Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 188 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Җыр - шатлык чыганагы! 26.01.2026

Җыр-балаларның аерым шатлык чыганагы. Кечкенәләр төркеме балалары музыка дәресләрен бик яраталар һәм көтәләр. Бу яшьтә беренче эстетик хисләр туа, алар музыканы кабул иткәндә, җырлаганда, уенда яки биюдә катнашканда һәм баланың эшләрендә, эмоциональ мөнәсәбәтендә чагыла. Менә бүген дә балалар матур музыка залына килделәр. Бергә студент кызы белән алар яраткан җырларын җырладылар, музыка уен кораллары белән җырлы- биюле уеннар уйнадылар.
-
“Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт алды 23.01.2026

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстан республикасы күләмендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” масштаблы проекты старт алды. “Тылсымлы сәхифәләр” дип исемләнгән әдәби сәгатьтә балаларны Г.Тукайның матур әкият китаплары белән таныштыруны дәвам итәбез. Шул уңайдан бакчабызда бөек язучыбызга атап почмак булдырылды. Анда балалар Г.Тукай әсәрләреннә нигезләнеп ясалган күренешләр белән таныша алалар.
-
Саф һавада хәрәкәтчән уеннар 21.01.2026

Кыш көне саф һавада балалар организмын сәламәтләндерү һәм күңел ачу өчен менә дигән вакыт. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар балаларның физик үсешендә төп роль уйный. Алар күңел ача һәм кәефне күтәрә һәм балаларның сәламәтлеген ныгыта.
-
Хәрби профессия һәм техника турында әңгәмә 19.01.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары хәрби профессия һәм хәрби техника төрләре турында әңгәмә уздырды.
Балалар төрле хәрби техника: танклар, бронетранспортерлар, самолетлар, хәрби кораблар, хәрби машиналар белән таныштылар. Иллюстрацияләрне карау тәрбияченең коры җирдә эш итүче, Ватанны һавада, диңгезләрдә һәм океаннарда саклаучы һәр берәмлек хәрби техниканың билгеләнеше турында сөйләве белән үрелеп барды.
Балалар рәхәтләнеп тыңладылар һәм үзләре дә хәрби техниканың гадәти транспорттан ни белән аерылганын сөйләделәр.
Әңгәмә ахырында өстәл уеннары уйнадылар, әлеге тема буенча рәсемнәр буядылар. -
Рәсем ясау шөгылендә 16.01.2026

Бүген икенче кече яшьтәгеләр төркемендә рәсем ясау буенча мавыктыргыч шөгыль узды. Балалар өй тәрәзәләрен губка ярдәмендә ясады. Губка ярдәмендә традицион булмаган рәсем ясау-балаларга матур сурәтләр ясарга мөмкинлек бирә торган җиңел техника. Бу ысул күзаллау, вак моториканы үстерә. Балаларга әлеге техника ярдәмендә рәсем ясау бик ошады.
-
Математик күзаллаулар 14.01.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә математик күзаллаулар — саннар һәм исәп, зурлык, форма, пространство һәм вакыт мөнәсәбәтләре турындагы белемнәр ныгытылды . Зурлыклар турында күзаллаулар формалаштырылды. Пространство, вакыт ориентирларын һәм логик фикерләү үстерелде. Бу баланың гомуми үсеше һәм аны мәктәптә укуга әзерләү өчен мөһим.
-
5кә кадәр санарга өйрәнәбез 12.01.2026

Уртанчылар төркемендә 5кә кадәр предметларны санау күнекмәләре ныгытылды. Балалар 5 эчендә янәшә торган саннарны чагыштыра белүне камилләштерделәр. Шулай ук геометрик фигураларны танып белүләрен күрсәттеләр. Санауны ныгыту өчен, предметларны санау, уеннар куллану, төрле хәрәкәтләр (адымнар, кул сугулар), 1-5 арасында турыдан-туры һәм кире санау, шулай ук таратма рәсемнәр һәм саннар белән эшләү кебек ысуллар кулланылды. Бу алымнар баланың логик фикерләү сәләтен, игътибарын һәм санау күнекмәсен үстерергә ярдәм итә.
-
Яңа ел могҗизалары 06.01.2026

Без балалар белән Яңа ел могҗизасында сәяхәттә булдык. Безнең сәяхәт бөтен катнашучыларга һәм кунакларга уңай хис-кичерешләр һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте! Кызык уеннар, биюләр үткәрдек. Сәяхәткэ максус кунакларыбыз килде: Кар бабай, Пингвин, Кар патшабикәсе, Кар кызы белән Кыш бабай.
Һәр катнашучы үзен зур һәм дус коллективның бер өлеше итеп хис итте, һәм без бу истәлекләр алар белән ел буена калыр дип ышанабыз -
С Новым годом! 31.12.2025

-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2025

Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!2 мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәме узып китте. Бу бәйрәмне балалар бик куптән көтте Күңелле уеннар, дәртле биюләр һәм, әлбәттә инде, яңа ел җырлары чын могҗизаның кабатланмас рухын тудырды. Балалар бик күп уңай хисләр алдылар, бәйрәм кәефе белән тулдылар һәм Кыш бабайның үзеннән татлы бүләкләр алдылар.





