МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Авылыбыз мәдәният йортында 09.01.2023

Балалар бакчасы коллективы 30.12.2022 көнне Яңа Әлем мәдәният йортында узучы “Яңа ел” бәйрәмендә катнашып, авылыбыз мәдәниятен үстерүгә үз өлешләрен керттеләр.
-
Бәйге/Конкурс 23.12.2022

Район күләмендә узган "Один день молодого учителя" бәйгесендә яшь тәрбиячебез Рахманова Зәһинә Рафис кызы 1 нче урын яулады. Афәрин! Киләчәктә дә уңышларыбыз күп булсын!!
-
Җимлекләр элдек/Кормушки для птиц 22.12.2022

Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошларга азык табу бик авырлаша. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Шуңа күрә Без кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алулары өчен балалар бик сөенделәр. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
-
Яңа ел тәрәзәсе/Новогодние окна 19.12.2022

#Яңаелтәрәзәсе Бөтенроссия акциясе. Безнең балалар бакчасы онлайн-флешмоб форматында уза торган «Яңа ел тәрәзәләре» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Акциядә катнашу өчен : Яңа ел бизәкләре белән фатирларыгызның, йортларыгызның тәрәзәләрен бизәлүе кирәк. Хэштеглар кулланып бизәлгән тәрәзәләрнең фотосурәтләрен социаль челтәрләргә генә куясы
-
Семинар- практикум 16.12.2022

Актаныш районының "Кояшкай" балалар бакчасында узган ММББУ педагоглары өчен район семинар- практикумында тәрбиячебез Нуриманова И.Ф. чыгыш ясап, мастер-класс уздырды./На районном семинаре - практикуме, прошедшем в детском саду "Кояшкай" Актанышского района, воспитатель Нуриманова И. Ф. провела мастер-класс.
-
"Буду бдительным на льду и на воде" 15.12.2022

"Буду бдительным на льду и на воде" республика бәйгесе, балаларның су буенда һәм бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан уздырыла. Әлеге бәйгенең район этабында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Видеоролик" номинациясендә I урынга, Нуриманов Рамазан "Рисунок" номинациясендә II урынга лаек булдылар./Республиканский конкурс" Буду бдительным на льду и на воде " проводится с целью укрепления правил безопасности детей на воде и на льду. На районном этапе конкурса воспитанники подготовительной группы заняли I место в номинации "Видеоролик"
-
"ЭкоДети"/ "ЭкоБалалар" 14.12.2022

Бүген 4 нче санлы балалар бакчасында республикакүләм "Экобалалар 2022" экологик бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә бакчабыздан 2 команда 5 атна дәвамында экологик биремнәрне үтәп бардылар. "Юные защитники природы" командасы 1 урын яулады.14 декабря в детском саду № 4 состоялась церемония награждения республиканского экологического конкурса "Экодети 2022". В этом конкурсе 2 команды из Новоалимовского детского сада в течение 5 недель выполняли экологические задания. Команда" Юные защитники природы " заняла 1 место.
-
Орчык өмәсе 12.12.2022

Балаларны татар халкының милли йоласы, гореф- гадәтләре белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү максатыннан бакчабызда “Орчык өмәсе” дип исемләнгән күңел ачу узды. Чара татар халкының биюләре, уеннары, җырлары, мәкальләр әйтешү белән үрелеп барды. Иң соңыннан бәйләнгән оекларның нинди җылы, йомшак булулары һәм бүгенге көндә мобилизацияләнгән егетләрнең өй җылысы бүләк итүче оекларның әһәмияте турында аңлатылганнан соң балалар күңел җылыларын салып, мобилизацияләнгән егетләргә рәсемнәр ясадылар. Тәрбичеләр рәсемнәр белән бергә бакча коллективы исеменнән җыелган җылы оекларны мобилизацияләнгән егетләргә җибәрделәр./Татарский народ издавна был гостеприимным, воспитанным народом. У нашего народа много традиций и обычаев, имеющих глубокое воспитательное и нравственное значение. Один из них, очень важный и актуальный на сегодняшний день - “Орчык өмәсе”. В связи с этим с целью ознакомления детей с национальными обычаями и традициями татарского народа, патриотического воспитания прошло мероприятие “Орчык өмәсе” Мероприятие сопровождалось танцами, играми, песнями, пословицами татарского народа.
-
Каз өмәсе 08.12.2022

Борынгы заманнардан килгән йола буенча без балалар бакчасына йөрүче балаларны кечкенәдән татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итәбез. Шул исәптән бүген бакчабызда татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" уздырдык. Музыка бүлмәсен үзебезнең чын татар авылындагы татар йортына ошатып бизәдек. Тәрбиячеләр һәм балалар да милли киемнәр – чигүле түбәтәйләр, калфаклар, матур күлмәкләр киделәр, алъяпкычлар бәйләделр . Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, каз йолкырга, канат сыдырырга, таба майлый торган канат ясарга өйрәнделәр. Музыка җитәкчесе белән татар халкының җырлы -уенарын уйнап, биеделәр. “Каз өмәсе” сабыйлар күңеленә сеңеп калыр, балалар киләчәктә дә халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия алыр, үз милләте, туган теле белән горурланып үсәрләр
-
Китаплар янына кунакка/В гости к книгам 06.12.2022

Бүген балалар тәрбияче апалары белән берлектә авылыбыз җирлеге китапханәсендә бик файдалы, кунелле экскурсиядә булып кайттылар. Китапханәче балаларны җылы каршылап, китапханәче һөнәре белән таныштырдылар.Төрле башваткыч уен- викториналар әзерләп, балаларны сынап та карады. Балалар төрледән-төрле әкият китаплары, мавыктыргыч энциклопедияләр, балалар җурналлары белән таныштылар . Балалар экскурсиядән уңай кичерешләр белән кайттылар.
















