Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 188 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бакчабызда Җиңү парады 08.05.2026

Бүген безнең бакчада тантаналы көн: кече, урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган мәктәпкәчә гаскәрләр парадында катнаштылар.Бүгенге чара патриотизм һәм ил тарихына хөрмәт тәрбияләүдә мөһим адым булды. Без хәтта кечкенә балаларның да Россияне саклаучыларның батырлыгын аңларга һәм бәяләргә сәләтле булуын күрәбез.
-
#Экояз-2026# 07.05.2026

Бакчабызда "Экояз-2026" акциясе дәвам итә. Алтынчы атна "Геройларыбыз янәшәбездә" дип аталган девиз астында үтте. Ул Бөек Ватан сугышы һәм Хезмәт ветераннарының йорт тирәсен чистартуга, Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә куелган мемориал һәм һәйкәлләр яны территорияләрен төзекләндерүгә багышланган. Уртанчылар төркеме дә бу акциядә теләп катнашты. Алар ветеран әби-бабаларының йорт тирәсен чуп-чардан арындыруда үзләреннән өлеш керттеләр.
-
#Эковесна2026# 06.05.2026

Бакчабызда "Экояз" акциясе дәвам итә. Аның "Геройлар - безнең янәшәдә" дип аталган алтынчы атнасы Бөек Ватан сугышы һәм Хезмәт ветераннарының йорт тирәсен төзекләндерүгә, Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә куелган мемориал һәм һәйкәлләр яны территорияләрен чистартуга һәм төзекләндерүгә багышлана. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Әхмәтханов Әлим дә әти-әнисе белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәл янын чуп-чардан чистарту һәм төзекләндерү эшенә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
-
Окно Победы 06.05.2026

Ежегодно в преддверии 9 мая проходит Всероссийская акция «Окно Победы» Воспитанники средней группы с удовольствием участвовали в этой акции. Они вместе с воспитателем украшали окна своей группы символами Великой Победы. Такие акции объединяют детей и воспитателей, создавая праздничное настроение и воспитывая уважение к традициям. И очень важно бережно хранить эту память и передавать её подрастающему поколению. Каждое окно наполнено теплом и уважением к истории.
-
Первые шаги с Движением Первых! 05.05.2026

В нашем саду состоялся выпускной пилотной группы Движения Первых. Совсем скоро малыши отправятся в школу, где их уже ждут старшие товарищи — участники Движения из Арской гимназии № 5. На протяжении всего года ребята были настоящими наставниками и друзьями для будущих первоклассников. На празднике Первые поздравили малышей с важным этапом в жизни, вручили им памятные значки с талисманом Движения — Барсиком, исполнили любимые песни и устроили яркий флешмоб. Теперь у каждого будущего первоклассника есть не только заветный значок, но и верные старшие товарищи, которые встретят их у порога школы. С Движением Первых — к новым вершинам!
-
Уен-ул тормыш 04.05.2026

Бала өчен уен-ул тормыш. Уен-иң катлаулы, ә бала тормышында иң мөһим эшчәнлек төрләренең берсе.Балаларга акыл тәрбиясе бирү өчен дидактик уенның әһәмияте бик зур. Уенчыклар, төрле предметлар, рәсемнәр белән бергә уеннар аша балада аң тәҗрибәсе туплана. Безнең кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да төрле өстәл уеннарын уйнарга яраталар.
-
#Эковесна2026# 30.04.2026

Ребята 2 подготовительной группы приняли активное участие в субботнике на территории детского сада! Юные помощники с энтузиазмом убирали мусор, сухие листья и ветки — каждый внёс свой вклад в наведение порядка.
Такие мероприятия учат детей: бережному отношению к природе; ответственности за общее пространство; работать в команде и помогать друг другу. Молодцы, ребята!
-
Майский вальс 29.04.2026

Сегодня на базе МБДОУ "Арский детский сад N 2" прошёл конкурс "Вальс Победы". Дети подготовительной группы N 2 приняли участие в этом конкурсе и исполнили "Майский вальс". Они очень достойно исполнили танец! За это получили 1 место! Мы гордимся ребятами и желаем им дальнейших побед!
-
Бездә республикакүләм семинар 28.04.2026

Бакчабызда 28 нче апрель көнне "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә милли мәдәни мирасның роле: традицияләр һәм хәзерге заман " исемле республикакүләм семинар булып үтте. Әлеге чара Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә үткәрелде.Бакчабызның һәр төркеменә йөрүче балалар милләтләр дуслыгы һәм Г.Тукай иҗаты буенча театральләштерелгән чыгышлар күрсәттеләр. Шулай ук әти-әниләр белән берлектә милли күргәзмә тәкъдим ителде.Килгән кунаклар да үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты.Әлеге чара балаларны туган теленә, милли мәдәниятына, башка халыкларга карата игътирам, хөрмәт хисләре тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
-
#Экояз-2026# 28.04.2026

""Экояз" акциясенең "Тынычлык, хезмәт, май" дип аталган 5 нче атнасында әйләнә--тирәне яшелләндерү һм яхшырту буенча чаралар үтә. Тирәлекне яшелләндерү һәм чистарту - экологик хәлне яхшыртуга, кеше өчен уңайлы һәм матур мохит булдыруга юнәлдерелгән мөһим чараларның берсе. Бу эштә бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче Хәйруллин Әлфис һәм Нәбиуллин Ризван, Хөсәинов Әмир дә үзләренең әти-әниләре белән өй тирәләрен,мәчет янындагы чишмә яннарын тәртипкә китерделәр, чуп-чардан арындырдылар, яшь үсентеләр утырттылар. Бу эш экологияне яхшырта, һаваны чистарта һәм яшәү тирәлеген күркәмрәк итә.





