Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Курчак театры үзебезнең төркем бүлмәсендә. 12.05.2016

"Әбием әкиятләре" курчак театры макетын бүләк иттеләр бакчабызга. Без балаларга 7 әкиятне ике телдә уйнап күрсәтә алабыз. Балаларның үзләрен дә уйнарга өйрәтербез. Теләк булса, бар нәрсәгә дә ирешергә була.
-
Бабаем белән бергә. 11.05.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә йөргән Хузиахметов Самат яраткан бабасы Ринат белән Былтыр һәм Шүрәле сыннарын ясадылар.Кулны кечкенәдән хезмәткә күнектерү бик уңай күренеш. Бабасының осталыгы,сәләте Саматка да күчеп калыр әле.
-
Бөек Җиңүгә дан! 10.05.2016

8 нче май көнне Яңа Кенәр авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Илебезнең иминлеге хакына яу кырында үлеп калган бабаларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, веноклар салдык.Исән кайткан санаулы гына ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык. Дан аларга!
-
"Бала белән күбәләк"не Шүрәлегә сөйләдек. 05.05.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Бала белән күбәләк" шигырен бик сәнгатьле сөйләделәр. Аларның осталыгына Шүрәле дә сокланды. Менә шундый сәләтле алар!
-
Әйт әле, күбәләк... 04.05.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Рилә Рәисовна белән якташыбыз Габдулла Тукай әкиятләрен,шигырьләрен бик яратып укыйлар, яттан сөйлиләр. Бүген алар күбәләкләр булып бииләр.
-
Минем гаиләм. 29.04.2016

Уртанчылар төркемендә "Минем гаиләм" исеме астында стенд эленеп тора. Балаларны тәрбияләүдә гаиләнең роле бик зур. Балаларның гаилә белән төшкән фотолары аларның күңеленә җылылык биреп тора. Әтиләргә карап горурланалар,әниләргә карап сокланалар. Гаиләсен яраткан бала тирә-яктагыларны да ярата,хөрмәт итә.
-
Бакча тормышында актив катнашабыз 28.04.2016

Профсоюз оештырган район ярышларында да актив катнашабыз. Үзеңне сынап карау һәм сәламәтлекне ныгыту үзе ни тора! Сәламәт булыйк, бердәм булыйк!
-
"Су анасы, Шүрәлеләр-безнең дуслар барсы да. 27.04.2016

Зурлар төркеме балалары якташыбыз Габдулла Тукайның әкият геройлары белән бергә бүген. Сөекле шагыйребезнең әкиятләре безне рухландыра,тәрбияли. Тукай иҗаты аша тәрбияләнгән балалар һәрвакыт әдәпле булалар.
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә" 26.04.2016

Бакчабызда якташыбыз Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә булды. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты белән барыбыз да горурлана. Балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксына, шигырь, әкиятләрен яратып укый һәм сөйли, ә җырларын бик яратып җырлыйлар.
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар 25.04.2016

"Саф һава- тәнгә дәва", дип белми әйтмәгән халык. Уртанчылар төркеме бик яратып хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Тәрбиячеләре Лилия Фәритовна аларга "Песи,тычкан" уенын уйната. Бик күңелле уен ул.



