Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Эшлекле очрашу 30.01.2013

Бүген гимназияда Арча муниципаль районы Башкарма Комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм мәгълүмати-методик үзәк директоры тәҗрибә өйрәнү максатыннан гимназияда булып киттеләр.
-
Онлайн-дәрес 30.01.2013

Бүген гимназиянең 7 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теле һәм әдәбиятыннан "Обзор современной детской художественной литературы", ә 8 нче класс укучылары "Правила речевого этикета" исемле видеодәресләрдә катнаштылар.
-
XXI гасыр кулибиннары 29.01.2013

28 январь көнне Балалар иҗат үзәгендә яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” VI Республика олимпиадасының район туры уздырылды. Бәйгедә 22 мәктәптән 23 укучы уйлап табу өлкәсендә үзләренең көчләрен сынадылар. Эшләгән әйберләрне яклау барышында жюри әгъзалары укучыларның белем дәрәҗәсенә, күрсәтмәлеккә, маркетингка игътибар итте. Урыннар ике яшь төркеме арасында чыгарылды.
7 класс укучылары арасында гимназия укучысы Хафаев Мөхәммәтдин (автоном электр станциясе тәкъдим итте) 3 нче урынга лаек булды. Шулай ук Мөхәммәтдин апрель аенда узучы Республика бәйгесендә катнашу хокукына да ия булды. Афәрин! -
Онлайн-дәрес узды 29.01.2013

Бүген гимназиянең 7 нчы класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Порядок слов в различных типах предложений" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Cпорт яңалыклары 28.01.2013

Казан шәһәрендә атаклы тренер В.В.Центовский призына узган өстәл теннисы буенча турнирда 3 нче класс укучысы Солтанов Марат I нче урынны алып кайтты. Афәрин, Марат!
-
Гуманитар фәннәр атналыгы башланды 28.01.2013

Бүгеннән гимназиядә гуманитар фәннәр атналыгы башланды. План нигезендә атналыкта бик күп төрле чаралар узачак.
-
Экологик марафон 28.01.2013

25 гыйнвар көнне гимназияда “Экологик марафон”чарасы уздырылды. Табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен билгеләү, экологик тәрбия бирү максатыннан оештырылган чарада балалар 3 командага бүленеп жюрига үзләренең табигатьне саклауга багышланган музыкаль номерларын, скетчларын, плакатларын күрсәттеләр, шулай ук уеннарда, табышмак чишүләрдә үткенлекләрен сынадылар.
-
Онлайн-дәрес 26.01.2013

Кичә гимназиянең 9 нчы класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Творчество В.Шекспира" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Онлайн-дәрес узды 25.01.2013

Кичә гимназиянең 9 нчы класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Бүгенге әдәбияттагы төп темалар" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Табышмаклар кичәсе 25.01.2013

Күптән түгел гимназияда “Табышмаклар кичә"се уздырылды. Бу кичәдә безгә тәрбияче апалар төрле табышмаклар әйтеп, милли уеннар уйнаттылар. Күбрәк табышмаклар җавабын белгән кешегә бүләкләр бирелде. Бу бәйрәм безгә татар фольклорын тирәнрәк өйрәнергә, үзебезнең гореф-гадәтләрне ныгытырга ярдәм итте.
Бу кичә безгә бик охшады. Киләчәктә дә шушындый мавыктыргыч, кызыклы кичәләр күбрәк булсын иде.
Исламова Илүзә, 9а классы.















