Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Мәктәп китапханәчеләре семинары 22.03.2013

21 мартта мәктәптә "Китапханә - халкыбызның культурасын һәм традицияләрен саклаучы" дигән тема астында китапханәчеләр семинары узды. Китапханәче Асфандиярова Г.Н. үз чыгышы һәм 7 сыйныф укучысы Асфандиярова Алисә "Гаиләнең истәлекле әйберләре" презентациясе бу теманы ачып бирде. 5 сыйныф укучылар белән әзерләнгән "Көтү каршылаганда" дигән фольклор семинарны тагын да тулыландырды. Килгән кунаклар да үзләренең эшләре белән уртаклаштылар. Семинар уңышлы узды.
-
"Татар җыры - 2013" бәйгесе 15.03.2013

Юеш Көрнәле авылы мәдәният йортында сәләтле яшьләр һәм өлкәннәр арасында "Татар җыры - 2013" бәйгесе узды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән 3 кеше катнашты һәм аларның нәтиҗәләре дә бар. 7 яшьтән алып 12 яшькәчә булган балалар арасыннан Хайбуллин Рифатыбыз 3 нче урынны, 13 тән алып 17 яшькә кадәрге категориядә Халилова Зәринә дә 3 нче урынны һәм өлкәннәр арасыннан техник хезмәткәребез Назлыгөл Айткулова 2 урынны яулап кайттылар. Моңнары, җырлары белән киләчәктә дә сөендерсеннәр, аларга уңышлар телибез.
-
Укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 13.03.2013

13 мартта мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булып узды. Семинарның темасы: "Педагогик кадрларның эзләнү эшләрендә компетентлыгы сәләтле балалар белән уңышлы эшләү факторы". Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларына 10 сыйныфта биологиядән "Җенес генетикасы" (укытучы Хаметшин М.З.), 8 сыйныфта татар теленнән "Т. Миңнуллин драматург, депутат һәм җәмагать эшлеклесе" (укытучы Әхмәтҗанова И.Р) дигән ачык дәресләр һәм эзләнү эшләренең презентацияләре күрсәтелде. Семинар эше нәтиҗәле һәм уңышлы узды.
-
8 март белән котлыйбыз! 06.03.2013

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме 8 март белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, эшегездә һәм укуыгызда уңышлар телибез.
Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә - яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын 8 март бәйрәме.
-
"IT - чемпион" конкурсы 02.03.2013

1 мартта укучылар арасында "IT - чемпион" дип аталган республикакүләм конкурсның 1 нче этабы башланып китте. Бу конкурста республика мәктәпләренең 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
Бу конкурсның максаты: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне халыкка электрон формада күрсәтүне популярлаштыру.
Конкурс ике номинациядә уза:
1. Иң актив укучы.
2. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү.
Бу конкурста җиңү өчен, ничек булса да күбрәк кешене, әти-әниләрне, әби-бабайларны, күршеләрне, дүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада кулланырга өйрәтү
-
КВН "Мы чудеса пришли творить..." 02.03.2013

1 нче мартта АСОШ № 2 КВН ярышлары узды. Безнең мәктәп командасы 2 нче урынны яулады. Команда җитәкчесе 10 сыйныф укучысы Халилов Рәфис "Прорыв года" номинациясе Дипломы белән бүләкләнде. Алда да уңышлар телибез.
-
КФУ да 26.02.2013

26 февраль көнне КФУ ның кече ИФИ да читтән торып укучы, мәктәп укучыларының, президент Р.Н. Миннеханов белән очрашуы булды. очрашу дәрес формасында барды. Дәрес Актаныш һәм Саба гимназияләре белән берлектә онлайн рәвештә үтте. Безнең мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Зарипова Ландыш, М. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нә багышланган бу дәрестә катнашып, кызыклы мәгълүматлар туплап кайтты.
-
Спартакиада 22.02.2013

22 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең Кышкы Спартакиадасы узды. Республика районнары арасында дартс буенча Алексеевск командасы 1 нче урынны алды, ә шәхси зачетта Галимов Илгиз Нургаләм улы 3 нче урынны яулады. Без бик шат. Алда да уңышлар телибез.
-
VII район сәләтле яшьләр фестивале 22.02.2013

22 февральдә районда VII сәләтле яшьләр фестивале узды. 2012 елда уку, иҗат, спорт һәм башка юнәлешләрдән 350 яшь кеше районны таныткан. Безнең мәктәптән дә 5 укучы Диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.
-
"Ягез әле, егетләр!" 21.02.2013

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә егетләр катнашында ярыш узды. Ике команда көч сынашты. Бәйрәм бик күңелле һәм оешкан рәвештә узды.




















