Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Герой шагыйрь Муса Җәлил 15.02.2014

15 февраль көнне мәктәбебездә бөек-шагыйрь М.Җәлилгә карата "Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә" дигән чара узды. Укучылар 11 җәлилченең геройларча көрәше сурәтләнгән презентация белән таныштылар. Соңыннан шигырь бәйгесе узды. Зур фаҗига кичереп, авыр шартларда да рухи көрәш алып барган шагыйрьнең шигырьләре укучыларны иҗади эшләргә рухландырды.
-
Бадминтон 15.02.2014

15-16 февральдә 3 нче мәктәптә республикакүләм бадминтон ярышлары булып узды. Бу ярышта 9 районнан 140 укучы катнашты. Безнең мәктәп укучылары да бу ярышта үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 6 сыйныф укучысы Мустафин Рифат микста һәм парлап уйнаганда да 1 урыннарны яулады. Шулай ук 9 сыйныф укучысы Зарипов Алмаз парлап уйнаганда 2 нче һәм Кәримоа Рәфис 3 урынны яуладылар. Афәрин егетләр!
-
Татар теленнән олимпиада 14.02.2014

Агымдагы елның 9-11 февраль көннәрендә Зур Тигәнәле урта белем бирү мәктәбеннән Гимаева Гөлнара һәм Хәметшина Зөһрә, татар теле һәм әдәбият укытучысы Әхмәтҗанова И.Р. җитәкчелегендә Казан шәһәрендә уздырыла торган Республика татар теле олимпиадасында катнаштылар. Укучыларга призлы урыннар эләкмәсә дә, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән таныклык алу бәхетенә ирештеләр. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
Имтиханнарга әзерлек
12.02.2014
12 нче февральдә 9,11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән Төп Дәүләт Имтиханы һәм Бердәм Дәүләт Имтиханы сораулары буенча сыйныф җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә: имтиханнарга әзерлек, имтиханнарны үткәрү тәртибе һәм срогы, консультацияләр графигы, балаларга психологик ярдәм кебек сораулар каралды. Сыйныф җитәкчесе Сәйфетдинова Айсылу Нәҗиповна, укыту эшләре буенча директор урынбасары Халилова Фаягөл Зәйдулловна - әти-әниләрнең күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Сыйныф җыелешы эшлекле формада барды.
-
Котлыйбыз! 10.02.2014

Бүген, 35 ел буе балалрга математика фәне нигезләрен укытуга багышлаган Әбузярова Шәмсенур Рафаил кызына 55 яшь. Аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Төяп килсен туар таңнарың.
-
Афзал Шамов укулары 06.02.2014

Кичә 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә үзенең җитәкчесе Роза Рафик кызы белән Яшел Үзән шәһәрендә узган күренекле язучы Афзал Шамов укуларында актив катнашып, 1 нче урынны яулап кайтты. Камилә 2-4 сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасының яшь язучылары һәм шагыйрьләр иҗаты бүлегендә "Татар әдәбиятында ат образы" дигән тема астында чыгыш ясады. Җиңүегез белән кайнар котлыйбыз! Алда да уңышлар телибез.
-
конкурс "Сказанием встает Казань..." 01.02.2014

8 сыйныф укучысы Закирова Зилә "Сказанием встает Казань..." исемле республикакүләм ачык рәсемләү һәм декоратив-кулланма сәнгате конкурсында катнашып, 1 нче урынны яулады. Аңы һәм җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К. җиңү белән котлыйбыз! Алда да сезгә иҗади уңышлар телибез.
-
Ленинград блокадасы 28.01.2014

2014 нче елның 27 январендә совет гаскәрләренең немец-фашист илбасарларыннан Ленинград блокадасыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан мәктәптә чара уздырылды. Мәктәп залында шул чорның авыр тормышын чагылдырган эпизодлары, тарих укытучысы Зарипова Г.Р. ның, мәгълүматы белән үрелеп барды.
-
ТИН олимпиадасы 25.01.2014

11 сыйныф укучысы Халилов Рәфис 22-25 нә кадәр Казан шәһәрендә узган тормыш иминлеге нигезләре фәненнән олимпиадада катнашты. Олимпиадада теория һәм практика өлешләреннән яхшы баллар җыеп, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Таныклыгы белән бүләкләнде.
-
Котлыйбыз
06.01.2014
Агымдагы уку елында аттестация узучы укытучыларыбызны котларга була!
Аттестация уздылар:
- Башлангыч класс укытучысы
Яруллина Римма Дамировна (югары категория, раслау)
- Биология укытучысы
Хаметшин Марат Зиннурович(1 категория, раслау)
- Химия, география укытучысы
Валеева Резида Гимрановна (1 категория, раслау)
- Рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Кадирова Гөлсинә Сөләймановна (1 категория)
- Башлангыч класс укытучысы
Зарипова Роза Рафиковна(1 категория)
- Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхмәтҗанова Ильсея Ринатовна (1 категория).
Киләчәктә тормышыгызда зур уңышлар, сәламәтлек, авыр һәм катлаулы эшегездә сабырлыклар телибез!




















