Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Ил сагында кемнәр тора 20.02.2025

Икенче иртә яштэге балалар төркемендә "Ил сагында кемнәр тора" дип исемләнгән темага призинтация карадылар. Бу өлкәдә эшләуче хәрби кешеләргә карата балалар да кызыксыну хөрмәт булдырдылар.
-
Әтием-горурлыгым 20.02.2025

Буген мәктәпкә әзерлек төркемендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненэ багышланган "Әтием-горурлыгым“ дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Шатлык, күңел ачу, тантана белән балалар, бәйрәм кунаклары — әтиләре, бабалары белән бүлештеләр.
Алга таба балалар әтиләре белән бергә бәйрәмдә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, күңелле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Барысы да - балалар да, бабайлар да, әтиләр дә бик канәгать калды..
Хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр, егетләребез! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Без сезнең озын гомерле, сәламәт, бәхетле, балаларыгызга үрнәк әти булып яшәвегезне телибез! Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын! -
Әтиләр бәйрәме 20.02.2025

Буген зурлар төркемендә "Әтиләр бәйрәме" булып узды. 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотизм, сугышчыларга хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияли.
Менә бүген дә балалар әтиләренә бик матур бәйрәм әзерләделәр.
Бәйрәм патриотик тәрбияви җырлар, биюләр белән үрелеп барды, беркем дә читтә калмады.Алга таба балалар әтиләре белән бергә бәйрәмдә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, күңелле конкурсларда катнаштылар.
Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын. -
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 19.02.2025

Тыныч үтсен хезмәтегез ,
Ватанны саклаучылар .
Дус яшәсен бар халыклар,
Булмасын тик сугышлар !
Бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар "23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә әтиләрен кунакка чакырдылар. Балаларының матур итеп шигырь сөйләүләре , җырлар җырлаулары әтиләрнең күңеленә хуш килде. Көчле алкышларга күмеп, шатланып карадылар. Шулай ук, әтиләр ярыш, бәйгедә катнашып, үзләренең җитезлекләрен, кыю-тапкыр икәнлекләрен тагын бер тапкыр исбатладылар. Балалар әтиләренә булган тирән ихтирам һәм ярату хисләрен белдереп үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар. -
Зурлар төркемендә бәйрәм кичәсе 18.02.2025

Бүген зурлар төркемендә 23 февральгә багышланган бәйрәм кичәсе булып үтте. Балаларда Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисе тәрбияләү өчен яхшы сәбәп. Бүгенге чарада балалар бакчасына йөрүче малайлар әтиләренә, бабайларына, килгән кунакларга флаг белән биеп күрсәттеләр, ә кызлар шигырь сөйләделәр, бергәләп җыр җырладылар. Бу бәйрәмдә әтиләр дә, бабайлар да төрле конкурсларда катнашып балаларның күңелләрен күрделәр. Чара ахырында балалар үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
-
Бакчабызда Ватанны саклаучылар көне 18.02.2025

Зур шатлык күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Барыгыз да беләсездер
Әтиләр көне бездә!
23-нче февраль - Ватанны саклаучылар көне,илебез тарихында бик тә истәлекле,кирәкле һәм туган җиргә карата мәхәббәт бәйрәме.
Бүген кечкенәләр төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Әлеге күркәм бәйрәмгә армиядә уңышлы,исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле әтиләребез чакырылды.Әтиләребезгә кызыклы уеннар тәкъдим ителде.Алар уеннарда бик теләп катнаштылар,үзара җитезлектә,тапкырлыкта көч сынашып,чын әти исеменә лаек икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.Чара балалар тарафыннан башкарылган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.Шулай итеп, бәйрәмебез бер сулышта үтеп тә китте.Бәйрәм азагында балалар әтиләренә,чын йөрәктән, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәмнән барыбыз да канәгать калдык.Әтиләре,бабалары,абыйлары үрнәгендә,патриотик рухта тәрбияләнгән балалар киләчәктә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтеп,чын ир-егет булып үсеп җитәрләр дип өметләнәбез.Форсаттан файдаланып,сугыш ветераннарын,хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны,хезмәт иткән һәм хезмәт итүче,хәрби хезмәткә әзерләнүче барлык ир- егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез.Күк йөзебез һәрвакыт аяз булсын,сугышлар булмасын!Барлык гаиләләргә тыныч тормыш,ныклы сәламәтлек,бәхет,муллык,бәрәкәтле тормыш теләп калабыз. -
Туган телем - иркә гөлем 17.02.2025

Бүген бакчабызда Халыкара туган тел көне якынлашу уңаеннан, "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде. Әлеге конкурста бакчабызда тәрбияләнүче төрле яшьтәге нәниләр катнашты. Балалар татар язучылары Г.Тукай, Р.Корбан, Ш.Маннур, Р. Вәлиева шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп башкарды. Аларның чыгышын жюри әгъзалары бик игътибар белән тыңлаганнан соң, балаларның сөйләү үзенчәлекләрен, үз-үзләрен сәхнәдә тоту алымнарын исәпкә алып, урыннар билгеләде. Яшь үзенчәлекләренә туры китереп, I, II, III урыннарны яулаган һәм конкурста актив катнашкан балаларга грамоталар тапшырылды. Туган телебез сагында торучы балаларыбызга алда тагын да зур уңышлар телибез!
-
Хәрби һөнәрләр 17.02.2025

Бүген зурлар төркемендә "Хәрби һөнәрләр" темасына әңгәмә үткәрелде. Балаларга хәрби һөнәрләр белән таныштылар һәм әңгәмә барышында хәрби һөнәргә туры килә торган рәсемнәр сайлап алырга өйрәнделәр. Дидактик уен күрү хәтерен, күзәтүчәнлекне һәм игьтибарлыкны үстерә. Балаларның сөйләмен активлаштыра, сүзлек запасын баета. Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияли.
-
Китап бүләк итү көне 14.02.2025

"Китап бүләк итү көне" уңаеннан Бүген Арчаның 5 нче гимназиясе укучылары балаларыбызны котларга килделәр. Бик күп кызыклы уеннар уздырдылар, зур булмаган концерт күрсәттеләр, ә йомгаклау вакытында балаларга китаплар бүләк иттеләр. Менә шундый мавыктыргыч китап бүләк итү бәйрәме.
-
Күңелле туплар 14.02.2025

Бүген « Күңелле туплар» темасына физкультура дәресендә 1 не зуралар төркеме балалары туп белән күнегүләр башкардылар, спорт уеннары уйнадылар. Туп белән уеннар һәм күнегүләр көчне көйли һәм күз үлчәмен, җитезлекне, тизлекне үстерә.





