МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Театр һәм балалар"/ "Театр и дети" 25.11.2022

Бүген бакчабыз тәрбиячеләре Закирова Ф.Ө., Нуриманова И.Ф., Мухаметдинова Л.М., Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте базасында “Театр һәм балалар” Бөтенроссия атналыгына багышланган төбәк семинар практикумында катнаштып чыгыш ясадылар. Минзәлә драма театрының режиссеры Дамир Самерханов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең яңа юнәлеше – беби - театр белән таныштырды.. Минзәлә шәһәренең 5нче номерлы «Таңкай» бабалар бакчасынын театр коллективы татар телендә туган телгә багышланган спектакль күрсәтте, аның ахырында бөтен зал «И туган тел» җырын башкарды, ә көллият студентлары семинарның театральләштерелгән ачылышында һәм мастер-классларда катнаштылар.Семинар колледжның студентлар театры (җитәкчесе Титова Н. М.) куелешындагы "Исәннәр турында әйтмим, ә мәрхүмнәрне без саклыйбыз» дип аталган, шагыйрь В. Маяковский тормышына һәм иҗатына багышланган эксперименталь спектакль белән тәмамланды.Тантаналы шартларда региональ семинарда катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды./25 ноября2022 года на базе Мензелинского педагогического колледжа имени Мусы Джалиля был организован региональный семинар- практикум, приуроченный к Всероссийской Неделе «Театр и дети» среди учителей и преподавателей ОО, воспитателей ДОО РТ « Развитие внутреннего мира ребенка средствами театрального искусствами» Режиссер-постановщик Мензелинского драмтеатра Дамир Самерханов ознакомил с новым направлением в работе с дошкольниками – беби- театром. Театральный коллектив МБДОУ №5 «Зоренька» показал спектакль на татарском языке, посвященный родному языку, в завершении которого все присутствующие спели песню «И туган тел», Семинар завершился экспериментальной постановкой студенческого театра колледжа (рук. Титова Н.М.) под названием «Не скажу про живых, а покойников мы бережем», посвященный жизни и творчеству поэта В. Маяковского.В торжественной обстановке были вручены сертификаты всем участникам Регионального семинара.
-
Мода көне 24.11.2022

Бүген-гадәти булмаган көн, безнең балалар бакчасында беренче тапкыр ташландык материаллардан кием модельләре конкурсы үткәрелде. Иҗат кешеләре нәрсәдән генә кием ясамыйлар. Балалалар, кулланылган чуп калдыкларыннан ясалган киемнәрне тәкъдим иттеләр
-
Мәктәптә кунакта/экскурсия в школу 22.11.2022

Бу атнада Яңа Әлем балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булдылар. Балаларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әхнәф кызы каршы алды, алар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар . Мәктәптә оештырылган “Туган як “ музеенда кунакта булып, авылыбыз тарихы белән таныштылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар./ На этой неделе воспитанники подготовительной к школе группы Новоалимовского детского сада вместе с воспитателями совершили экскурсию по школе. Детей встретила учитель татарского языка и литературы Лилия Ахнафовна. Они познакомились в школе будущим учителем и даже смогли посидеть за партами и почувствовать себя настоящими учениками. Посетив организованный в школе музей “Туган як“, они познакомились с историей нашего села. Дети возвращались с экскурсии с большим желанием поскорее учиться, принося для себя много нового о школе.
-
Семинар- практикум 22.11.2022

Бүген бакчабызның җитәкчесе, өлкән тәрбиячесе һәм музыка җитәкчесе Минзәлә шәһәренең 11нче санлы "Шатлык" балалар бакчасында "Реализация проекта "Из нас слагается народ"" исеме астында уздырылган зональ семинар-практикумда катнашты. Балаларның матур чыгышлары, педагогларның тирән эчтәлекле мастер-класслары белән үрелеп барган әлеге чарадан педагоглар файдалы мәгълүмат алып кайттылар.
-
Кыш бабайның туган көне 18.11.2022

Һәркемдә дә булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. Тылсымлы бабаебыз аны 18 ноябрьдә билгеләп үтә икән Һәм бу очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы көннәрдә кышкы суыклар хакимлек итә башлый. Менә бездә дә кар акрынлап, ялындырып кына явып ята. Кыш бабайны туган көне белән бергәләп котласак, кар да күп итеп явар әле дидек тә, Кыш бабайга Русиянең Вологда өлкәсе Бөек Устюг шәһәренә матур теләкләр теләп, рәсемнәр ясап, туган көне белән котлап хат яздык.
-
Юл һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу көне уңаеннан чаралар 17.11.2022

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-китемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, башбаштаклыкларга каршы чыгу. Шушы уңайдан, бакчабыз нәниләре акциядә катнашты. Юлчыларга хәерле, имин юллар теләп, шарлар бүләк иттеләр.
-
"Кояшкай" да кунакта/ Мы в гостях 15.11.2022

Бүген бакчабызда тәрбияләнүче балалар, театр өлкәсендәге тәҗрибәләрен уртаклашу максатыннан, Актанышның “Кояшкай” балалар бакчасында, "Ике кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әкиятне кояшкайлылар бик җылы кабул итеп, рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар. Очрашу бик җылы, кызык, мавыктыргыч узды./ Сегодня воспитанники нашего детского сада с целью обмена театральным опытом посетили Актанышский детский сад “Кояшкай”, где показали сказку "Ике кыз". Встреча прошла очень тепло, интересно, увлекательно.
-
Бездә бүген кунаклар 08.11.2022

Бүген бакчабызда Актаныш муниципаль районы драма һәм комедия театры режиссёры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, авылдашыбыз, Нур Хөсәенов һәм аның тормыш иптәше, Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге укытучысы, Альбина Хөсәеновалар белән бик җылы очрашу булды. Балалар кунакларыбызга шигырьләр сөйләделәр һәм үзләре әзерләгән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кунакларыбыз балаларның артистлык осталыкларын югары бәяләп, үзләренең киңәшләрен бирделәр, мастер- класслар уздырдылар
-
Сөмбелә бәйрәме 28.10.2022

Бүген бакчабызда “ Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. “Сөмбелә” – уңыш бәйрәме, муллык бәйрәме. Киләсе көнгә ышаныч бәйрәме. Әлеге бәйрәм балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә. Әлеге бәйрәмгә балалар бик теләп әзерләнделәр. Җырлар , шигырьләр өйрәнделәр. Бу бәйрәмнән әкият геройлары да читтә калмый, кунакка килеп, балалар белән төрле кызыклы уеннар уйныйлар . Безнең бакчада менә шундый кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм узды.
-
Тәрбиячеләр бездә киңәшмәдә/Семинар 26.10.2022

Бүген бакчабызда “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә театр сәнгате” исеме астында район тәрбиячеләре киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында тәрбиячеләр, балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар, белем бирү эшчәнлекләре,күңел ачу, мастер- класслар карадылар. Киңәшмә ахырында фикер алышып,үз фикерләрен әйттеләр.
















