МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Бакчабызда "Педагог һәм остаз елы”на старт бирелде 15.03.2023

Буген бакчабызда "Педагог һәм остаз елы”на старт бирелде. Бакчадагы һәр педагог үзләренен остазлары турында фикер алыштылар, аларга карата булган хөрмәтләрен белдерделәр. Розалия Хәмит кызы остазына карата: "Минем онытылмас укытучым, остазым – Зарипова Хафаса Мирзашарип кызы. Аның таләпчәнлек сыйфын, үзенең укучыларына маяк булып, һәрвакыт алга атлавын һәр педагогка үрнәк итеп куяр идем, үземдә дә шушы сыйфатларны булдырдым" диде. Мирзиева Айзәрә Фәнис кызы үзенең остазы, хезмәттәше Әгъләмова Розалия Хәмит кызында чыннан да бу сыйфатларның булуын, һәм үзендә дә остазының шушы сыйфатын булдырырга тырышуын ассызыклады. Гүзәл Рифак кызы үзенең остазы турында:" Кулга беренче тапкыр каләм тотып язарга, хәреф танырга гына түгел, тормышның асылын аңларга, җил-давылларда да сынмыйча һаман алга атларга, киләчәк буынга үрнәк, гадел булып калырга өйрәтүче беренче укытучым Әхтәмова Руна Әхтәм кызына рәхмәтләремнең иң зурысын юллар идем, мин әле дә анын үрнәгендә эшлим, остазым алдында хөрмәт белән баш иям! " диде.Тантана өлкән тәрбияче Фирүзә Өлфәт кызы педагогларга әзерләгән уеннар белән дәвам итте ./ Сегодня в Новоалимовском детском саду был дан старт Году педагога и наставника. Каждый педагог в детском саду рассказывал о своих наставниках , выражал им свое уважение. Торжество продолжилось играми, которые старший воспитатель подготовила для педагогов .
-
8 март 07.03.2023

6-7 нче март көннәрендә бакчабыз төркемнәрендә “8-март халыкара хатын-кызлар көне”нә багышланган бәйрәм иртәләре узды. Бәйрәмгә кунакка әниләр дә, әбиләр дә килгәннәр иде. Балалар әниләр, әбиләр белән бергә бик күп төрле кызыклы ярышларда катнаштылар. Балалар бик матур биюләр, җырлар әзерләгәннәр иде, үз куллары белән җан җылыларын биреп ясаган открыткаларын әниләренә бүләк иттеләр. Килгән кунаклар да, балалар да бәйрәмнән канәгать калдылар.
-
"Йолдызлык-2023"/ Созвездие -2023" 03.03.2023

"Йолдызлык-2023" эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваленең муниципаль этабында бакчабыз I урын яулап, дипломга ия булды
-
Бакчабыз нәниләре авылдашларыбыз каршында имтихан тотты. 28.02.2023

Сәхнә.. Зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә серле бер дөнья. Бакчабыз тәрбиячеләре балаларны сәхнә сәнгатенә тарту, аларның артистлык сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудырып кына калмыйлар, ә аларны чын артистлар кебек , сәхнәләрдә чыгыш ясау мөмкинлеге дә булдыралар. Шул уңайдан нәниләр 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп авыл халкын мәдәният йортында үзләренең күп санлы чыгышлары белән сөендерделәр./Сцена.. Загадочный мир не только для взрослых, но и для детей. Воспитатели Новоалимовского детского сада не только создают условия для приобщения детей к сценическому искусству, развития их артистических способностей, но и дают им возможность выступать на сцене , как настоящие артисты. В связи с этим малыши объединили праздники 23 февраля и 8 Марта и порадовали сельчан своими многочисленными выступлениями в Доме культуры.
-
Әтиләребезнең кул эшләре 27.02.2023

Ел саен безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә әтиләр белән берлектә балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырыла. Күргәзмә балаларның Рәсәй армиясе, гаскәрләре һәм техникаларының төрле төрләре, Ватанны саклаучы буыннарының дәвамчанлыгы турында күзаллауларын киңәйтү, Ватан тарихына һәм мәдәниятенә ихтирамлы караш тәрбияләү, иҗади сәләтләрне ачу һәм күрсәтү максатында үткәрелә./Ежегодно в нашем детском саду проводится выставка ко Дню защитника Отечества. Выставка проводится с целью расширения представлений детей о Российской армии, о разных видах войск и боевой техники, о преемственности поколений защитников Родины; формирования уважительного отношения к отечественной истории и культуре и самовыражения через творчество.
-
21 февраль- Халыкара туган тел көне/ 21 февраля- Международный день родного языка 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешкан. Безнең бакчада да шушы максаттан “Туган тел” көнен билгеләп уздык. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтеп, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм иткәнен, ләкин туган тел ул бер генә булуын бүгенге бәйрәмнән соң балалар бу көннең асылына төшенделәр .Тәрбиячеләр туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоюыбызны презентация ярдәмендә аңлаттылар. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр!
-
"Әфган- йөрәк ярам" 20.02.2023

Бүген бакчабызда балаларда патриотлык хисе, Ватанны саклаучылар истәлегенә һәм Ватан Геройлары батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан “Әфган- йөрәк ярам” исеме астында, рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 34 ел булу уңаеннан , төрле елларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар белән очрашу узды. Очрашуда балалар бәйрәм рухы өстәп чыгыш ясадылар, ә кунак егетләре үзләренең хатирәләре белән уртаклашып балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, балаларны тәртипле, намуслы булырга, олыларга хөрмәт белән карарга өндәделәр./Сегодня, с целью формирования у детей чувства патриотизма, гражданственности, уважения к памяти защитников Отечества и подвигам Героев Отечества, в Новоалимовском детском саду пошла встреча под названием “Әфган - йөрәк ярам” с односельчанами, которые в разные годы служили в Афганистане. На встрече гости поделились своими воспоминаниями, ответили на вопросы детей, призвали их быть порядочными, честными, относиться к взрослым с уважением.
-
Егетләребезне котладык 18.02.2023

Бүген бакчабызның булачак солдатлары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярыш- бәйрәм узды. Бәйрәм ахырында кечкенә кызларыбыз аларны үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк итеп котладылар/Сегодня для будущих солдат нашего сада прошли соревнования, посвященные Дню защитника Отечества. В конце праздника наши девочки поздравили их, подарив открытки, сделанные своими руками
-
"Әлифба" бәйрәмендә кунакта 17.02.2023

Бүген бакчабыз педагоглары мәктәптә, үзләре тәрбияләп чыгарган балаларның "Әлифба" бәйрәмендә кунакта булдылар/Сегодня педагоги нашего детского сада посетили школу, и участвовали на празднике"Азбука" своих выпускников.
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2023

Бүген бакчабызда Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмдә авылыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.
















