МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Сабын куыклары" бәйрәме/«Праздник мыльных пузырей» 07.07.2022

Бүген бакчабызда «Сабын куыклары» бәйрәме узды. Бәйрәм бик күңелле узды. Һәр бала сабын куыклары кабартып уйнады. "Кемнең куыгы иң зурысы", "Кемнең куыгы иң биеккә күтәрелде", "Кемнең куыгы иң еракка очты" уеннарын уйнадылар. Бәйрәм балаларның кәефләрен күтәрде.
-
Күмәчләр көне/День куличиков 06.07.2022

-
Тәҗрибә бакчасында 22.06.2022

-
Бер күрешү- үзе бер гомер 17.06.2022

Бүген “Шәрык” клубы җитәкчесе ,“Үксезләр”, “Кайда син” кинолары артисты, бакчабызда тәрбияләнеп чыккан, якташыбыз, авылдашыбыз Миләүшә Фирдәвис кызы белән күңелле очрашу узды.
-
Эх ямьле син, балачагым/ Веселое детство 15.06.2022

Бүген бакчабызда яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан бакчабызда "Эх, ямьле син, балачагым" исеме астында асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, нур сибүче кояш, барысында да җәй бизәкләре чагылдырган. Балаларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде.
-
Эколята-табигатьнең яшь сакчылары / Эколята - молодые защитники природы 10.06.2022

Бүген бакчабызда балаларда туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү, экологик культура формалаштыру максатыннан, «"Эколята-табигатьнең яшь сакчылары»дип исемләнгән чара үткәрелде. Күңел ачу туган як табигатен саклау һәм коткару зарурлыгына юнәлтелгән иде. Чыршы, Шалун, Эколята бәйрәмнең төп геройлары булды. Алар балаларны хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының төрлелеге белән таныштырдылар, алар кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Эколяталар балаларга экологик табышмаклар әйттеләр. Балалар пластик шешәләрдән һәм бөкеләрдән болынны чистартырга булыштылар һәм чүп-чарны аерым җыю буенча белемнәрне кабатладылар. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Рус теле көне/День русского языка
06.06.2022
Ежегодно 6 июня отмечается Пушкинский день России (День русского языка). В этот день родился Александр Сергеевич Пушкин – «родоначальник русского литературного языка». Пушкин – гордость России. В нашем детском саду прошло мероприятие «Путешествие в страну сказок Пушкина». Дети декламировали отрывки из сказок А. С. Пушкина, слушали музыку известных композиторов, которые сочинили произведения на тему пушкинских сказок.
-
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2022

1 июнь һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм. Бүгенге бәйрәм көнендә бакчабызда балалар бәйрәм иттеләр, күңел ачтылар, ярыштылар, күңелле җырлар җырладылар. Балаларга бүгенге бәйрәм бик ошады.
-
Сабантуй-2022/ Сабантуй-2022 31.05.2022

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп бакчабызда күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй бәйрәмен уздырдык. Сабантуй- ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә.Бәйрәм бик күңелле узды, балалар төрле ярышларда теләп катнаштылар, күңел ачтылар./Сегодня в нашем саду прошел праздник "Сабантуй". Сабантуй-ежегодный праздник, проводимый в солнечный летний день после окончания весеннего сева.Праздник прошел очень весело, дети с удовольствием участвовали в различных соревнованиях.
-
Табигатькә экскурсия/ Экскурсия в природу 27.05.2022

Бүген балалар язгы табигатьне күзәтү максатыннан, кечкенә генә аланы булган урманга экскурсиягә бардылар./Сегодня дети вместе с воспитателями отправились на экскурсию в лес с целью наблюдения за весенней природой.
















