Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Җиңү көне 10.05.2013

Менә быел да сугышта һәлак булган авылдашларыбызның истәлегенә куелган һәйкәл янына укучылар, укытучылар, кайткан кунаклар, авылдашлар җылдык. Митингны гадәттәгечә авылыбызның җирле үзидарә рәисе Зарипов Рашат Әбебәкер улы котлау сүзе белән башлап җибәрде. Аннан соң сүз мәктәп укучыларына бирелде. Аларның чыгышы бәйрәмнең күрке булды. Еллар имин булсын дигән теләктә таралыштык.
-
Бадминтон 25.04.2013

22-24 апрельдә Алабуга шәһәрендә 1997-2000 елгы балалар арасында бадминтон буенча Спартакиада булып үтте. Анда безнең мәктәптән 8 сыйныф укучысы Зарипов Алмаз И. катнашты. Ул ике тапкырында да парлы уенда 3 нче урынны яулады. Безнең район гомумкомандасы 3 нче урынны яулап кайтты. Алда да уңышлар телибез.
-
Рәсем конкурсы 15.04.2013

Мәктәптә Космонавтика көненә багышланган рәсем конкурсына нәтиҗә булды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында: 1 нче урын Ахметзянов Фәнзил 3 кл.
2 урын Махмутов Риналь 3 кл
3 урын Ахметзянов Азат 3 кл.
Галимов Илназ 3 кл.
Урта сыйныфларда: 1 урын Зарипов Булат 6 кл.
Галимова Нәргиз 5 кл.
2 урын Садыйкова Энҗе 7 кл.
3 урын Махмутова Ләйсән 6 кл.
Ахметзянова Гөлназ 9 кл.
-
Космонавтика көне 12.04.2013

12 апрель - Космонавтика көне. Бу көнне 1961 елда планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин "Восток" корабында галәмгә очкан. Шушы көнне без мәктәптә һәр елны билгеләп үтәбез. Чара барышында укучылар видеофильм , презентация карап викторина сорауларына җавап бирделәр. Физика укытучысы Халилова Ф.З. космонавтика өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. Космонавт булу өчен физикадан белемнәрнең төпле булуы турында ассызыклады. Чөнки күп кенә малайлар кечкенәдән косманавт булырга хыяллана.
-
конкурс "Минем гаилә тарихы" 10.04.2013

7 сыйныф укучысы Асфандиярова Алисә "Детство без границ" дип аталган XV халыкара конкурсның район этабында 1нче урынны алып, республика этабына чыкты. Алда да сиңа уңышлар телибез.
-
НПК 25.03.2013

22 марта на базе гимназии №140 г. Казани состоялась VI Республиканская научно-практическая конференция "Практика и тенденции социального партнерства в системе "Школа - СПО-ВУЗ"" ("НМК КНИТУ - 2013"). Наша ученица Хаметшина Зухра (рук. Сайфутдинова А.Н.) выступила в секции "Национальные литературы и языки в мировом контексте" на тему : "Положительные герои татарских, русских, немецких народных сказок". Зухра награждена Дипломом III степени. Молодцы!
-
"Минем кече Ватаным" 25.03.2013

24 мартта Гимаева Гүзәл һәм Шәмсетдинов Зөфәр Казан (Идел буе) федераль университетының Тарих институты оештырган Татарстан Республикасы һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияты буенча укучылар конференциясендә катнашып кайттылар. Алар “Минем кече Ватаным” исемле тикшерү эше белән уңышлы чыгыш ясадылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
-
"Звонкий колокольчик" конкурсы 23.03.2013

22 мартта 1 нче район мәктәбендә "Звонкий колокольчик" дигән музыкаль конкурс узды. Бу конурста безнең мәктәптән 6 сыйныф укучысы (солист) Хайбуллин Рифат , 8 сыйныф укучысы (дуэт) Халилова Зәринә һәм 9 сыйныф укучысы Яруллина Гөлинә (җитәкчеләре Асфандиярова Г.Н.) катнашып, 3 нче һәм 1 нче урыннарны яулап кайттылар. Котлыйбыз!
-
Мәктәп китапханәчеләре семинары 22.03.2013

21 мартта мәктәптә "Китапханә - халкыбызның культурасын һәм традицияләрен саклаучы" дигән тема астында китапханәчеләр семинары узды. Китапханәче Асфандиярова Г.Н. үз чыгышы һәм 7 сыйныф укучысы Асфандиярова Алисә "Гаиләнең истәлекле әйберләре" презентациясе бу теманы ачып бирде. 5 сыйныф укучылар белән әзерләнгән "Көтү каршылаганда" дигән фольклор семинарны тагын да тулыландырды. Килгән кунаклар да үзләренең эшләре белән уртаклаштылар. Семинар уңышлы узды.
-
"Татар җыры - 2013" бәйгесе 15.03.2013

Юеш Көрнәле авылы мәдәният йортында сәләтле яшьләр һәм өлкәннәр арасында "Татар җыры - 2013" бәйгесе узды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән 3 кеше катнашты һәм аларның нәтиҗәләре дә бар. 7 яшьтән алып 12 яшькәчә булган балалар арасыннан Хайбуллин Рифатыбыз 3 нче урынны, 13 тән алып 17 яшькә кадәрге категориядә Халилова Зәринә дә 3 нче урынны һәм өлкәннәр арасыннан техник хезмәткәребез Назлыгөл Айткулова 2 урынны яулап кайттылар. Моңнары, җырлары белән киләчәктә дә сөендерсеннәр, аларга уңышлар телибез.




















