Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Оста куллар 19.05.2016

Гимназия-интернатта уку елы дәвамында технология дәресләрендә эшләнгән кул эшләренә "Оста куллар" бәйгесе игълан ителде. Нәтиҗәләр киләсе атнага билгеле булачак. Бәйгене оештыручы - Гарипова Р.И.
-
Гимназия-интернатта шәҗәрәләр ясау бәйгесе үтте 18.05.2016

15 нче май - Халыкара гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Гимназия-интернатта бәйрәм уңаеннан шәҗәрәләр ясау бәйгесе игълан ителгән иде. Укучылар тарафыннан бик күп эшләр тапшырылды. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын - Фәрдиева Алисә (6А сыйныфы),
2 урын - Маннапова Альбина (6Б сыйныфы),
2 урын - Хаҗиева Таңсылу (5Б сыйныфы),
3 урын - Галләмова Эльвина (7Б сыйныфы),
3 урын - Исхаков Сәйдәш (5Б сыйныфы).
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Иң зәвыклы нәсел агачы” - Вәлиев Данияр (5А сыйныфы) һәм Миргаязова Резеда (9А сыйныфы),
“Иң оригиналь шәҗәрә” – Хәйбиев Әмир (6Б сыйныфы),
“Иң тирәнтен өйрәнелгән шәҗәрә” – Дәүләтов Фаил (6А сыйныфы),
“Иң актив сыйныф” – 5А һәм 5Б сыйныфлары,
“Иң бердәм сыйныф” – 6Б һәм 7Б сыйныфлары.
-
Гимназия-интернатта гарәп каллиграфиясе бәйгесе үтте 17.05.2016

Үткән атнада гимназия-интернатта гарәп каллиграфиясе бәйгесе үтте. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:
"Иң зәвыклы эш" номинациясендә Миниярова Элина (11А сыйныфы), "Иң актив укучы" номинациясендә Гыймазова Рушания (5Б сыйныфы), "Иң оригиналь эш" номинациясендә Фазаелова Сөмбел (5Б сыйныфы) җиңүче дип табылдылар. -
Математикадан БДИ 17.05.2016

Кичә гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары Актанышның 1 нче мәктәп базасында узган математика фәненнән база имтиханы тапшырып карауда катнаштылар.
-
15 нче май - Халыкара гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне 15.05.2016

15 нче май - Халыкара гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Гимназия-интернатта бәйрәм уңаеннан шәҗәрәләр ясау бәйгесе игълан ителде. Укучылар тарафыннан бик күп эшләр тапшырылды. Нәтиҗәләр алдагы көннәрдә билгеле булачак.
-
Гамил Афзал укулары исемендәге V республика педагогик укулары 13.05.2016

Бүген гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укулары үтә. Конференция эшчәнлегендә Татарстан Республикасыннан барлыгы 168 педагог катнаша.
-
БДИ га әзерлек дәвам итә 12.05.2016

Математика фәненнән профиль бердәм дәүләт имтиханына әзерлек кысаларында 11 нче май көнне гимназия-интернатта 11 нче сыйныф укучылары өчен математика буенча республика аттестацион комиссия җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фәхретдин улы Ахвердиев дәресләр үткәрде.
-
"Үлемсез полк" 10.05.2016

Гимназия-интернат укучылары һәм хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг вакытында узган "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.
-
Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укуларын үткәрү турында 06.05.2016

13 нче май көнне гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укулары үтәчәк. Сайлап алу турын үтүчеләрне гимназия-интернатка чакырып калабыз. Регистрация 8.00 сәгатьтә башлана. Чакырылучылар исемлеге белән түбәндә танышырга мөмкин.
-
Үзешчән сәнгать коллективларының смотр концерты үтте 03.05.2016

















