Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 180 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Дидактик уеннар уйныйбыз 16.03.2026

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Бүген беренче кечкенәләр төркемендә балалар “Төсләрне дөрес итеп аер“,”Дөрес итеп җый”дидактик уеннарын бик яратып уйнадылар.Бу уеннар вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта,балаларда дуслык,бердәмлек, тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Аппликация 13.03.2026

Балалар бакчасында аппликация балаларны һәрьяклап үстерү һәм тәрбияләү өчен кирәк. Рәсем эшчәнлегенең бу төре күнекмәләр формалаштырырга, иҗади сәләтләрне үстерергә, әхлакый-ихтыяр сыйфатларын һәм хезмәт сөючәнлекне тәрбияләргә ярдәм итә. Бүген 2 мәктәптә әзерлек төркеме, үзләренең аквариумдагы балыкларны ясадылар
-
Тукай әкиятләре эзеннән 12.03.2026

Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре бакчабызда тәрбияләнүче нәни дусларыбызга "Тукай әкиятләре эзеннән" дип исемләнгән әкият-тамаша тәкъдим итте. Балалар үзләренә таныш булган әкият геройларын күреп бик сөенде, артистларны зур алкышлар белән каршылады. Әлеге искиткеч тамаша балалар күңелендә бик озак сакланыр. Мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез, алда тагын да зур уңышлар телибез. Хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
Бүлмә гөлләре 11.03.2026

Зурлар төркемендә студент кыз белән "Бүлмә гөлләре" темасына чара үтте. Балалар кайбер бүлмә гөлләре белән таныштылар, аларның килеп чыгышы, исемнәре турында белделәр. Ничек итеп бүлмә гөлләрен карарга өйрәнделәр. "Кайда үсә? ", "Кайсы артык? " дип аталган дидактик уеннар уйнап, бүлмә гөлләрен кырда һәм бакчада үсә торган чәчәкләрдән аерырга өйрәнделәр. Чара балаларның үсемлекләр турындагы күзаллауларын киңәйтернә ярдәм итә.
-
С праздником Весны! 08.03.2026

-
Экологи в гостях у детей 05.03.2026

Сегодня в наш детский сад приходили специалисты Государственного природного заказника "Ашит" Госкомитета РТ по биологическим ресурсам Абдрахманова Гульнара Ильясовна и Хурамшина Талия Талгатовна. Они провели мероприятие посвящённое Всемирному дню дикой природы. Дети узнали о повадках некоторых животных, отвечали на вопросы, играли в игры. В конце мероприятия они сделали закладки для книг в виде тигра.
-
Бүген әниләр бәйрәме
04.03.2026
Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген!
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Буген кечкенәләр төркемендә 8 март -халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Балалар әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, матур жырлар җырладылар,кызыклы уеннар уйнадылар.Бәйрәмгә ямь өстәп кунакка,төлке, көчек ,әтәч килделәр.Бәйрәмебез кунагы кояш балаларга узенең күчтәнәчләрен таратты. Бәйрәм күңелле рухта үтте.
-
Бүген бәйрәм кичәсе! 04.03.2026

Әле ярый сез бар җирдә,
Безнең иң ныклы терәк.
Гомерегез озын булсын,
Сез безгә шундый кирәк!
Бүгенге бәйрәм кичәсе әнә шундый матур шигырь юллары белән башланып китте. Бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар бәйрәм чарасы оештырдылар. Алар әти-әниләрен 23 февраль-Ватанны саклаучылар һәм 8 Март - халыкара хатын-кызлар көненә багышланган шигырьләр, җыр-биюләр белән сөендерделәр. Бәйрәм уеннар, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Соңыннан балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Илләребез тыныч булып, балаларыбызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
-
Халык-ара хатын кызлар көне бәйрәме 04.03.2026

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — 8 Март — Халык-ара хатын кызлар көне. Бүген безнең бакчабызда кечкенәләр төркемендә ике матур бәйрәм булып үтте февральмарт Ватанны саклаучылар көне бн халык ара хатын-кыз лар көненә әзерләгән чарабызны карарга әтиләребез дә, әниләребез дә килгән иде. Балалар узләренең чыгышлары бн якыннарын куандырдылар, җырладылар, биеделәр, бәйрәмгә клоун Клёпада килгән иде, ул кызыклы әти-әниләргә уеннар үткәрде. Гаилә бәйрәмебез күңелле үтте.
-
Февромарт бәйрәме 04.03.2026

Бүген 2 мәктәпкә әзерлек төркемендә «Февромарт» бәйрәме узды. Яраткан эти- әниләребезне һәм әби-бабайларыбызны чакырдык. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләделәр. Әти- әниләр бик яратып уеннарда катнаштылар. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.





