Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Ил сагында кемнәр тора 04.02.2025

Икенче иртә яштэге балалар төркемендә "Ил сагында кемнәр тора" дип исемләнгән темага әңгәмә булып үтте. балалар хәрби хезмәт, гаскәр төрләре һәм шулай ук хәрби техника турында рәсемнәр карадылар. Бу өлкәдә эшләуче хәрби кешеләргә карата хөрмәт булдырдылар.
-
Янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә 03.02.2025

Бүген зурлар төркемдә янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә узды. Балалар куркыныч хәлләр, янгын чыгу сәбәпләре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә калдырдылар. Ут һәм аның үзлекләре белән таныштылар.
-
Тынычлык булсын 03.02.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән солдатларның батырлыклары,үз илен яратучы чын патриот булулары турында сөйләштек.Ни өчен "Тынычлык булсын"дигән сорауга җавап эзләдек.Балаларның фикерләрен тыңладык,тынычлык турында мәкальләр өйрәндек
-
Зебра 31.01.2025

Бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалары белән Африкада яшәүче зебра турында әңгәмә үткәрдек. Зебра турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр . Үлән белән тукланучы зебра бик тиз чабуы белән башка җәнлекләрдән аерылып тора. Аклы-каралы сызыклары бик үзенчәлекле, бер-берләренә охшамаган . Әңгәмә ахырында балалар төсле буяулар белән "Зебра" рәсемен ясадылар. Хайваннарга карата сакчыл булырга кирәклеген исләренә төшерделәр.
-
Международный день зебры 31.01.2025

31 января ежегодно в мире отмечают замечательный природный праздник - Международный день зебры.
Сегодня воспитанники подотовительной группы отправились в увлекательное путешествие в теплую Африку, и вспомнили какие экзотические животные там обитают.
Познакомились с интересными фактами о зебрах: о способах защиты от врагов, о месте обитания и покровительственной окраске. Узнали, что полоски у зебр уникальны и не повторяются, а нужны они для защиты от насекомых и хищников. Нашли отличия и сходства между зеброй и лошадью. После беседы дети нарисовали красивых зебр. -
Су белән тәҗрибә 31.01.2025

Балалар бакчасында иң кызыклы һәм мавыктыргыч эшчәнлекнең берсе һәрвакыт экспериментлар үткәрү булды. Бүген кечкенәләр төркемендә су белән тәҗрибә үткәрелде. Үткәрүнең максаты балаларның игътибарын эксперимент үткәрү кебек эшчәнлек төренә җәлеп итү; балаларны суның кайбер үзлекләре белән таныштыру иде. Иң беренче балаларга суның ни өчен кирәклеге һәм аны сакларга кирәклеге турында әйтелде. Ә аннары тәҗрибәләр үткәрелде. «Су исе» тәҗрибәсе уздырдык. Балалар суның иссез булуына инандылар. Су белән киләсе тәҗрибә "Суның төсе». Балалар
суның төссез булуына, аңа өстәлгән матдәнең төсен алуын күзәттеләр. Экспериментлар барышында балалар сунын төссез, иссез булуына инандылар. -
Развитие фонематического слуха и восприятия в процессе игры 29.01.2025

-
Сюжетлы - рольле уен "Шифаханә" 27.01.2025

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес буларак формалашуында сюжетлы-рольле уеннар зур роль уйный.. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел,шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә.Безнен балалар бакчасында балалар сюжетлы - рольле уеннар уйнарга яраталар. Әлеге уеннарны уйнар өчен бакчабызда бөтен кирәкле уен атрибутлары да бар. Балалар бигрәк тә яратып "Шифаханә" сюжетлы- рольле уенын уйныйлар.Уенчык медицина жайланмалары ярдәмендә "авыруларны" тыңлап карыйлар, температурасын үлчиләр, укол ясыйлар. Бала,уендагы төрле рольләргә кереп,чынбарлык тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый,эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.
-
Голосок 27.01.2025

Сегодня, в нашем садике прошёл конкурс" Голосок". 1 этап районного конкурса "Созвездие - Йолдызлык". В этом конкурсе участвовали дети из всех групп детского сада. Каждый показал свою презентацию и исполнил песню.Все ребята очень старались! В итоге конкурса дети получили дипломы и памятные подарки!
-
Машаның Яңа ел маҗаралары 25.01.2025

Бүген икенче зурлар төркеме балалары "Машаның Яңа ел маҗаралары" исемле театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәттеләр. Куяннар, тиеннәр, бүреләр, аюлар, төлкеләр катнашты бу тамашада. Алар табигатьне саклауның мөһимлеген, чыршыларны кисәргә ярамаганлыгын аңлаттылар. Тамаша биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Тамашачыларның күңеленә дә хуш килде.





