләр.
-
Логопедта 11.03.2016

Балалар логопед Алсу Рашидовна янына бик теләп йөриләр. Бик күп һөнәрләргә өйрәнәләр. Авазларны дөрес әйтү аларда беренче максат. Уку елы ахырында алар максатларына ирешәләр.Моның өчен бары Алсу Рашидовна әйткәннәрне төгәл үтәргә генә кирәк
-
Иң кечкенәләребез 10.03.2016

Иң кечкенәләребез дә әниләрен котлаудан читтә калмады.Матур бию бүләк иттеләр әниләренә. Аларның осталыкларына сокланмый мөмкин түгел. Музыка уен коралларында да уйныйлар, бииләр дә бит!
-
Без сезне бик яратабыз. 09.03.2016

Икенче кечкенәләр төреме балалары кадерле әниләре белән төшкән рәсемнәрен алып килделәр. Аларны чәчәкләргә төрделәр. Бу бик матур конкурс булды. Барлык әниләр дә җиңүче булды. Чөнки һәр баланың үз әнисе иң матуры иде. Ә бит балалар хаклы.Тәрбиячеләре Лилия Наримановна әниләр турында бик күп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр укыды. Әниләрнең җирдәге иң изге җаннар булуын аңлатты. Балаларга әниләрне сакларга,якларга, сүзләрен тыңларга һәм аларны чәчәкләр белән тиңләргә кирәклегенә төшендерде.Исән-имин, сәламәт булыгыз, әниләребез!
-
Гаилә - бәхет ачкычы. 04.03.2016

Зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Гүзәл Муллахметовна һәм Рәмилә Илдаровна белән гаилә бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм бик эчтәлекле, күңелле үтте. Әти-әниләр дә читтә калмады. Җырладылар,биеделәр,табышмакларга җаваплар бирделәр, уеннар уйнадылар. Әтиләр хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котладылар.
-
Гаилә - бәйрәме. 04.03.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары Наилә Саматовна һәм Рәмилә Ильдаровна җитәкчелегендә гаилә бәйрәме оештырды. Балалар һәм әти әниләр бергәләп күңел ачты. Балалар бик сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, уеннарда актив катнаштылар. Әти-әниләрне дә уеннарга җәлеп иттеләр. Бар кешедә бәйрәм кәефе иде.
-
Иң кадерле әниләр 03.03.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Лилия Наримановна белән әзерләнгән чыгышларын тәкъдим иттеләр. Кадерле әниләрен 8нче март Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр.Әниләренә җыр,шигырь,бию һәм үз куллары белән әзерләгән кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле рухта үтте.
-
Әнием иң кадерлем 02.03.2016

Бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары яраткан әниләрен 8 март Халыкара хатын - кызлар көне белән тәбрик иттеләр. Бик матур итеп җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,җырладылар. Рилә Рәисовна һәм Резеда Юнысовна балаларның бәйрәмен бик кызыклы мавыктыргыч итеп әзерләгәннәр. Иң кечкенәләребез дә тәрбиячеләре Гөлнара Рауфовна белән биюләрен бүләк иттеләр.
-
Әниемә бүләгем. 01.03.2016

Кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап кулдан эшләнмәләр ясыйбыз.Бу матур күренеш һәр төркемдә башкарыла. Һәр төркем балалары кулыннан килгән эшне башкара. Зурлар төркеме балалары бу эшкә зурларча җаваплы караганнар. Рәмилә Ильдаровна аларга матурлыкның серен тирәнтен өйрәтә.
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 29.02.2016

Мәктәп хәзерлек төркемендә "Кошлар безнең дусларыбыз" дип исемләнгән чара булып үтте. Наилә Саматовна балаларда кошларга карата мәхәббәт тәрбияләде.Кошлар турында өстәмә мәгълүматлар бирде. Кошларны саклыйк. Алар безнең канатлы дусларыбыз.



