МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
12 апрель-Космонавтика көне/12 апреля- День космонавтики 12.04.2022

12 апрель- Космонавтика көне, кешелек тарихында истәлекле дата. Юрий Гагаринның Галәмгә беренче мәртәбә очкан көне. Шул уңайдан бакчабызда төрле чаралар узды. Балалар космос турындагы китаплар, кешенең тугры дуслары - этләр Лайка, Стрелка һәм Белка,Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында белделәр.Космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, тема буенча табышмаклар чишелде, космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган«Кеше. Галәм. Космос "презентациясе каралды.
-
Киңәшмә /Семинар 31.03.2022

31 март көнне бакчабызда “Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле” темасы астында район бакча мөдирләренең методик киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәнең беренче көн тәртибе буенча төркемнәрдә сөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлекләре каралды, анализланды. 2 көн тәртибе буенча музыка җитәкчесе тарафыннан куелган А.Алиш әсәре буенча “Сер тотмас үрдәк” әкиятен балалар сәхнәләштереп күрсәттеләр. 3 көн тәртибе буенча бакча мөдире Г.Р.Сарварованың “Балалар бакчасында театр эшчәнлеге” темасына чыгышы тыңланды.4 көн тәртибе буенча Тема буенча фикер алышулар булды.Килгән кунаклар “Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле” темасы астында ясалган театр сәнгате буенча күргәзмәдә булдылар
-
Гармунчылар бездә кунакта 23.03.2022

Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул- гармун. Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчыларның абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы безне якынайта, берләштерә. Шул уңайдан бүген “ Гармунчылар” түгәрәгенә йөрүче укучы егетләр һәм кызлар бакчабызда кунакта булдылар. Мәктәбебезнең оста, сәләтле гармунчылары, баянчылары безгә, бик матур итеп гармуннарда уйнап, бәйрәм ясадылар. Балалар киләчәктә гармун түгәрәгенә йөрисе килү теләге белән янып калдылар.
-
Ученый малыш 21.03.2022

Республикакүләм балалар бакчалары арасында узган “Ученый малыш” олимпиадасында безнең бакчада тәрбияләнүче балалар да катнашып, югары урыннар яуладылар
-
Нәүрүз 21.03.2022

Март ае – яз башы, бик матур ай. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз ул – тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бүген безнең балалар бакчасында да Нәүрүз бәйрәме гөрләп утте. Балалар барысын да бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Татар халык җырлы-биюле уеннары һәм ярыш уеннарын балалар яратып уйнадылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады
-
Яшел ут/ Зеленый огонек 12.03.2022

"Яшел ут-2022" конкурсында тәрбиячебез- Айсылу Наиловна "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" номинациясендә 3 нче урын, "Балалалрны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча иң яхшы белем бирү эшчәнлеге" номинациясендә 2 урынга лаек булды. Район балалар бакчалары арасында бакчабыз 2 урын яулады.На конкурсе " Зеленый огонек-2022 " воспитательница Айсылу Наиловна заняла 3 место в номинации "Лучший воспитатель ДОУ по обучению детей правилам безопасного поведения на дорогах " и 2 место в номинации "Лучшее мероприятие с детьми по по обучению детей правилам безопасного поведения на дорогах". Среди детских садов района наш сад занял 2 место.
-
Йолдызлык/Созвездие 05.03.2022

4 нче февраль көнне, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында, мәктәпкәчә белем бирү учреңдениелары арасында "Созвездие -Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау концерты узды. Авыл балалар бакчасы арасында бакчабыз III урынга лаек булды
-
Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт/Путешествие в царство правил дорожного движения 22.02.2022

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан, бүген бакчабызда "Юл хәрәкәте иминлеге" Актаныш районы җитәкчесе Фазлыева Л.М. катнашында ачык чара узды./В целях расширения знаний об обеспечении безопасности жизнедеятельности посредством изучения правил дорожного движения, сегодня в нашем детском саду состоялось открытое мероприятие с участием Фазлеевой Л. М.
-
Иң татлы тел- туган тел/ День родного языка 21.02.2022

Бүген бакчабызда, "Туган телләр көне" уңаеннан төрле чаралар узды/ Сегодня в нашем детском саду прошел "День родного языка"
-
Инглиз телендә җырлыйбыз һәм сөйлибез /Поем и говорим по-английски 18.02.2022

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар, бүген район күләмендә узган "Инглиз телендә җырлыйбыз һәм сөйлибез" бәйгеседә катнаштылар./Сегодня воспитанники нашего детского сада приняли участие в районном конкурсе " Поем и говорим по-английски".
















