Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Финанс белеме көне. 09.09.2013

7 сентябрь көнне 9,11 сыйныф укучылары белән очрашуга Сбербанк хезмәткәре Зарипов Ленар Рашат улы килде. Укучыларга "Финанс белеме" көне уңаеннан банк эшчәнлеге, аның нечкәлекләре турында сөйләде. Шулай ук укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Белем көне 03.09.2013

Мәктәптә 2 сентябрьдә "Белем көне" узды. Тантаналы линейкага бик күп әти-әниләр һәм кунаклар килгән иде. 1 нче сыйныф укучыларына килгән кунаклар: җирле үзидарә җитәкчесе Зарипов Р.А. , "Просто молоко" бүлекчә җитәкчесе Скворцов С.С бүләкләр өләштеләр.1 сыйныфка 6 укучы килде. Быелгы ел башка еллардан Коры Көрнәле мәктәбеннән яңа укучылар һәм укытучылар килүе белән аермалы. Бәйрәмнән соң укучылар сыйныфларга сыйныф сәгатьләренә таралыштылар. Сыйныф сәгатьләренең темасы: "РФ Конституциясенә 20 ел".
-
Халыкара балаларны яклау көне 02.06.2013

Мәктәптә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уеннар булып узды. Уеннарда укучылар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, осталыкларын күрәттеләр. Бәйрәм күңелле булды.
-
Башлангыч мәктәп белән хушлашу 30.05.2013

Мәктәптә "Башлангыч мәктәп белән хушлашу" бәйрәме узды. 4 сыйныф укучылары башлангыч мәктәп һәм яраткан укытучылары белән хушлаштылар...
-
Талантлы балалар фестивале
29.05.2013
29 майда Халыкара балаларны яклау көне һәм Татарстанда пионериянең 90 еллыгы уңаеннан XVII район талантлы балалар фестивале узды. Фестиваль тантаналы линейка белән башланып китте. Линейкадан соң "Талантлар территориясе" уены башланды. Анда безнең укучылар тапкырлыкларын, осталыкларын, җитезлекләрен күрсәтеп, станциядән станциягә йөреп биремнәрне үтәделәр һәм "Эрудит XXI века" номинациясендә җиңүче булдылар. Уеннардан соң, балалар, район мәдәният йортына талантлы балалар концертын карарга җыелдылар. Ул концертта безнең укучыларыбыз Яруллина Гөлинә һәм Халилова Зәринә бик уңышлы чыгыш ясадылар. Концерт барышында район һәм республика конкурсларында актив катнашкан мәктәпләрне һәм җитәкчеләрне билгеләделәр. Безнең мәктәп III урынны алды һәм "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К. диплом белән бүләкләнде.
-
25 май - Соңгы кыңгырау 27.05.2013

Бүген мәктәптә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен урта мәтәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга атлаган көннәрнең гаҗәп матур да, тыңгысыз да, сокландыргыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек.
Саубуллашу вакыты җитте менә,
Дәреслегем, язу дәфтәрем,
Парталарым, класс бүлмәләрем,
Укытучым, сөйгән мәктәбем.
Кире кайтмас өчен үтте инде
Балачагым, үсмер елларым,
Беренчедән унберенчегә хәтле
Үткәрдек күк бер ел нибары.
-
Г.Афзал фәнни-эзләнү конференциясе 24.05.2013

23 майда Актаныш муниципаль районында "Гамил Афзал" дип исемләнгән гомуми урта белем бирү йортларында укытучыларның II Республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Ул укуларда мәктәптән ике укытучыбыз катнашты: татар теле һәм әдәбият кукытучысы Әхмәтҗәнова Илсөя Ринат кызы "Бәхет балкыр заман, ә мин ятып язам..." фәнни-тикшеренү эшендә язучының 1950-60 еллар иҗатында шигъри сурәтләр төрлелеген ачыклап һәм башлангыч сыйныф укытучысы Зарипова Роза Рафик кызы "Балалар әдәбиятында атлар темасы" белән чыгыш ясап, икесе дә, җиңүче дипломына лаек булдылар.
-
Агач утырту көне 20.05.2013

Мәктәп яны территориясендә 1-11 сыйныф укучылары агач утырттылар...
-
"Алтын куллар" 16.05.2013

Чаллы шәһәрендә узган "Алтын куллар" дип аталган республикакүләм иҗади конкурска йомгак ясалды. 7 сыйныф укучысы Садыйкова Энҗе һәм 10 сыйныф укучысы Хаметшина Зөхрә, үз яшьләрендә, икесе дә, 3 нче урынны яуладылар. Укучыларга һәм җитәкчеләре Бәйрәмова Ф.К. га уңышлар телибез.
-
"Безопасное колесо" 15.05.2013

14 нче майда районда һәр елны уза торган "Безопасное колесо" ярышы узды. Ярышта 5 сыйныф укучылары Галимова Нәргиз, Мустафин Рифат, Насыйбуллин Риназ, Шубина Алёна уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Нәтиҗәләрен көтәбез. Уңышлар сезгә!




















