Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Күргәзмәдә катнаштылар 15.03.2013

Гимназия-интернат укучылары Фарсиева Энҗе, Минниярова Элина укытучылары Гарипова Рузилә һәм Әминова Илүзә белән Казан шәһәрендә узучы Халыкара "Казанская чаша" БДБ илләре халык һөнәрләре һәм кесәпләре күргәзмәсендә катнашып кайттылар.
-
Курслар башланды 15.03.2013

Гимназия-интернат укытучылары 14 нче марттан башлап Казан федераль университеты галимнәре тарафыннан оештырылган "Современные подходы по работе с одаренными детьми в условиях поликультурного образовательного пространства" курсларында укый башлады. Курслар 2 ай дәвамында дистанцион һәм университет базасында оештырылачак.
-
Уку торышы тикшерелә 14.03.2013

Бу атнада гимназиядә 8-9 нчы сыйныфларда уку торышы тикшерелә. Дирекция тарафыннан дәресләр каралачак, контроль эшләр дә алыначак.
-
Онлайн-дәрес 14.03.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Подготовка к написанию сочинения-рассуждения на лингвистическую тему (с учетом изменений в части С ГИА в 2013 году)" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Онлайн-дәрес узды 13.03.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
II нче турга чакыру алдылар 13.03.2013

Гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучылары Саррахов Данияр, Хөҗҗәтов Илшат һәм Белоусова Юлия (укытучылары Хаҗиева Р.Ә.) 16 нчы март көнне Яр Чаллы шәһәрендә узачак математика буенча XV Республика олимпиадасының II нче турына чакыру алдылар. Аларга уңышлар телик.
-
Онлайн-дәрес узды 13.03.2013

Бүген гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Отличие односоставных неопределенно-личных предложений от двусоставных неполных" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Волейбол яңалыклары 12.03.2013

Башкортстан Республикасы Илеш районында узган 1996-97 нче елгы кызлар арасындагы волейбол ярышында Актаныш районы җыелма командасы 1 нче урынны яулады. Җыелма команда составында гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Галимова Айсылу да бар. Котлыйбыз сине!
-
Хоккей яңалыклары 12.03.2013

9-10 март көннәрендә Кама Аланында Бөтенрәсәй “Алтын алка“ хоккей бәйгесенең финал ярышлары узды. Биредә Актаныштан “Лачын“ боз-спорт сараеның хоккей остазы Анатолий Долгов җитәкчелегендә көч сынаган район кызлар командасы лаеклы I урынны яулады һәм нәфис затларыбыз янә үзләрен иң көчле хоккей командасы буларак таныттылар. Команда составында гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары Фаррахова Инзилә һәм Минһаҗева Резеда, 8 нче сыйныф укучысы Мөхәметдинова Сөмбел дә бар. Котлыйбыз!
-
Онлайн-дәрес узды 12.03.2013

Бүген гимназиянең 7 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Анализ лирического произведения" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
















