Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Сәләтле балалар белән эш: проблемалар һәм перспективалар 21.04.2016

Кичә гимназия-интернатта "Сәләтле балалар белән эш: проблемалар һәм перспективалар" исеме астында регионара семинар үтте. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Актаныш районы мәктәпләреннән уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм Башкортостан Республикасы Илеш районы мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
-
Уңышларыбыз 20.04.2016

“Әгәр дә...” V Бөтенроссия сәхнә осталыгы фестиваль-конкурста 5нче класс укучысы Камилә Баһаутдинова “Драматургия” номициясендә катнашып, Дипломга ия булды.
-
Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә 20.04.2016

15 апрель көнне 5а, 5б укучылары, аларның әти-әниләре белән берлектә “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” исемендә Гаилә бәйрәме үткәрелде. Командаларга бүленеп оештырылган бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. 5б класс укучылары һәм ата-аналарының “Яшьлек” командасы җиңү яулады. Шулай ук түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде: “Иң көчле гаилә”, “Иң уңган әниле гаилә” исеменә Саматовлар, "Иң бердәм гаилә”, “Өметле спортчы үстерүче гаилә”,“Иң төз атучы әтиле гаилә” Гариповлар,“Иң сөйкемле гаилә” Шәйхразыевлар, “Иң җитез гаилә” Гыймазовлар гаиләләре табылды. Бәйрәм табын артында чәй эчү белән төгәлләнде. Бәйрәмне класс җитәкчесе Л.Ф.Әһлетдинова оештырды.
-
Спорт яңалыклары 20.04.2016

Бүген, 20 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы булып узды.
Гуманитар гимназия-интернат командасы урта мәктәпләр арасында кече группада 2 урынны яулады. Котлыйбыз! -
19-22 нче апрель көннәрендә IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы үтәчәк 19.04.2016

19-22 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы үтәчәк. Актаныш данын яклыячак гуманитар гимназия-интернат укучылары Газизова Сөмбелгә, Вильданова Адиләгә һәм Елжасова Розалиягә уңышлар теләп калабыз.
-
Тукай замандашлары 19.04.2016

Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Шәймухаметова Айзилә (җитәкчесе Аграпова М.Р.) 22 нче апрельдә Казан шәһәрендә үтәчәк Г. Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының гала-концертында катнашачак. Аңа уңышлар телибез.
-
Санитар-экологик икеайлык дәвам итә 18.04.2016

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 16 нчы апрель көнне гимназия-интернатның 8 нче класс укучылары гимназия-интернат территориясе янәшәсендәге урамнарны чүп-чардан чистарттылар.
-
Юрий Гагарин белән 108 минут! 13.04.2016

Кичә гимназия-интернатта беренче космонавт Юрий Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулуга багышланган "Юрий Гагарин белән 108 минут!" акциясе кысаларында дәресләр үтте.
-
Биология буенча ТДИ үтте 13.04.2016

Кичә гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Актаныш районы мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә биология фәне буенча төп дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.
-
Кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте 12.04.2016

Шимбә көнне кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Ярыш нәтиҗәсе буенча гимназия-интернатның кызлар командасы 2 нче урынны яулады (тренер Харрасова А.Р.). Котлыйбыз!
















