Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әнием, борчылма! 11.04.2016

Бакчабызга быел гына килгән кечкенәләребез бакчаны үз итеп тә өлгерде. Бакчаны көн дә сагынып киләләр. Килү белән яраткан уенчыкларын алып уйнарга керешәләр. Тәрбияче апа юнәлеш биргән уеннар белән мавыгып китәләр. Үз итеп, яратып уйныйлар.Әниләрен дә борчымыйлар.Уен барышында телефоннан шалтыратып әниләрен дә тынычландыралар. Аларга карап сөенәбез. Балалар безнең куанычыбыз. Исән-имин булсыннар.
-
Суган үстерәбез. 08.04.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары суганнар утыртты. Ул суганнарның үсешен күзәтеп тордылар. Су өстәделәр.Күзләр,авызлар ясап куйдылар. Алар белән әкият геройлары сыман аралаштылар.Яшел матур кыякларга карап куандылар. Мультфильм героен үз яннарында итеп тойдылар.
-
Яз килә! 07.04.2016

Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Лилия Фаритовна язны кунакка дәште.Балалар колач җәеп язны каршы алды. Сагынылган бик! Кояшы,тамчылары, хәтта болыты да сагындырган. Әйдә, рәхим ит, яз. Без сине бик яратабыз
-
Менә нинди зур булдык. 06.04.2016

Бакчабызның иң кечкенәләре шактый үсеп киләләр инде. Әкрен генә бакча шартларына ияләшеп киләләр. Менә алар.
-
Әвәләү 05.04.2016

Зурлар төркеме балалары әвәләү белем бирү эшчәнлегендә тиен әвәләделәр. Тырышкач тиеннәр бик матур килеп чыкты. Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык, дип юкка гына әйтмәгән шул.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә! 04.04.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайны олылый, иҗатына соклана. Әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә балаларга аның шигырь - әкиятләрен укыйлар. Балалар бик яратып тыңлыйлар. Әти-әниләр балалар белән бергә балалар өчен Тукай почмагына кул эшләре ясап куйдылар. Менә алар.
-
Сәнгать белем бирү эшчәнлеге 01.04.2016

Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна зурлар төркеме балаларын сәнгать серләренә өйрәтә. Алар городецк үрнәкләрен үз куллары белән ясап карадылар. Алар эшнең бик катлаулы, шул ук вакытта кызыклы булуын төшенделәр. Бик яратып әтәч рәсемен ясадылар.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге 31.03.2016

Резеда Юнысовна беренче кечкенәләр төркеме балалары белән пластилиннан кар бөртеге әвәлиләр. Чын күңел биреп тырышып эшләгән эш бик матур була ул.
-
Күбәләк ясыйбыз. 30.03.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына Рилә Рәисовна рәсем сәнгатенең серләрен төшендерә. Алар бәләкәй кулларын буяуга манып күбәләк ясыйлар. Нинди матур күбәләкләр килеп чыккан. Кечкенә генә булсалар да, бик тырышлар алар.
-
Музейлар буйлап экскурсия
29.03.2016
Тәрбияче Наилә Саматовна һәм өлкән тәрбияче Гөлнар Фирдинантовна мәктәп хәзерлек төркеме балалары белән Арча шәһәренә музейларга сәяхәт кылды. Балалар "Әлифба", "Казан арты", "Әдәбият һәм сәнгать" музейларында булды. Үзәк стадионның балалар мәйданчыгында уйнадылар. Балаларның шат йөзләре, күтәренке күңелләре безне дә куандырды. Матур, җылы хисләр белән сөекле бакчабызга кайттык.



