Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Әтиләр бәйрәменә әзерлек 12.02.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары әтиләр бәйрәменә әзерләнә. Җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, музыка уен коралларында уйныйлар. Әтиләре күреп горурлансын әле.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге 11.02.2016

Тәрбияче Резеда Юнысовна беренче кечкенәләр төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар ачыккан песи баласына пластилиннан әвәләп ашарга әзерләделәр.Алар бик теләп песигә ярдәм иттеләр. "Песи һәм тычканнар" уенын уйнадылар.
-
Өстәл уеннары 10.02.2016

Зурлар төркеме балалары режим моментларында өстәл уеннарын бик яратып уйныйлар. Бу уеннар уй-фикерне үстерә, уен барышында үз-үзеңне әдәпле тотарга өйрәтә.
-
Вакытны файдалы итеп үткәрү 09.02.2016

Тәрбияче Лилия Наримановна икенче кечкенәләр төркеме балаларын тырыш булырга өйрәтә, һәр эшне үз тырышлыгың белән эшләргә кирәклеген аңлата.Моның өчен вакытны файдалы итеп үткәрергә кирәклеген үз алдына максат итеп куйган. Балаларны көн дә ниндидер бер яңалык белән кызыксындырып т ора.Балалар үзләре мөстәкыйль эшли алырлык уеннар әзерләп килә.Менә без нинди зурлар дип горурланып утыралар.
-
Әтиләр бәйрәменә әзерлек 08.02.2016

Озакламый 23 нче февраль әтиләребез бәйрәме җитә. Без бик тырышып бу матур бәйрәмгә әзерләнәбез. Җырлыйбыз да, биибез дә,шигырьләр дә сөйлибез.Әтиләребез безне күреп горурлансын әле.
-
Әвәләү белем бирү эшчәнлеге. 05.02.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары нәни генә булсалар да җиләкле җәйне сагыналар. Әвәләү белем бирү эшчәнлегендә алар җиләкле җәйне бик матур итеп сурәтләделәр.
-
Саф һава - тәнгә дәва. 04.02.2016

Һәр көн саен тышта без
Кар бабайлар, аюлар
Әвәләргә оста без.
Чаңгыда да шуабыз,
Чанада да шуабыз,-
Шулай чирне куабыз.
-
Аппликация. 04.02.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары төсле кәгазьләрдән автобус ясадылар. Зур тырышлык куеп эшләргә тырышты балалар.Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүгә өстенлек бирә.
-
Математика белем бирү эшчәнлеге 03.02.2016

Зурлар төркемендә математикадан ачык белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Гүзәл Муллахметовна математика серләренә өйрәтте. Белем бирү эшчәнлеге бик мавыктыргыч булды.
-
Бездә бүген туган көн 02.02.2016

Уртанчылар төркемемендә Ильясны туган көне белән котладылар. Җырладылар, биеделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна әти-әнисенә игелекле, тәртипле бала булып үсүен теләде. Кечкенәдән бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнеп үсү бик мөһим.



