Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 142 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
-
Әниләр көзге бәйрәмдә кунакта 18.11.2026

Әниләр бәйрәме бүген.
Бөтен җирдә тантана!
Әнием елмаеп тора -
Шуңа күңелем шатлана.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әниләр көзге бәйрәмдә кунакта" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үтте. Әниләргә карата ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүне күз алдында тоткан бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Күңелле уеннарда катнаштылар. Ямь өстенә ямь булып, бәйрәмгә Көз кызы килде. Ул балаларга көзге күчтәнәчләр алып килгән иде. Кунакка әкият герое Кикимора да килеп, балалар белән күңелле уеннарда катнашты. Бәйрәм ахырына чаклы күтәренке күңел белән үтте. Бәйрәмнең иң жылы мизгеле - балаларның әниләренә уз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшыру булды. Бәйрәм балалар һәм әниләр арасындагы жылы мөнәсәбәтләрне ныгыту, милли традицияләрне саклауга зур өлеш кертте.
-
Әниләр көнен 18.11.2026

Ана назы - жирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
Әни! Һәр кеше өчен иң изгесе, иң кадерлесе!
Доньяга килгәч безне йомшак куллары белән иркәләгән, бишек җырларын көйләгән. Һәм бу җылылыкны гомер буе саклап, гаилә учагын җылытучы да яктыртучы да алар бит... Бүген уртанчылар төркемендә "Көзге бәйрәм" белән бергә Газиз кешеләребез булган "Әниләр көнен" билгеләп үттек. Бәйрәмебез балаларның шигырьләре, биюләре,җырлары белән матур нотада үрелеп барды.Кунакка аю баласы,тычкан,һәм куян кызы килгәннәр иде, алар балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясаган открыткалары белән әниләрен котладылар. Бәйрәме без күңелле үтте.
-
Әниләр көне белән 18.11.2026

2 нче номерлы кечкенәләр төркемендә "Көзге бал" һәм "Әниләр көне белән" бәйрәме узды. Әниләр көненә һәм көз турында балалар шигырьләрне бик матур сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм әниләр белән бергә уйнадылар. Бәйрәм тәэсирле һәм күңелле килеп чыкты. Бу бәйрәм һәммәгә бик ошады!





