Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Первоцветы #Эковесна# 07.04.2025

Сегодня дети старшей группы делали цветы из лотков для яиц. Они приготовили заготовки для цветов, закрашивали цветы любимым цветом, крепили их на стебельки. Получился красивый букет из первоцветов.
-
Бармак уеннары 07.04.2025

Икенче иртә яштэге балалар төркемендә бармак уеннары. Бу уен балаларның кул чукларын һәм бармакларын хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрәнүдә зур урын алып тора. Бу хисле - тойгылы һәм мавыктыргыч уен. Бармак уеннары әйләнә –тирәдәге чынбарлыкны, әйберләрне,җәнлекләрне,кешеләрне, аларның эшчәнлеген,табигать күренешләрен чагылдыра. Мондый уеннар барышында балалар, өлкәннәр ни эшләсә,шуны кабатлап, кулларын тиз-тиз хәрәкәтләндерәләр һәм бу җитезлекне арттыруга уңай йогынты ясый. Соңыннан сүзләрне үзләре өйрәнеп бетергәч, балаларга уйнавы тагын да күңелле була.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2025

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.
Бүген безнең балалар бакчасында спорт ярышлары узды, анда балалар үзләренең сәламәтлекләре турында кайгырту һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.Бу көн сәламәтлек өчен бик файдалы узды. -
Сәламәтлек-зур байлык 07.04.2025

Бакчабызның шәфкать туташы Алинә Саматовна уртанчылар төркеме балалары белән "Сәламәтлек-зур байлык" дигән темага бик әһәмиятле әңгәмә үткәрде. Яшелчә, җиләк-җимешләр белән тукланырга, кулларны юып, чиста-пөхтә йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлатты. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. "Шәхси гигиена кирәк-яракларын дөрес әйт" уенын уйнадылар. Сәламәтлек турында күп мәгълүмат тупладылар.
-
Кошларга ярдәм ит 04.04.2025

Бакчабызда "Кошларга ярдәм ит" дип исемләнгән атналык дәвам итә. Әти-әниләр белән сыерчык оялары ясап элү турында әңгәмәләр үткәрәбез. Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар сыерчык оялары ясауда зур тырышлык күрсәттеләр. Әти-әниләрнең балалары белән бергәләп эшләгән бу изге гамәлләре зур тәрбия чарасы булып тора
-
Субботник-2025 04.04.2025

-
Туган якның чисталыгын гел кайгыртып торырбыз #Эковесна# 02.04.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек группасы белән кечкенәдән үк табигатьне яратырга, андагы матурлыкны күрә белергә өйрәтү максатыннан “Туган якның чисталыгын гел кайгыртып торырбыз” темасына сөйләшү алып бардык. Менә, балалар, күрдегезме инде, пыяла шешә ватылырга, ә пыяла ватыклары хайваннар, кошларның аякларын кисәргә мөмкин булуы турында искә төшердек.Балалар белән аланга яшеллек өчен иң куркынычы- полиэтилен пакетлар булуын ачыкладык.Соңыннан “Ярый-ярамый” уенын балалар бик теләп уйнадылар.
Табигатьне hәм андагы тереклек ияләрен сакларбыз, башкалардан да табигатебезне саклауны таләп итәрбез дип,сүз бирдек.
Сакларбыз табигатьне
Яшь эколог булырбыз.
Туган якның чисталыгын
Гел кайгыртып торырбыз. -
Кошлар безнең канатлы дусларыбыз 01.04.2025

Өй түрендә- бакчада,
Талчыбык кунакчада
Сыерчык канат кага -
Яз килүгә шатлана.
Бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалары белән "Кошлар безнең канатлы дусларыбыз" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Җылы яклардан кайтучы күчмә кошлар һәм бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен тулыландырдылар. Рәсемнәр буенча табышмакларга дөрес җаваплар бирделәр. "Оча-очмый" дигән хәрәкәтле уен уйнадылар. Сыерчык оялары ясап элеп куярга кирәклеген исләренә төшерделәр.
-
Халыкара кошлар көне 01.04.2025

Ел саен 1нче апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бүген зурлар төркемендә шулай ук күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар турында әңгәмә узды. Балалар видеоролик карадылар, викторинада катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, аерымлыклар таптылар, мемо уенын уйнадылар.
-
"Казан арты" музеена экскурсия 31.03.2025

Өлкәннәр төркеме "Казан арты"музеена экскурсия гә барып кайттылар.Элекеге заман экспонатлар белән таныштылар.Ирина һәм Гөлүсә апалары бик мавыктыргыч һәм кызыклы итеп балаларга музей экспонатлар турында сөйләделәр. Бырыбызда бик кызыксынып тыңладык. Ахырдан сорауга җавап уены уйнадылар. Музей балаларга бик ошады.





