Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне 05.11.2025

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Татарстан Республикасы Конституциясе көне" темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Конституциясе илнең иң төп законы, анда гражданнарның барлык хокуклары һәм бурычлары барлыгын белделәр. Республикабызга карата мәхәббәт хисе тәрбияләделәр.
-
Татарстан Республикасының Төп Законы 05.11.2025

Бүген зурлар төркемендә Татарстан Республикасы Конституциясе турында әңгәмә булды. Әңгәмә барышында балалар Татарстан Республикасының Төп Законы дигән төшенчә белән танышылар. Балалар бакчасында билгеле бер кагыйдәләр булган кебек, әһәмиятле кагыйдәләр илебез һәм республикабыз тормышында да бар, һәм һәркем аларны үтәргә тиеш икәнлеген белделәр. Бу кагыйдәләр буенча һәркем бер-берсен хөрмәт итәргә, табигатьне, аның байлыкларын, истәлекле урыннарны, мәдәниятебезне сакларга тиешлекне белделәр. Шулай ук һәркемнең яшәргә, укырга һәм эшләргә хокукы барлыгын да аңладылар. Шулай ук балалар Татарстан Флагы һәм Гербы Гимны нәрсәне аңлатканын белделәр. Республикабызның Рәисе турында да кыскача мәгълүмат бирелде. Әңгәмә ахырында балалар законнарны үтәү - дуслыкта һәм тынычлыкта яшәү өчен төп шарт икәнлеге турында нәтиҗә ясадылар.
-
Шашка уйныйбыз 05.11.2025

Мәктәпкәчә яшьтәге күпчелек балалар бик хәрәкәтчән һәм актив, аларга үз игътибарларын туплау авыр. Шашка уеннары ярдәмендә балалар үз максатларына ирешүдә сабыр, булырга, үзләрендә эшкә сәләтлелек, вакыт җитмәү шартларында логик бурычларны хәл итә белергә өйрәнәләр, хәтерләрен өйрәтәләр, үз-үзләрен тәртипкә китерергә өйрәнәләр.
-
С днем народного единства! 04.11.2025

-
Подготовка к праздникам 01.11.2025

Все любят праздники, но особенно их обожают дети. Детский праздник - важная часть жизни ребенка, ибо впечатления раннего детства часто остаются в памяти на всю жизнь. Праздничные утренники в детском саду — важная составная часть воспитательно-образовательного процесса, проводимого в детском саду. Они активно воздействуют на формирование личности дошкольника, позволяют ему проявить свои навыки, умения, творческую инициативу, подводят определенный итог педагогической работы. В детском саду утренники - это не только развлекательное мероприятие, а большая, трудная подготовительная работа. Сегодня в подготовительной группе прошло музыкальное занятие, на котором дети повторяли песни и танцы к предстоящему празднику. Каждый очень старался!
-
Бердәмлек көне 01.11.2025

Зурлар төркемендә "4 ноябрь-Бердәмлек көне" уңаеннан әңгәмә үткәрдек. Балалар Бердәмлек турында шигырьләр тыңладылар, рәсемнәр карадылар.
-
Бердәмлек көне уңаеннан әңгәмә 01.11.2025

Бүген уртанчылар төркемендә "4 ноябрь- Бердәмлек көне" уңаеннан әңгәмә уздырылды. Балалар кисеп ябыштыру ысулы белән күмәк эш башкардылар.Бердәмлек турында мәкальләр,шигырьләр тыңладылар.
-
Бердәмлек көненә әзрлек 01.11.2025

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "4 ноябрь-Бердәмлек көне" уңаеннан плакат буяп, кул эзе төшереп, күгәрченнәр кисеп ябыштыру белән күмәк эш башкарылды
-
Өстәл уены 30.10.2025

Өстәл уены-ул чагыштырмача зур булмаган предметлар җыелмасы (инвентарь) белән манипуляцияләүгә нигезләнгән уен, алар тулысынча өстәлдә яки уйнаучылар кулында урнаша ала. Мондый уеннар, спорт һәм видеоуеннардан аермалы буларак, уенчыларны актив күчерүне, өстәмә техник яктан катлаулы инвентарь яки махсус корылмалар булуны таләп итми.
-
Арча Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бездә кунакта 29.10.2025

29 нчы октябрь көнне бакчабызда балалар язучысы Җ. Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган «Балачак дөньясы» дип аталган искә алу кичәсе булып узды. Балалар язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халык биюләрен башкардылар.
Җ. Дәрзаманның шигырьләре балалар күңелен аңлап гади тел белән язылган. Ул бала күңеленең нечкәлкләрен аңлый, һәр вакыйганы аларча итеп тоя. Дөньяга да кечкенә дуслары күзлегеннән карарга тырыша. Шуңа күрә әдәби кичә бер сулышта үтеп китте.
Бакчабызга Арча Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре – Гөлназ Рамилевна кунакка килде. Ул балаларның җитез, үткен телле булуларын ассызыклады. Киләчәктә уңышлар теләп, район китапханәсеннән рәхмәт хаты белән бүләкләде. Арча үзәк китапханәсе белән хезмәттәшлегебез дәвамлы булыр дип ышанасы килә.





