МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Татар милли киемнәре модасы/"Татарские национальные костюмы" показ моды 14.12.2021

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында бакчабызда "Татар милли киемнәре модасы" исеме астында чара узды. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар , татар милли киемнәреннән мода күрсәттеләр. Районнан килгән махсус кунаклар- Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры артистлары , Булатова Алсу Тимершаех кызы һәм Гобәева Нәзлия Мәхмүтҗан кызы, балаларга татар милли киемнәренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр. Ә балаларга иң ошаганы, кунакларыбыз уздырган " Сәхнәдә үз- үзеңне тоту" буенча мастер-класс булды. Менә шундый, кызыклы милли мода көне булды бездә./Дети старшей группы показали моду . Специальные гости из района-артисты Актанышского муниципального театра драмы и комедии Булатова Алсу Тимершаеховна и Губаева Назлия Махметзяновна , рассказали ребятам об особенностях татарского национального костюма, дали свои советы. А самым приятным для детей стал мастер - класс , который провели наши гости. Вот такой, интересный день национальной моды у нас состоялся.
-
Серле кәгазь/ Волшебная бумага 08.12.2021

Ата-аналар белән берлектә балалар бакчасында “Серле кәгазь”дип исемләнгән күргәзмә узды. Әлеге күргәзмәгә эшләнмәләр әзерләгәндә балаларның кул, бармак хәрәкәтләре үсә , түземле булырга, балалар тыныч булырга өйрәнәләр. Баланың хыялый күзаллаулары, иҗатлары байый, фикерләү сәләте, эстетик зәвыклары арта./Вместе с родителями в детском саду прошла выставка “Волшебная бумага”. При подготовке изделий к этой выставке у детей развиваются движения рук и пальцев, они учатся быть терпеливыми ,спокойными. У ребенка обогащаются воображение, творчество, развиваются способности к мышлению, эстетический вкус.
-
Әниләр көне/ День матери 27.11.2021

Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә безнеңчә газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул- канаты.
Бакчабызда тәрбияләнүче балалар, кадерле әниләрен бәйрәм белән котладылар. /
Мама- это значит нежность,
Это ласка, доброта,
Мама- это безмятежность,
Это радость, красота!
-
Экскурсия 19.11.2021

Бүген балалар машина- трактор паркында кунакта булдылар, авыл хезмәтчәннәренең эше белән таныштылар. Хезмәткәрләр белән аралашканнан соң, монда барлык техникаларда да эшли белүче,универсаль, тырыш, эшне аерып тормый торган уңганнар гына эшли алганына төшенделәр. Балаларга экскурсия бик ошады./Сегодня ребята побывали в машинно - тракторном парке, ознакомились с работой тружеников села. Детям очень понравилась экскурсия.
-
Экскурсия 17.11.2021

Төрле һөнәр ияләре белән таныштыру максатыннан балалар белән "Исламхузин" гаилә фермасына кунакка бардык..Балалар бозаулар, сыерлар белән таныштылар. Тәрбиячеләр белән бергәләп печәннең саламнан аермасын тикшерделәр. Экскурсия күңелле һәм файдалы узды. Кем белә, бәлки шушы экскурсиядә булганнан соң, балалар киләчәктә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сафын тулыландырырлар./С целью ознакомления с различными профессиями мы с детьми посетили семейную ферму "Исламхузин".Дети познакомились с телятами, коровами. Вместе с воспитателями проверили и отличие сена от соломы. Экскурсия прошла весело и с пользой. Кто знает, может быть, после этой экскурсии дети пополнят ряды тружеников сельского хозяйства.
-
АНГЕЛ ПАМЯТИ 16.11.2021

Бакчабызда тәрбияләнүче балалар "АНГЕЛ ПАМЯТИ" акциясенә кушылды./Воспитанники нашего детского сада присоединились к акции" АНГЕЛ ПАМЯТИ".
-
Бәйге/ Конкурс 10.11.2021

"Буду бдительным на льду и на воде" республика бәйгесе, балаларның су буенда һәм бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан уздырыла. Әлеге бәйгенең район этабында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Видеоролик" номинациясендә III урынга лаек булдылар./Республиканский конкурс" Буду бдительным на льду и на воде " проводится с целью укрепления правил безопасности детей на воде и на льду. На районном этапе конкурса воспитанники подготовительной группы заняли III место в номинации "Видеоролик".
-
Каз өмәсе/Праздник гуся 08.11.2021

Татар халкының йолаларын, бәйрәмнәрен үсеп килүче буынга тапшыру юнәлешендә эшләү, бакчабызда мөһим гамәлләрнең берсе итеп санала. Шул уңайдан балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру, элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү масатыннан, бакчабызда “Каз өмәсе” узды./Одним из важных мероприятий в нашем саду является работа по передаче подрастающему поколению традиций татарского народа. В связи с этим в целях обогащения знаний детей о татарских народных традициях, праздниках, ознакомления с татарским фольклором в нашем детском саду прошел “Каз өмәсе.”
-
Җәяүле/ Пешеход 02.11.2021

25 нче октябрьдән 3 нче ноябрьгә кадәр узган "Җәяүле" оператив профилактик чараларда безнең бакчада тәрбияләнүче балалар да катнашты. /В оперативно-профилактических мероприятиях "Пешеход", которые прошли с 25 октября по 3 ноября, приняли участие воспитанники нашего детского сада.
-
Инструктаж 30.10.2021

“Көзге, кышкы чорда су объектларында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына балалар белән инструктажлар үткәрелде. Балаларга бозда үз – үзеңне тоту, кагыйдәләре турында аңлатылды, аларның сорауларына җавап бирелде. Көзге, кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кешеләрнең имгәнүенә сәбәп була. Ата-аналар белән консультациялар оештырылды. Күчмә папкага “Көзге боз өстендә сак булыйк” дип аталган мәгълүмат куелды. Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик!/На этой неделе были проведены инструктажи с детьми на тему “Правила поведения на водных объектах в осенне – зимний период”. Детям рассказали о правилах поведения на льду. Были организованы консультации с родителями. В передвижной папке размещена информация ”Будем осторожны на осеннем льду".
















