Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Сезгә булган безнең хөрмәтебез... 05.03.2025

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә, дип башланып китте беренче зурлар төркемендәге 8 нче Мартка багышланган бәйрәм кичәсе. Бәйрәмгә балалар телевизион тапшырулар әзерләгән иде. Соңрак тәрбиячеләр, балалар белән берлектә Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" исемле спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу бәйрәмдә балалар әниләренә, әбиләренә шигырь сөйләп, матур җырлар җырлап күрсәттеләр. Әниләр төрле конкурсларда катнашып балаларның күңелләрен күрделәр. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. -
Бөтендөнья кыргый табигать көне 03.03.2025

3 март - Бөтендөнья кыргый табигать көне. 2013 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көн даими рәвештә кешелеккә безнең табигатебезнең, анда яшәүчеләрнең никадәр нәзберек булуын һәм аларны юк итүнең нәрсә белән янавын искә төшереп тору максаты белән уздырыла.
Зур төркеме балалары бүген кыргый җәнлекләр, аларның яшәеше, аларны саклау турында әңгәмә уздырдылар. Кыргый табигатьне саклап калу буенча үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. -
Шашкалар буенча турнир 28.02.2025

Безнең балалар бакчасында балалар арасында шашкалар буенча турнир узды. Әлеге чараның максаты балаларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру, баланың игътибарын, фикерләвен үстерә торган бу уенга кызыксынуны арттыру иде. Шашка турниры барлык кагыйдәләр буенча әлеге уенның тантаналы, әһәмиятле атмосферасында узды. Кечкенә спортчылар интеллектуаль уенга җитди караулары, акыл тизлеге һәм йөрешләрне исәпли белүләре белән сөендерделәр. Балалар ярышларда катнашуга зур җаваплылык һәм кызыксыну белән карадылар.
-
Төс буенча тап 28.02.2025

Икенче иртә яштэге балалар төркемендә дидактик уен "Төс буенча тап». Бу уен балаларга дүрт төп төс турындагы күзаллауларны ныгытырга мөмкинлек бирә, хәтер, фикерләү, игьтибарлылык сэлатен устерергә булыша.
-
Строй һәм җырлар смотры 26.02.2025

Бүген безнең өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр "Строй һәм җырлар смотры" район конкурсында катнаштылар. Чара патриотик аң тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Алар 2 урынны алдылар! Котлыйбыз һәм смотрда катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез
-
Кызыл китап битләре буйлап 26.02.2025

Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында әңгәмә үткәрдек. "Кызыл китап битләре буйлап" дигән уен уйнадык. Балаларны сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, үсемлекләр белән даими таныштырып торабыз. Табигатьнең матурлыгын күрергә, сакчыл булырга кирәклеген аңлатабыз.
-
Ата-аналар белән аралашабыз 25.02.2025

Буклетлар балалар бакчасында ата-аналарга белем бирүнең иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Алар мәгълүмат тапшыру, ата-аналарны белем бирү процессына җәлеп итү өчен мөһим корал булып хезмәт итә алалар. Гаилә белән хезмәттәшлек итү балалар бакчасы эшчәнлегенең мөһим юнәлешенә керә. Әти-әниләргә танышу өчен патриотик тәрбия бирү алымнары буенча буклетлар тапшырылды.
-
Күгәрчен-тынычлык символы 25.02.2025

Бүгенге тыныч тормышыбызның , бәхетле балачагыбызның бәясен төшенергә ярдәм итү максатыннан ,мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кәгазьдән “Тынычлык күгәрченнәре” ясадык .
Нәрсә соң ул тынычлык? –дигән сорауга балаларның фикерләрен тыңладык. Тынычлык күгәрченнәре шушы җир шарының һәрбер почмагына безгә сугыш кирәкми икәнлеген җиткерсеннәр! Күк йөзебез аяз, дөньялар тыныч булсын иде дигән сүзләрне балалар кулындагы күгәрченнәр раслый кебек.
Тынычлык булсын
Килер көннәрдә,
Иминлек булсын
Бөтен җирдә дә!
-
С праздником! 23.02.2025

-
21 февраль – Халыкара туган тел көне! 21.02.2025

Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил- җирнең якынлыгын Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.
Шул уңайдан бакчабызда "Туган телем-Тукай теле" дип исемләнгән бәйрәм булып үтте. Икенче зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, халкыбызның күркәм уеннарын уйнадылар.
Безнең телебез – татар теле. Бакчабызга йөрүче һәр бала бүген горурланып "Туган тел" җырын җырлады.
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк,чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.





