Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Гимназия-интернатта - сабантуй! 01.06.2016

28 май көнне 5 класс ата-аналары балаларына күңелле бәйрәм – Сабантуй үткәрделәр. Милли бәйрәмдә уйнала торган бар төр ярышларда да укучылар бик теләп катнаштылар. Ахырда җиңүчеләр бүләкләнделәр.
-
Бүген "Бүләк"тә 1 нче смена башланды 01.06.2016

Бүген "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагерендә 1 нче смена эшен башлады. Ул 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ял итүче балалар арасында гимназия-интернат укучыларыннан тыш, Башкортостан һәм Удмурт республикаларыннан, Курган, Чиләбе өлкәләреннән дә укучылар бар.
-
Беренче имтихан 26.05.2016

Бүген гимназия-интернатның 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеме, информатика һәм рус әдәбиятыннан беренче төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар.
-
Гимназия-интернатның чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады 25.05.2016

Бүген гимназия-интернатның 18 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фаттахов, гимназия-интернат директоры Артур Галиәхмәтов, сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Әюпова, Ирина Нурыева, укытучылар һәм ата-аналар котладылар. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар Мактау Грамоталары, дипломнар белән бүләкләнделәр. "Ел укучылары" булып Закирҗанова Фирүзә һәм Вафина Эльмира аталдылар.
-
"Татмедиа" агентлыгы вәкилләре белән очрашу 24.05.2016

Бүген гимназия-интернатта "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева җитәкчелегендә бер төркем язучылар, журналистлар белән очрашу үтте. Кунаклар арасында Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Йолдыз Миңнуллина һ.б. бар иде.
-
10 сыйныф егетләренең хәрби җыеннары 24.05.2016

23 - 27 нче май көннәрендә 10 сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашачак. Гимназия-интернаттан җыеннарда 8 егет катнаша. Җитәкчеләре итеп ТИН укытучысы Сибгатуллин Р.Т. билгеләнде.
-
Мәктәп - балалар бакчасы белән берлектә эшчәнлек 20.05.2016

«Гимназия-интернат укучылары “Тылсым” мәктәп - балалар бакчасы белән берлектә, “Мәрхәмәтле яз - 2016” акциясе кысаларында бакча балалары һәм укучылары белән кичәләр уздырдылар. “Мәрхәмәтле яз - 2016” исеме астында иншалар бәйгесе үткәрелде.»
-
Оста куллар 19.05.2016

Гимназия-интернатта уку елы дәвамында технология дәресләрендә эшләнгән кул эшләренә "Оста куллар" бәйгесе игълан ителде. Нәтиҗәләр киләсе атнага билгеле булачак. Бәйгене оештыручы - Гарипова Р.И.
-
Гимназия-интернатта шәҗәрәләр ясау бәйгесе үтте 18.05.2016

15 нче май - Халыкара гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Гимназия-интернатта бәйрәм уңаеннан шәҗәрәләр ясау бәйгесе игълан ителгән иде. Укучылар тарафыннан бик күп эшләр тапшырылды. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын - Фәрдиева Алисә (6А сыйныфы),
2 урын - Маннапова Альбина (6Б сыйныфы),
2 урын - Хаҗиева Таңсылу (5Б сыйныфы),
3 урын - Галләмова Эльвина (7Б сыйныфы),
3 урын - Исхаков Сәйдәш (5Б сыйныфы).
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Иң зәвыклы нәсел агачы” - Вәлиев Данияр (5А сыйныфы) һәм Миргаязова Резеда (9А сыйныфы),
“Иң оригиналь шәҗәрә” – Хәйбиев Әмир (6Б сыйныфы),
“Иң тирәнтен өйрәнелгән шәҗәрә” – Дәүләтов Фаил (6А сыйныфы),
“Иң актив сыйныф” – 5А һәм 5Б сыйныфлары,
“Иң бердәм сыйныф” – 6Б һәм 7Б сыйныфлары.
-
Гимназия-интернатта гарәп каллиграфиясе бәйгесе үтте 17.05.2016

Үткән атнада гимназия-интернатта гарәп каллиграфиясе бәйгесе үтте. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:
"Иң зәвыклы эш" номинациясендә Миниярова Элина (11А сыйныфы), "Иң актив укучы" номинациясендә Гыймазова Рушания (5Б сыйныфы), "Иң оригиналь эш" номинациясендә Фазаелова Сөмбел (5Б сыйныфы) җиңүче дип табылдылар.
















