Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Куян кызы 11.02.2025

Бүген бездә театр көне. Бакчабызда тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерде. Кечкенә төркем балалары аларны зур кызыксыну белән күзәтте, көчле алкышларга күмде.
-
Туган тел айлыгы 10.02.2025

Бакчабызда туган тел айлыгы дәвам итә. Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызның рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен йолалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.
-
Г.Тукайның әкиятләрен карыйбыз 10.02.2025

Икенче иртә яштэге балар төркеменә йөруче балалар буген яраткан, күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның әкиятләрен бик яратып карадылар.Шагыйребез үзенең әкиятләре аша безне мәрхәмәтле, тәрбияле булырга, дус-тату яшәргә өйрәтә.
-
Ватан сагында торучы солдатлар 10.02.2025

Бүген уртанчылар төркемендә "Ватан сагында торучы солдатлар" темасы буенча Россия армиясе турында әңгәмә үткәрелде. Балалар Армия сафларында хезмәт итүчеләр - солдатлар, диңгезчеләр, очучылар, чик сакчылары турында рәсемнәр карадылар. Җәүдәт Дәрзаманның "Солдат булдым" шигырен тыңлап, сорауларга җаваплар бирделәр. Ахырдан "Билгеләрен тап" дигән дидактик уен оештырылды.
-
Самолётлар оча 07.02.2025

Кечкенәләр төркемендә "Самолётлар оча" дигән темага күмәк эш башкарылды.Балалар кечкенә самолётлардан аппликация ясадылар.Алар хәрби техника,солдатлар турында сөйләштеләр,Ватанны саклаучылар турында алган белемнәрен ныгыттылар. Самолёт турында шигырьләр тыңлап,табышмаклар әйтешеп,рәсемнәр карап күңелле әңгәмә оештырдылар.
-
Готовимся к праздникам 05.02.2025

23 февраля –День защитника Отечества, один из важных и значимых праздников для каждого россиянина. Это хороший повод для воспитания у дошкольников чувства сопричастности к лучшим традициям своей Родины, формирование у детей гордости за славных защитников Отечества! А мы с детьми старшей группы готовим праздничный концерт. Все очень стараются!
-
Мәрҗән рифлары 04.02.2025

Зурлар төркеме балалары "Мәрҗән рифлары" темасына тәҗрибә үткәрделәр. Билгеле бер матдәләрне кушкач, әкренләп рифлар формалаша башлады. Аларның формалашуын даими күзәтү бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Өч көндә рифлар үсеп бетте.
-
Хәрби техника һәм хәрби профессияләр 04.02.2025

Бүген кечкенәләр төркемендә "Хәрби техника һәм хәрби профессияләр"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.Балаларга Бөек Ватан сугышы турында кыскача мәгълумат бирелде.Алар хәрби техника һәм хәрби профессияләр белән таныштылар.Бик кызыксынып сугыш тематикасына рәсемнәр карадылар,шигырьләр тыңладылар,тынычлык турында җыр җырладылар.Бөек Җиңү бүләк иткән өчен ветеран бабайларыбызга рәхмәт сүзләре әйттеләр.
-
Бөек Ватан Сугышы турында әңгәмә 04.02.2025

Бөек Ватан Сугышы турында әңгәмә һәм презентация тыңлап һәм карап үтелде. Балаларны Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырды. Халыкның Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр турында истәлек саклавын аңлату эше алып бардык. Солдатларның Ватанны саклавы белән горурлану хисе тәрбияләү, димәк, аларга охшарга теләк тәрбияләдек;
Буыннар элемтәсе аша үткәнгә һәм бүгенгегә якынайту, һәлак булган сугышчылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә хөрмәт тәрбияләү. -
Хәрби техника парады 04.02.2025

Бүген икенче номерлы зурлар төркемендә балалар “Хәрби техника парады” турында видеоролик карап үттеләр. Бу видеоролик аша балаларда патриотик хисе тәрбияләргә, сугыш турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә, хәрби техника машиналары белән таныштыруны дәвам ителә.





