Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Очрашу 05.02.2013

Бүген гимназияда Мөхәммәт Мирза җитәкчелегендәге бер төркем язучылар белән очрашу узды. Очрашуда укытучылар һәм 7-9 нчы класс укучылары катнашты.
-
Онлайн-дәрес 05.02.2013

Бүген гимназиянең 7 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Татар театры оешу. "Сәяр" труппасы эшчәнлеге" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Чаңгы юлына рәхим ит! 05.02.2013

“Россия чаңгы юлы” исеме астында ел саен уздырылучы Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары Актанышта 10 февраль көнне, “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк. Теркәлү иртәнге сәгать 9.00га тәгаенләнгән, ярышлар сәгать 10.00да башлана.
-
Гимназияда гуманитар фәннәр атналыгы бара 05.02.2013

Гимназияда узучы гуманитар фәннәр атналыгы кысаларында инглиз, рус һәм татар телләре көннәре узды. Бу көннәрдә укытучылар һәм укучылар тиешле бер телдә генә аралашалар. "Тел көннәре" уздыру традицияга әверелер дип уйлыйбыз.
-
Уңышларыбыз 05.02.2013

Татар теле буенча республикакүләм олимпиада нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучылары Исламова Ләйлә һәм Шәвәлиева Гүзәл (фотода, укытучылары Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова) призерлар булдылар. Афәрин, кызлар!
-
Яшь мәргән 04.02.2013

Район мәктәпләрендә февраль ае хәрби-патриотик ай дип игълан ителде. Шул нисбәттән, район мәгариф бүлеге һәм РОСТО ДОСААФ җәмгыяте тарафыннан 2 февраль көнне Сталинград янындагы бөек җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, “Яшь мәргән” ярышы оештырылды. Пневматик мылтыктан ату ярышында 28 мәктәптән барысы 63 укучы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча гимназиянең 11 нче класс укучысы Абдуллина Айсылу (фотода) 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! -
Конкурслар нәтиҗәләре 04.02.2013

"Я - гражданин России" Бөтенроссия социаль проектлар бәйгесенең район турында җиңеп, "Клубничный рай" (җитәкчесе Рүзилә Илдар кызы Гарипова) һәм "Мирасыбыз" (җитәкчесе Рамил Марат улы Гарипов) проектлары республика турына җибәрелде.
-
Февраль аенда истәлекле даталар 01.02.2013

9 - Татарстанның халык шагыйре, драматург һәм прозаик, Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына (1938-2011) 75 ел.
12 - шагыйрь, прозаик һәм журналист Шаһинур Әхмәтсафага 65 яшь.
15 -галим, язучы Хуҗи Мәхмүтовка (Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов) 80яшь.
15 - шагыйрь Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның (1938-2009) тууына 75 ел.
22 -татар әдәбияты классигы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның (1878-1951) (Мөхәммәтовгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхаков) тууына 135 ел. -
Онлайн-дәрес 01.02.2013

Кичә гимназиянең 9 нчы класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Сопоставительный анализ литературного наследия татарских и русских поэтов" исемле онлайн-дәрестә катнаштылар.
-
Эфирда ТНВ-Планета... 31.01.2013

Бүген гимназиядә ТНВ-Планета журналистлары булып киттеләр. Алар "Татарлар" тапшыруы өчен дәресләрдән, өстәмә белем бирү түгәрәкләрдән, интернатта узучы чаралардан сюжетлар төшерделәр, интервьюлар алдылар.















