МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Җиңү көне/ День Победы 08.05.2022

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Бөек Җиңү көненә багышланган митингта катнашты. Бәйрәм " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. һәркем яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде. Мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасы көче белән әзерләнгән чара күңелләргә үтеп керерлек ихлас һәм матур булды/День победы стал святым для каждого из нас, в эти дни мы вспоминаем тех, кто шёл навстречу смерти в боях, кто своим трудом в тылу приближал победу, кто поднимал страну из руин. Это день нашей общей памяти, это день великого подвига. С глубоким почтением и скорбью мы склоняем головы перед павшими на полях сражений этой самой кровопролитной из войн.
-
Тыл ветераннарын бәйрәм белән котладык/В гостях у ветеранов тыла 06.05.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш балаларының өйләренә бардылар. Аларны Бөек Җиңү белән котладылар, котлау открыткалары, георгий тасмалары тапшырдылар, Аларга сәламәтлек, күтәренке кәеф теләделәр. Котлаулар битараф калдырмады —тыл ветераннары, балаларны шатланып каршы алдылар. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар./В рамках празднования 77 годовщины Великой Победы наши воспитанники детского сада были в гостях тружеников тыла и детей войны на дому. Поздравили их с Великой Победой, вручили поздравительные открытки, георгиевские ленточки, пожелали им здоровья, оптимизма, бодрости духа. Поздравления не оставили равнодушными — дети войны с радостью встречалидетей, были тронуты вниманием. Они со слезами на глазах рассказывали о трудных голодных годах военной и послевоенной поры, вспоминали своих дедов и родителей, братьев и сестер, погибших на фронтах и в тылу.
-
Карга боткасы 29.04.2022

Бүгенге көндә әби-бабаларыбыздан килгән күп кенә бәйрәм һәм йола күренешләре югалып бара . Менә шуны истә тотып , без онытылып бара торган милли йолаларның берсе - “Карга боткасы “н уздырырдык. Иң беренче итеп бакчабызда тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр, 1нче майга әзерләнделәр, әзерлек дигәнебез – өйдән-өйгә кереп, ярма, йомырка, май һәм башка азык-төлек җыю иде. Әлеге чарада, авылыбыз халкы бик теләп катнашты - балаларга йомырка, ярманы бик мул итеп бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр, балалар белән бергәләп җырладылар, биеделәр. Балалар бәйрәмгә хас булган теләүләр һәм такмазалар әйттеләр, җирдән муллык , күктән яңгыр , кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт , илгә туклык , гаиләгә иминлек теләделәр/На сегодняшний день многие праздники и обряды, пришедшие от наших предков, утрачены . В память об этом мы провели один из самых запоминающихся национальных обрядов - “Карга боткасы “. Первым делом дети и воспитатели нашего детского сада готовились к 1 мая, подготовка заключалась в сборе круп, яиц, масла и других продуктов. В этом мероприятии с удовольствием приняли участие жители нашего села - они щедро раздавали детям яйца, крупы, выражали добрые пожелания, вместе с детьми пели, танцевали.
-
Театр- яктылыкка, нурга илтә 26.04.2022

-
Тукай иленә сәяхәт/Путешествие в страну Тукая. 26.04.2022

Без бүген, язның иң матур бер көнендә, сөекле шагыйребез, Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары бүгенге көнгә кадәр озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә. Без бүгенге бәйрәмебездә шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын искә төшереп аларны сәхнәләштердек. Шигырьләрен яттан сөйләдек./Сегодня, в самый прекрасный весенний день, мы отметили День рождения нашего любимого поэта Г. Тукая. Творчество Тукая наделено такой божественной силой, как вечное солнце, дарующее собору красоту, источник света, жизненную силу, согревающее землю и души. .
-
"СабыйSkills-2022" 19.04.2022

Бакчабызда тәрбияләнүче нәниләребез ике көн дәвамында барган районкүләм "СабыйSkills-2022" бәйгеседә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Шагзамов Илназ "Ресторан хезмәте" компетенциясендә- 2 урын, Шайгарданова Алиса "Тәрбияче" компетенциясенең " "Иң мәрхәмәтле " номинациясендә, Вирт Наталья "Кондитер" компетенциясенең "Иң оригиналь " номинацияседә җиңү яуладылар.
-
Китаплар янына кунакка/В гости к книгам 18.04.2022

Бүген бакчабызның нәниләре китапханәгә экскурсиягә бардылар. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәре Имамова Римма Риф кызы каршы алды. Экскурсия барышында балаларны уку өстәлләре һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.
-
Мәктәптә кунакта/Экскурсия в школу 15.04.2022

Бүген тәрбиячеләр белән берлектә , мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар мәктәптә экскурсиядә булып кайттылар. Балаларны мәктәптә булачак укытучылары һәм мәктәп директоры каршы алды. Балалар мәктәптә сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар. Ә иң ошаганы укучылар тарафыннан куелган “Кәрлә мәктәп баласы” исемле курчак театрын карау булды.
-
12 апрель-Космонавтика көне/12 апреля- День космонавтики 12.04.2022

12 апрель- Космонавтика көне, кешелек тарихында истәлекле дата. Юрий Гагаринның Галәмгә беренче мәртәбә очкан көне. Шул уңайдан бакчабызда төрле чаралар узды. Балалар космос турындагы китаплар, кешенең тугры дуслары - этләр Лайка, Стрелка һәм Белка,Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында белделәр.Космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, тема буенча табышмаклар чишелде, космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган«Кеше. Галәм. Космос "презентациясе каралды.
-
Киңәшмә /Семинар 31.03.2022

31 март көнне бакчабызда “Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле” темасы астында район бакча мөдирләренең методик киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәнең беренче көн тәртибе буенча төркемнәрдә сөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлекләре каралды, анализланды. 2 көн тәртибе буенча музыка җитәкчесе тарафыннан куелган А.Алиш әсәре буенча “Сер тотмас үрдәк” әкиятен балалар сәхнәләштереп күрсәттеләр. 3 көн тәртибе буенча бакча мөдире Г.Р.Сарварованың “Балалар бакчасында театр эшчәнлеге” темасына чыгышы тыңланды.4 көн тәртибе буенча Тема буенча фикер алышулар булды.Килгән кунаклар “Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле” темасы астында ясалган театр сәнгате буенча күргәзмәдә булдылар
















