Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Өмәдә. 22.04.2016

Бакчабызның тирә-ягын чиста тоту барыбызның да изге бурычы. 22 нче апрель бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның туган көне. Без кечкенәдән бу көнне өмәгә чыга идек.Бу көн безнең күңелләрдә уелып калган. Һәр ел шулай дәвам итәбез.Бакчабызны,авылыбызны чиста тотыйк! Күңелләребезгә изгелек иңсен. Бердәм булыйк,бергә булыйк!
-
Сандугачтай моңлы, Тукай теле! 21.04.2016

Арча районының 9 нчы номерлы балалар бакчасында "Сандугачтай моңлы, Тукай теле!" конкурсы уздырылды. Монда 24 балалар бакчасы катнашты. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре, әкиятләре сәхнәләштерелде. Конкурс бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Гайнуллин Даил,Зарипов Тимерхан, Халилов Булат, Юсупова Лилия,Габделхаев Муса, Мунасыйпов Адил рольләрне бик оста башкардылар һәм III дәрәҗә дипломга ия булдылар. Уңышлар сезгә яшь дусларыбыз.
-
Түгәрәк өстәл "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Габдулла Тукай иҗатының әһәмияте 20.04.2016

-
Ачык ишекләр көне 19.04.2016

Арча 8 нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел уңаеннан ачык ишекләр көне булды. Тәрбиячебез Фазылзянова Лилия Наримановна бу чаралардан үзенә эш тәҗрибәсе туплап кайтты. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты безнең балаларыбызга һәм үзебезгә тәрбия мәктәбе булып тора.Аның иҗаты каршында баш иябез.
-
Эх, күңелле уйнавы 19.04.2016

Икенче кечкенәләр төркеме уенга бирелгән.Тик алар көннәрен уйнап кына үткәрмиләр.Режим буенча бик файдалы уза көннәре. Һәрнәрсәнең вакыты бар шул. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай юкка гына эш беткәч,уйнарга ярый димәгән.
-
Конкурска әзерлек 18.04.2016

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә оештырылган конкурста катнашырга әзерлек бара. Балалар рольләрне бик теләп һәм яратып башкаралар.
-
Сабырлык-сары алтын 15.04.2016

Беренче кечкенәләр төркеме сабыр гына балык тоталар. Аларга сокланмый мөмкин түгел! Сабыр гына көтеп утыруларын гына күр әле. Уенның тәмен белеп уйный белү үзе ни тора. "Сабырлык - сары алтын" дип, белми әйтмәгән бит олылар
-
Бездә өмә! 14.04.2016

Яңа Кенәр балалар бакчасында өмә булды.Тирә-якны чиста тоту барыбызның да изге бурычы. Бакчабызның әйләнә-тирәсендәге карны тараттык. Алда әле бакчабызны аллы-гөлле чәчәкләргә төрү бурычы тора. Бердәм булыйк, бергә булыйк!
-
Әвәләү 13.04.2016

Зурлар төркеме балалары бәләкәй куллары белән пластилиннан әвәләп калфак ясадылар. Калфаклар күз явын алырлык булды. Менә алар күз салыгыз!
-
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена әзерлек 12.04.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеенда чыгыш ясарга әзерләнә. Бик тырышып,чын күңелдән "Кызыклы шәкерт" шигырен сөйли алар. Аларга сокланмый мөмкин түгел.



