МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Лыжня России- 2022/Чаңгы юллары-2022 12.02.2022

Безең бакчада тәрбияләнүче балалар ярышларда бик теләп катнашалар./Воспитанники нашего детского сада с удовольствием участвуют в соревнованиях.
-
Йолдызлык/Созвездие 25.01.2022

Бүген бакчабызда " Йолдызлык 2022" бәйгесенең 1 нче этабы узды. Кечкенә йолдызларыбызны барладык./ Сегодня в нашем саду прошел 1-й этап конкурса "Созвездие-2022".
-
Юбилей 22.01.2022

Бүген бакчабыз мөдире, хөрмәтле җитәкчебез- Гүзәл Рифәк кызы, үзенең 45 яшьлек юбилеен каршылады. Гүзәл Рифаковна, гомерегезнең сөенеч- шатлыкларга үрелеп баруын, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар теләп калабыз. /Сегодня заведующая садом, уважаемый руководитель-Гузель Рифаковна, отметила свой 45-летний юбилей. Желаем вам, Гузель Рифаковна, душевного спокойствия, семейного счастья, успехов в вашем нелегком и ответственном труде.
-
Конкурс 18.01.2022

Бакчабызның 1 нче категорияле тәрбиячесе Аглямова Филиза Нәҗип кызы "Каяенкай" балалар бакчасында узган "Ел тәрбиячесе- 2022" бәйгесенең район турында катнашты./Воспитатель 1 категории Аглямова Филиза Назиповна приняла участие в районном туре конкурса" Воспитатель года - 2022", который прошел в детском саду "Каенкай".
-
Ел тәрбиячесе/ Воспитатель года 10.01.2022

Бакчабызда тәрбиячеләрнең мөһим һәм дулкынландыргыч бәйгеләренең берсе, " Ел тәрбиячесе-2022" конкурсы узды. Бәйгенең җиңүчесе булып, беренче урында Әгъләмова Филиза Назиповна калды./В детском саду прошел конкурс "Воспитатель года-2022", один из самых значимых и волнующих конкурсов воспитателей. Победителем конкурса стала Аглямова Филиза Назиповна.
-
Театр 27.12.2021

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Сәяр" балалар һәм яшьүсмерләр театр фестиваленең муниципаль этабында җиңү яулап, республика күләмендә узган бәйге турында уңышлы чыгыш ясадылар./Воспитанники подготовительной к школе группы успешно выступили в республиканском конкурсном туре, одержав победу на муниципальном этапе детско-юношеского театрального фестиваля "Сәяр".
-
Орчык бәйрәме 24.12.2021

Кешелекнең үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр,
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.
Бәйрәм ул- кеше, яисә ил тормышындагы әһәмиятле бер вакыйгага бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы, тантаналы вакыйга, уен- тамаша. Борын- борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр бик күп. Ә менә күбебезнең “Орчык бәйрәме” дигән бәйрәмне ишеткәннәре юк. Менә шуңа күрә дә, халкыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын онытмыйк әле дип, бүген әби- бабайларыбызның яшь чагында яратып үткәрелгән бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан, уртанчы- зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар театральләшкән күңел ачу уздырдылар.
-
Аулак өй 20.12.2021

Балаларны татар халкының милли гореф- гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, балаларда бу гореф- гадәтләргә, йолаларга хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, милли җырлы -биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру максатыннан бакчабызда " Аулак өй" узды./ В целях дальнейшего ознакомления детей с национальными обычаями и традициями татарского народа, воспитания у детей уважения к родному языку в нашем детском саду прошел " Аулак өй".
-
Татар милли киемнәре модасы/"Татарские национальные костюмы" показ моды 14.12.2021

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында бакчабызда "Татар милли киемнәре модасы" исеме астында чара узды. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар , татар милли киемнәреннән мода күрсәттеләр. Районнан килгән махсус кунаклар- Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры артистлары , Булатова Алсу Тимершаех кызы һәм Гобәева Нәзлия Мәхмүтҗан кызы, балаларга татар милли киемнәренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр. Ә балаларга иң ошаганы, кунакларыбыз уздырган " Сәхнәдә үз- үзеңне тоту" буенча мастер-класс булды. Менә шундый, кызыклы милли мода көне булды бездә./Дети старшей группы показали моду . Специальные гости из района-артисты Актанышского муниципального театра драмы и комедии Булатова Алсу Тимершаеховна и Губаева Назлия Махметзяновна , рассказали ребятам об особенностях татарского национального костюма, дали свои советы. А самым приятным для детей стал мастер - класс , который провели наши гости. Вот такой, интересный день национальной моды у нас состоялся.
-
Серле кәгазь/ Волшебная бумага 08.12.2021

Ата-аналар белән берлектә балалар бакчасында “Серле кәгазь”дип исемләнгән күргәзмә узды. Әлеге күргәзмәгә эшләнмәләр әзерләгәндә балаларның кул, бармак хәрәкәтләре үсә , түземле булырга, балалар тыныч булырга өйрәнәләр. Баланың хыялый күзаллаулары, иҗатлары байый, фикерләү сәләте, эстетик зәвыклары арта./Вместе с родителями в детском саду прошла выставка “Волшебная бумага”. При подготовке изделий к этой выставке у детей развиваются движения рук и пальцев, они учатся быть терпеливыми ,спокойными. У ребенка обогащаются воображение, творчество, развиваются способности к мышлению, эстетический вкус.
















