Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Онлайн-дәрес узды 19.02.2013

Бүген гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленән "Предлоги времени" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
"Бөек сугыш" 18.02.2013

Хәрби-патриотик айлык кысаларында гимназиянең 7-9 нчы класс укучылары өчен интернатта кичке якта "Бөек сугыш" ("Великая война") документаль фильмнар сериасын карау оештырылды.
-
"Panasonic" курслары 18.02.2013

Гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Ләйсән Рәшит кызы Әюпова шушы көннәрдә Казан шәһәрендә узган "Panasonic" интерактив такталарында эшләү буенча курсларда булып кайтты.
-
Курсларда 18.02.2013

Гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белемнәре укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина һәм инглиз теле укытучысы Рамил Марат улы Гарипов Яр Чаллы шәһәрендә узган сәләтле балаларга белем бирүдә метапредмет технологияләре куллану буенча курсларда булып кайттылар. Курслар Мәскәү шәһәренең Гомуми белемнең инновацион стратегияләре үсеше фәнни-тикшеренү институты һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты тарафыннан оештырылган иде.
-
Класстан тыш чаралар 16.02.2013

Кичә гимназиядә Әфганчылар көненә һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичәләр үтте. Кичәләр укучыларның шигырләре, концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Кышкы спартакиада узды 16.02.2013

Актанышта кичә мәктәп укучылары арасында кышкы спартакиада ярышлары узды. Бәйгеләрдә бар мәгариф учакларыннан 31 командада яшь спортчылар көч сынашты. Укучылар шахмат, өстәл теннисы, аркан тартышу, гер күтәрүдә, шорт-трек спорт төрләре буенча ярыштылар, чаңгыда узыштылар.
Гимназия укучылары гомуми беренчелектә 3 нче урынга лаек булдылар. Аерым төрләрдә нәтиҗәләр мондый:
Шахмат ярышында - 3 нче урын, шорт-тректа Даянов Рамиль һәм Мөхәметдинова Сөмбел - 2 нче урыннар, гер спортында Салихов Илназ - 2 нче. Котлыйбыз! -
Гимназия коллективы ГТО нормалары тапшырды 16.02.2013

Кичә гимназия коллективы "Бүләк" чаңгы трассасында ГТО нормалары тапшырды. Чарада гимназиянең барлык хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Тамчы шоу 15.02.2013

Бүген, 15 нче февраль көнне, гимназиядә гуманитар фәннәр айлыгы кысаларында татар язучылары иҗатына багышланган "Тамчы-шоу" үтте. Ярышта 8б класс укучыларының "Ялкын" командасы 8а ның "Дуслык" командасын җиңде.
-
Экскурсия 15.02.2013

Кичә гимназиянең 8-9 нчы класс укучылары өчен Минзәлә шәһәренә экскурсия оештырылды. Укучылар М.Җәлил, туган якны өйрәнү музейларында булдылар, шулай ук Минзәлә драма театрында Т.Җүҗәноглу әсәре буенча "Ташкын" спектаклен карадылар.
-
Библиографик дәрес 15.02.2013

Бүген 11 нче класс укучыларына Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулу уңаеннан библиографик дәрес үткәрелде. Укучылар Гаяз Исхакыйның әсәрләрен искә төшерделәр һәм язучының иҗатына багышланган презентация карадылар.















