Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Без бит инде зур үстек 01.02.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген мөстәкыйль киенергә өйрәнделәр. Алар зурлар инде. Менә ничек бит ул үзең белеп киенгәндә.
-
Аппликация. 29.01.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары төсле кәгазьләрдән ниләр генә ясамыйлар.
-
Орхидеяләр 28.01.2016

Төркемнәрнең бизәлше гел үзгәреп тора. Монда тәрбиячеләрнең оста һәм җитез кулы мөһим роль уйный. Зәвык белән кулдан эшләнгән эшләнмәләр кышкы көнне язга әверелдерә. Орхидеяләр тәрәзә төбен матурлый, күңелгә җылылык бирә. Тәрбияче Наилә Саматовна буш вакытларын гел файдалы үткәрә.
-
Режим моментларында 27.01.2016

Шахмат, шашка, дамино уйнау, шакмаклар төзү балаларның яраткан шөгыльләре.Балалар ежим моментларында да вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрәләр.
-
Профилактик чаралар 26.01.2016

Балаларның сау-сәламәт, нык булып үсүләре бик әһәмиятле.Алар безнең киләчәгебез. Шуңа күрә гриппка каршы профилактик чаралар үткәрәбез.
-
"Җим сибәм кошларыма" 25.01.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Лилия Наримановна белән җимлек ясап элделәр. Салкын кышта канатлы дусларыбызга җим табу бик кыен. Ә менә җимлеккә кошлар өчен җим салдылар һәм кошларны күзәттеләр.Рәхим итеп ашагыз, кошкайлар!
-
"Эх, уйнавы күңелле" 22.01.2016

Режим моментлары да бик күңелле үтә бакчада. Тәрбияче апалар бик теләп яратып уйнаталар. Кечкенә генә булсалар да уенның тәмен белә беренче кечкенәләр төркеме.
-
"Матурлык дөньясында" 21.01.2016

Матурлыкны бала күрә белергә, күзәтә белергә һәм саклый белергә тиеш.Ә менә матурлыкны тудыручы, балалар күңеленә матурлык төшенчәсен сала белүче тәрбиячеләребез бик күп бакчабызда. Алтын куллы алар. Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Лилия Наримановна оста куллы тәрбиячеләребезнең берсе. Иҗади эшендә уңышлар аңа!
-
Иртәнге гимнастика 20.01.2016

Иртәнге гимнастика белән көн саен шөгыльләнү сәламәтлеккә бик файдалы. Шуңа күрә без сәламәт булып үсәргә тырышабыз.Карагыз әле безне!
-
"Зимние фантазии" конкурсы 19.01.2016

Россия күләмендә оештырылган "Зимние фантазии" конкурсында җиңүчеләребез билгеле булды. Хусаенова Айсылу I урынга (тәрбиячесе Хазиева Лилия Фаритовна), Габдулхаев Муса, Юсупова Лилия III yрынга (тәбиячесе Фәттериева Наилә Саматовна) лаек булдылар. Катнашкан тәрбиячеләр дә,балалар да сертификат белән бүләкләнде.



