Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Котлыйбыз! 24.01.2013

Районыбызда һәр яңа ел башында борылып артка карап, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты уздырыла. Кичә әлеге күркәм чара район мәдәният сараенда үтте.
Гимназиянең 9 нчы класс укучысы Шәйхин Айдар муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаевның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.Хатта мондый сүзләр язылган:
Кадерле яшь дус Айдар Шәйхин!
XXI гасыр - фән-техника казанышларының күз иярмәслек тизлек белән үсүе, җитештерүнең бөтен тармагында югары технологияләрне куллану чоры. Син - шушы җәмгыятьтә яшәячәк илнең лаеклы гражданины.
Бүгенге көндә районның елъязмасында синең уңышларың лаеклы урын алып бара. Туган ягыбызның милли-мәдәни мирасын, районның данын, мәгарифебезнең йөзен яклап үткәрелгән чарадарда актив катнашканың өчен зур рәхмәт сиңа.
Син - татар милләтенең бер асыл баласы. Аның теле, тарихын, мәдәниятен өйрәнеп, милләтнең үсеше өчен үзеңнән дә зур өлеш кертеп, күркәм нәтиҗәләрең белән сөендереп киләсең. Үткәннәрне бүгенге белән тоташтырып, тарихта үз урыннарын хаклы алганнар янәшәсенә бүгенне киләчәккә бәйлиячәк зыялылыр арасында синең дә лаеклы урын алачагыңа ышанып калам. Синең кебек милли җанлы, иманлы, гыйлемле яшьләребез булганда, милләтебез дә яшәр!
Зыялы, мәдәниятле, гыйлемле бул, шуңа бар көчеңне сал. һәр көнеңне зирәк акыл яктыртсын, белем учагың сүрелмәсен!Афәрин, Айдар!
-
Айдар - җиңүче 23.01.2013

Бөтенроссия тарих фәне буенча олимпиаданың региональ этабы нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучысы Шәйхин Айдар (укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина) җиңүче булды. Булдырасың, Айдар!
-
Видеодәресләр 23.01.2013

Бүген гимназиянең 7 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Тукай һәм Пушкин иҗатында аваздашлык", ә 8 нче класс укучылары "Бүгенге көн балалар прозасында герой характерын ачу алымнары" исемле видеодәресләрдә катнаштылар.
-
Ел укытучысы - 2013 23.01.2013

"Ел укытучысы - 2013" Бөтенроссия конкурсының мәктәп этабы нәтиҗәләре буенча гимназиянең тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Мирзаянов Азат Фәрит улы җиңүче дип табылды. Аңа конкурсның муниципаль этабында уңышлар теләп калабыз.
-
Уңышлар 22.01.2013

21 нче гыйнвар көнне узган районкүләм "Математик карусель" конкурсында Рәмилә Әдип кызы һәм Регина Равил кызы укучылары Исламова Алия (5а классы), Саррахов Данияр һәм Насртдинова Гөлшат ( 6 нчы класс) 2 нче урынны алып кайттылар. Котлыйбыз!
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды 21.01.2013

19 нчы гыйнвар көнне Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Гимназия командасы анда уңышлы гына чыгыш ясады.
Кул көрәше ярышында Азат Мирзаянов 1 нче, Лена Шәйхетдинова 3 нче, өстәл теннисында Рүзилә Гарипова 2 нче, Әгъләмов Данил 3 нче, чаңгы ярышында Зөлфия Хафизова, Регина Фәрдиева, Ришат Сибгатуллин һәм Әгъләмов Данилдан команда 1 нче урынны алдылар.
Гомуми зачетта гимназия командасы 2 нче урынга лаек булды. -
Өйрәнүләр 19.01.2013

17 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Актаныш бүлеге тарафыннан гимназиянең эвакуацион кабул итү пункты буларак өзерлеге тикшерелде. Шул ук вакытта гадәттән тыш хәлләр очрагында эшчәнлек буенча укулар узды.
-
Гер спорты беренчелеге узды 18.01.2013

Бүген укучылар арасында гер спорты буенча район беренчелеге узды. Гимназия укучылары Салихов Илназ, Дәүләтов Данис - 3 нче, Минһаҗев Аяз - 1 нче урынны яуладылар. Гимназия командасы 3 нче урынны яулады. Афәрин!
-
Ата-аналар җыелышы 17.01.2013

Иртәгә, ягъни 18 нче гыйнвар көнне, гимназиядә 2013 нче елда үтәчәк дәүләт йомгаклау аттестациясенә багышланган ата-аналар җыелышы узачак. Җыелышта район мәгариф бүлеге җитәкчеләре дә катнашачак. Башлана 17 сәгатьтә.
-
Интернет-тестирование 17.01.2013

Бүген 11 нче класс укучылары БДИга әзерлек кысаларында математика фәне буенча интернет-тестированиеда катнашалар. Тест 1 сәгать 30 минут дәвам итә. Үтү вакыты 8.00 - 10.00 һәм 13.00 - 16.00.















