Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Бүлмә гөлләре 28.03.2025

Бүген икенче иртә яшьтәге балалар төркемендә әйләнә-тирә дөнья белән танышу шөгылендә "Бүлмә гөлләре" белән таныштыар. Балаларны бүлмә гөлләренең күплеге белән таныштырд, тәрбияләү кагыйдәләрен һәм үзенчәлекләрен ачыкладык.Аларга ничек дөрес итеп су сибәргә, аларны карау осталыгын ныгыттык, ничек дөрес итеп яфракларындагы тузанны сөртергә өйрәндек. Балалар белән кызыклы экспериментлар үткәрдек.
-
27 мартта Бөтендөнья театр көне 27.03.2025

Театр дигән серле илдә
Сәяхәттә йөрибез.
Төрле рольләр башкарып,
Матур итеп сөйлибез!
27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр-гаҗәеп дөнья. Хәтта үзен чолгап алган тормышны чак кына аңларга өйрәнгән кечкенә бала да хәйләкәр төлке, кылый аяклы аю яки куркак куян йөргәнен бик теләп күрсәтә.
Дөрес, кечкенә чактан ук театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел. Тик сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итергә, матурлыкны аңлый белүче, мәрхамәтле бала булып үсергә булышыр дип уйлыйм.
Г.Тукайда бит – “Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә...” диеп язып калдырган. Димәк, сәнгать белән кызыксынган баланың да күңеле изгелектә булыр Аллаһы боерса. -
Нәрсә ул театр? 27.03.2025

Бүген Халыкара театр көне уңаеннан кечкенәләр төркемендә "Нәрсә ул театр?" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар бик күп мәгълүмат белделәр: нәрсә ул театр, кем ул актер, нинди театр төрләре була һ.б. Әңгәмәдән соң балалар үзләрен актёр ролендә сынап карадылар. Алар бик тә ошады.
-
Без театр яратабыз! 27.03.2025

Бүген уртанчылар төркемендә Халыкара театр көне уңаеннан "Без театр яратабыз" дигән тема буенча әңгәмә үткәрелде. Нәрсә ул театр, театрда уйнаучы артистлар турында белделәр, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, театрның төрле жанрлары турында мәгълүмат алдылар. Балалар үзләре дә артист булып карадылар. Рольләргә бүлеп, "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштерделәр, "Шалкан" әкиятен өстәл тетрында уйнап карадылар. Бармак театрында да осталыкларын сынап, үзләре чыгарган әкиятне уйнадылар. Театр балаларның сөйләм телен үстерә, күмәкләшеп уйнарга өйрәтә, фантазияләрен баета.
-
Теремкәй 27.03.2025

27 март Халыкара театр көне уңаеннан икенче иртә яштэге балар төркемендә "Театр-нэрсэ ул?" темасына энгэмэ уткэрелде. Балалар белән берлектә рус халык әкияте "Теремкәй" курчак театрын сәхнәләштердек, балалар төрле җәнлек образларын да үзләренең осталыкларын сынап карадылар, аларга бик охшады.
-
Театр "уйнау" 27.03.2025

Театр "уйнау" балалар психикасына йогынты ясау сәләтенә ия. Сабый сәхнәдәге вакыйгаларга кушыла, геройларның кайгысын уртаклаша, игелекле эшләр башкарырга актив ярдәм итә. Бала мимикага, тавыш интонацияләренә, актерларның хәрәкәтләренә охшарга тырыша. Спектакль вакытында барлыкка килгән уңай эмоциональ кәеф нәтиҗәсендә бала үрнәк алырга лаеклы яңа тәртип модельләрен җиңел үзләштерә, ә тискәре геройларның гамәлләрен ситуациягә тәңгәл кабул итә.
-
Алтын хохлома 26.03.2025

Бүген зурлар төркемендә "Алтын хохлома" рәсем ясау дәресе узды. Балаларны декоратив-гамәли сәнгатьнең үсемлек-чәчәк бизәкләре мотивы белән охшаш яңа төре-хохлома бизәкләре белән таныштыруны дәвам ителде. Җиләкләр һәм яфракларны чиратлаштырып ясарга өйрәнделәр. Сылап-сылап рәсем төшерү, пумала очы белән эшләү алымы кулланып, балалар полосада бизәк төшерергә өйрәнделәр. Нәфасәти кабул итүне үстерелде.
-
Хәрәкәтле уеннар 24.03.2025

Хәрәкәтле уеннар-барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иң яраткан шөгыле. Безнең балалар бакчасында да физкультура дәресләрендә балалар хәрәкәтле уеннарны бик яратып уйныйлар. Уеннар вакытында җитез, игътибарлы һәм көчле булырга өйрәнәләр, хәрәкәтчән уеннар аларга күтәренке кәеф китерә.
-
Без сулый торган һава 19.03.2025

Бүген уртанчылар төркемендә "Без сулый торган һава" дигән темага әңгәмә үткәреп, һаваның кеше тормышында зур әһәмияткә ия булуын ачыкладык. Тәҗрибәләр ясап, һаваның үзенчәлекләрен билгеләдек: һава бетен җирдә дә бар, кеше һаваны сулый, һаваны өреп, шарны кабартып була, җил - һаваның хәрәкәте, үсемлекләргә үсәр өчен дә һава кирәк. Соңыннан "Һаваны тоемлау", "Шар очырту" уеннарын уйнадык.
-
Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме 19.03.2025

Нәүрүз–татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул–дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы - Нәүрүзбикә.
Балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде-ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар халык уеннарын: “Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”, санамышлар әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр. Яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
Дөньялар тыныч булсын,
Күк йөзен болытлар капламасын.
Игеннәр мул уңыш бирсен,
Нәүрүз котлы булсын!





