Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Спорт яңалыклары 20.04.2016

Бүген, 20 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы булып узды.
Гуманитар гимназия-интернат командасы урта мәктәпләр арасында кече группада 2 урынны яулады. Котлыйбыз! -
19-22 нче апрель көннәрендә IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы үтәчәк 19.04.2016

19-22 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы үтәчәк. Актаныш данын яклыячак гуманитар гимназия-интернат укучылары Газизова Сөмбелгә, Вильданова Адиләгә һәм Елжасова Розалиягә уңышлар теләп калабыз.
-
Тукай замандашлары 19.04.2016

Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Шәймухаметова Айзилә (җитәкчесе Аграпова М.Р.) 22 нче апрельдә Казан шәһәрендә үтәчәк Г. Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының гала-концертында катнашачак. Аңа уңышлар телибез.
-
Санитар-экологик икеайлык дәвам итә 18.04.2016

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 16 нчы апрель көнне гимназия-интернатның 8 нче класс укучылары гимназия-интернат территориясе янәшәсендәге урамнарны чүп-чардан чистарттылар.
-
Юрий Гагарин белән 108 минут! 13.04.2016

Кичә гимназия-интернатта беренче космонавт Юрий Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулуга багышланган "Юрий Гагарин белән 108 минут!" акциясе кысаларында дәресләр үтте.
-
Биология буенча ТДИ үтте 13.04.2016

Кичә гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Актаныш районы мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә биология фәне буенча төп дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.
-
Кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте 12.04.2016

Шимбә көнне кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Ярыш нәтиҗәсе буенча гимназия-интернатның кызлар командасы 2 нче урынны яулады (тренер Харрасова А.Р.). Котлыйбыз!
-
Егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте 12.04.2016

Шимбә көнне егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Ярыш нәтиҗәсе буенча гимназия-интернатның егетләр командасы 3 нче урынны яулады (тренер Харрасова А.Р.). Котлыйбыз!
-
Татыев Богдан - республикакүләм турнир дипломанты 12.04.2016

Түбән Кама шәһәрендә узган республикакүләм турнирның "Робототехника - биатлон" номинациясендә III дәрәҗә дипломанты, гуманитар гимназия-интернатның 7А класс укучысы Татыев Богданны һәм аның җитәкчесе, физика укытучысы Исламов Марата Мирзагидан улын чын күңелдән котлыйбыз.
-
Гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты 09.04.2016

Актаныш районына эшлекле визиты барышында КФУның Л.Н. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит телләр филологиясе бүлеге җитәкчесе, педагогия фәннәре докторы, профессор Мөхәмәтшина Резеда Фаил кызы гимназия-интернатның эшчәнлеге белән танышты.
















