Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Спорт яңалыклары 03.04.2013

27-30 нчы март көннәрендә Казан шәһәрендә узган "Надежды Республики Татарстан" өстәл теннисы буенча республикакүләм ярышларда Солтанов Марат I нче урынны яулады. АФәрин Марат!
-
Интернет-тестирование 02.04.2013

Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән интернет-тест тапшырдылар.
-
Укытучыларыбыз уңышлары 02.04.2013

Гимназия-интернатның математика укытучысы Фәрдиева Регина Равил кызы Казан (Идел буе) дәүләт университеты белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан үткәрелгән "Математика һәм логика", "Алгебра" олимпиадаларында призер булды. Афәрин!
-
Апрель аенда истәлекле даталар 01.04.2013

1 - Бөтендөнья кошлар көне. Көлке көне.
2 - Халыкара балалар китабы көне.
5 - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевка 75 яшь.
7 - Геологлар көне. Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне.
10 - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгуловага 75 яшь. Шагыйрь Кол Галинең тууына 830 ел.
12 - Бөтендөнья авиация һәм косманавтика көне.
15 - шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) (1923-1993) тууына 90 ел.
17 - Композитор Заһидулла Яруллинның тууына 125 ел.(1888-1964).
18 - язучы, галим, тәнкыйтьче һәм педагог, ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ибраһим Зиннәт улы Нуруллинның (1923-1995) тууына 90 ел.
18 - шагыйрь һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның (1768-1838) тууына 245 ел.
18 - язучы, мәгърифәтче Закир Һадиулла улы Һадиның (1863-1933) тууына 150.
18 - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
21 - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил Тумашевка 90 яшь.
22 - Язучы Марат Әмирхановка 80 яшь.
24 - Халыкара яшьләр бердәмлеге көне.
26 - Шигърият бәйрәме көне. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне.
29 - Халыкара бию көне.
30 - Янгыннан саклану хезмәткәрләре көне. -
Спорттагы уңышлар 01.04.2013

Яр Чаллы шәһәрендә узган дзюдо буенча "Олимпийский" спорт мәктәбе беренчелегендә 2000-01 нче елгы кызлар арасында 44 кг. кадәр авырлыкта гимназия-интернат укучысы Госманова Алия - 2 нче, 36 кг. кадәр авырлыкта Дәүләтова Илина 3 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Йөзү буенча район беренчелеге узды 01.04.2013

Йөзү буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның 3а сыйныф укучысы Галиев Алмаз 2 нче урынны яулады. Афәрин!
-
Математикадан сынатмыйбыз 01.04.2013

МетаШкола оешмасы уздырган "Устный счет" математик олимпиадада 7 нче сыйныф укучысы Ваншина Алия 1 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Котлыйбыз!
-
«Туган телем-шагыйрьләр теле» 01.04.2013

«Туган телем-шагыйрьләр теле» Республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясен йомгаклау тантанасына чакыру турында...
-
Яшь инспекторлар рейдка чыкты 30.03.2013

Язгы каникуллар вакытында балалар катнашында юл-транспорт хәләкәтләрен кисәтүне күз алдында тоткан "Игътибар - балалар!" акциясе үтә. Бу юлы рейдка гимназия-интернатның яшь инспекторлары чыкты. Алар машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр, алар белән профилактик әңгәмәләр оештырдылар.
-
Курслар дәвам итә 29.03.2013

26-28 нче март көннәрендә гимназия-интернат укытучылары Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында "Современные подходы по работе с одаренными детьми в условиях поликультурного образовательного пространства" курсларында укуны дәвам иттеләр. Курсларны п.ф.д., профессор Мочалова Н.М., п.ф.д., профессор Фахрутдинова Р.А., п.ф.д., профессор Аухадеева Л.А., п.ф.к., доцент Егерева С.Ф., п.ф.к., доцент Валиахметова Н.Р. алып бардылар.
















