Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Рәхмәтебезне җиткерәбез 08.06.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов #подпиширодителей и #подпишиблизких республикакүләм акция кысаларында гимназия-интернат укучыларына "Ялкын", Салават күпере", "Сабантуй" газета-журналларына язылу бүләк итте. Гимназия-интернат коллективы Энгель Нәвап улына чиксез рәхмәтен җиткерә.
-
Уңышларыбыз 07.06.2016

3-6 июньдә Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада узды. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче быел 8нче һәм 10нчы сыйныфларны тәмәмлаган укучылар катнашты. Рус теле буенча халыкара олимпиада 2 турда үткәрелде. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Бәйгенең бу өлешендә 3,5 меңләп укучы катнашты. Шулардан 200ләбе сынауны Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешендә дәвам итте.
Гимназия-интернат укучылары олимпиадада уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Шагзамова Алисә (8 класс), Вафина Альмира (10 класс), Вильданова Адилә (10 класс) призер исемен яуладылар. Кызларны һәм аларның укытучылары Энҗе Фирдәвес кызы Шагзамованы чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. -
"Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагеренең 1 нче сменасын ачу тантанасы үтте 06.06.2016

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашында "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагеренең 1 нче сменасын ачу тантанасы үтте.
-
Гимназия-интернатта - сабантуй! 01.06.2016

28 май көнне 5 класс ата-аналары балаларына күңелле бәйрәм – Сабантуй үткәрделәр. Милли бәйрәмдә уйнала торган бар төр ярышларда да укучылар бик теләп катнаштылар. Ахырда җиңүчеләр бүләкләнделәр.
-
Бүген "Бүләк"тә 1 нче смена башланды 01.06.2016

Бүген "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагерендә 1 нче смена эшен башлады. Ул 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ял итүче балалар арасында гимназия-интернат укучыларыннан тыш, Башкортостан һәм Удмурт республикаларыннан, Курган, Чиләбе өлкәләреннән дә укучылар бар.
-
Беренче имтихан 26.05.2016

Бүген гимназия-интернатның 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеме, информатика һәм рус әдәбиятыннан беренче төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар.
-
Гимназия-интернатның чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады 25.05.2016

Бүген гимназия-интернатның 18 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фаттахов, гимназия-интернат директоры Артур Галиәхмәтов, сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Әюпова, Ирина Нурыева, укытучылар һәм ата-аналар котладылар. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар Мактау Грамоталары, дипломнар белән бүләкләнделәр. "Ел укучылары" булып Закирҗанова Фирүзә һәм Вафина Эльмира аталдылар.
-
"Татмедиа" агентлыгы вәкилләре белән очрашу 24.05.2016

Бүген гимназия-интернатта "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева җитәкчелегендә бер төркем язучылар, журналистлар белән очрашу үтте. Кунаклар арасында Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Йолдыз Миңнуллина һ.б. бар иде.
-
10 сыйныф егетләренең хәрби җыеннары 24.05.2016

23 - 27 нче май көннәрендә 10 сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашачак. Гимназия-интернаттан җыеннарда 8 егет катнаша. Җитәкчеләре итеп ТИН укытучысы Сибгатуллин Р.Т. билгеләнде.
-
Мәктәп - балалар бакчасы белән берлектә эшчәнлек 20.05.2016

«Гимназия-интернат укучылары “Тылсым” мәктәп - балалар бакчасы белән берлектә, “Мәрхәмәтле яз - 2016” акциясе кысаларында бакча балалары һәм укучылары белән кичәләр уздырдылар. “Мәрхәмәтле яз - 2016” исеме астында иншалар бәйгесе үткәрелде.»
















