Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Табигатьтә яшәү чыганагы - су" ачык белем бирү эшчәнлеге. 22.12.2015

Мәктәп хәзерлек төркемендә Наилә Саматовна "Табигатьтә яшәү чыганагы - су" темасы буенча ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар тәҗрибәләр эшләү юлы белән суның нинди халәттә булуын, тормыштагы әһәмиятен ачыкладылар. Белем бирү эшчәнлеге бик эчтәлекле мавыктыргыч булды. Наилә Саматовна суларны сакларга ,пычратмаска, туган як табигатен сакларга кирәклеге балаларның күңеленә ачып салдыЯңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рәмлә Рәфкатовна балаларны игътибар белән тыңлады, аларга уңышлар теләде.
-
Яңа ел килә!!! 21.12.2015

Бакчабызда Яңа елга әзерлек инде күптән башланды. Чышы бизәү, яңа ел уенчыклары конкурсы, кар сыннары. Кардан ясалган сыннар бакчабызга ямь биреп тора, балаларның күңелен күтәрә, бәйрәм рухы өсти.
-
"Яңа ел уенчыгы" конкурсы. 17.12.2015

Бакчабызда "Яңа ел уенчыгы" конкурсы игълан ителгән иде. Әти-әниләр һәм балалар бик теләп катнаштылар.Нинди генә могҗизалар тудырмый икән безнең оста куллы әти-әниләр һәм балалар. Һәр төркем балаларына, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.Киләчәктә зур уңышлар сезгә!
-
Яңа елга әзерлек планы нигезендә бакчабыз тирәсен бизәү эше башланды. 15.12.2015

Яңа елга әзерлек планы нигезендә бакчабыз тирәсен бизәү эшләре башланды. Кар сыннары яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман тиз генә калкып чыктылар. Якынлашып килүче Яңа ел белән!
-
Зональный семинар по пожарной безопасности "Пожарный - профессия смелых" 15.12.2015

Арчаның "Радуга" исемендәге беренче номерлы балалар бакчасында педагогларның янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен тирәнәйтү максатыннан "Пожарный - профессия смелых" темасы астында семинар булды. Тәрбиячебез Гарифзянова Гульнара Рауфовна бу семинарда катнашты һәм эшебездә куллану өчен кирәкле мәгълүматлар алып кайтты. Тәрбиячеләр алдында чыгыш ясады.
-
Котлыйбыз! 14.12.2015

Беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Гилазова Илинә Россия күләмендә үткәрелгән "Осень с тобой нам пора расставаться" конкурсының иҗади сәнгать номинациясендә "Листопад" рәсеме белән 2 нче урынга ия булды. Диплом белән бүләкләнде. Тәрбиячесе Рилә Раисовна. Илинә,сине чын күңелебездән котлыйбыз! Сиңа зур уңышлар телибез.
-
"Без - Тукай оныклары" 10.12.2015

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бик нәни булсалар да, Габдулла Тукай әкиятләрен бик яраталар. Тәрбиячеләре Рилә Рәисовна һәм Резеда Юнысовна балалар игътибарына бик эчтәлекле почмак әзерләделәр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында берни белми калу мөмкин түгел.
-
"Педагогика без психологии - это то же самое, что врач без лекарств: знает что и как делать но без них все равно не может обойтись"
09.12.2015
Арчаның "Радуга" исемендәге беренче номерлы балалар бакчасында педагогларның психологик культурасын күтәрү максатыннан семинар узды. Бу семинарда катнашып, эшебездә куллану өчен кирәкле мәгълүматлар тупладык.
-
"Голосок" конкурсы 08.12.2015

Арчаның "Күбәләк" исемендәге 11 нче номерлы балалар бакчасында оештырылган "Голосок" вокаль конкурсында катнашып, Юсупова Лилия Ильфатовна истәлекле бүләк һәм грамота белән бүләкләнде. Лилия сине чын күңелебездән котлыйбыз! Сиңа яңадан яңа уңышлар телибез.
-
"Чыршы - безнең дустыбыз" 07.12.2015

Тәрбияче Самигуллина Гүзәл Муллахметовна зурлар төркеме балалары белән "Чыршы - безнең дустыбыз" проекты буенча эш башлап җибәрде. Бүгенге көн кадагында торган проблемаларны чишү өчен эшне кечкенәдән башларга кирәк. Шуны истә тотып тәрбияче проект эшенә экологик әңгәмәләр,төрле конкурслар керткән.Бүген аларда әти-әниләр һәм балалар белән берлектә эшләнгән "Иң матур чыршы" конкурсы. Рәхим итегез!



