Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Экскурсия 30.04.2016

29 нчы апрель көнне гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш бүлегенә экскурсия ясадылар. Укучылар янгын сүндерүчеләр эшчәнлеге, аларның техникасы белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үттеләр.
-
Игътибар! 28.04.2016

10, 17, 24 апрель көннәрендә гимназия-интернатка 2016-2017 уку елына укучыларны кабул итүнең 3 туры үтте. Нәтиҗәләр белән 3-26-04, 3-26-05 яки 89172452291 телефоннары аша таныша аласыз.
-
Смотр концерты 26.04.2016

Кичә район мәдәният сараенда гимназия-интернат коллективы Актаныш халкына үзенең смотр концертын тәкъдим итте.
-
Вафина Эльмира - хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы призеры 23.04.2016

16 - 22 нче апрель көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы үтте. Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Эльмира олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип табылды. Эльмираны һәм аның укытучысы Артур Кәрим улы Галиәхмәтовны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада тәмамланды 23.04.2016

Кичә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада тәмамланды. Гимназия-интернат укучылары һәрвакыттагыча уңышлы чыгыш ясадылар. Татар мәктәпләре укучылары арасында Газизова Сөмбел (8 сыйныф) һәм Вильданова Адилә (10 сыйныф) 1 нче урынны яуладылар. Кызларны һәм аларның укытучылары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды 22.04.2016

Бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназия укучылары әлеге бәйгедә ел саен актив катнашалар. I дәрәҗә Дипломга 5 нче класс укучысы Нәфисә Вәлиева, 10 нчы класс укучысы Айсинә Сәлаховалар лаек булды. 9 нчы класс укучылары Энҗе Әһлетдинова, Энҗе Фарсыева – лауреатлар, 5 нче класс укучысы Камилә Баһаутдинова бәйгенең дипломаты булдылар. Укытучылары Л.Әминова, Л.Әһлетдинова.
-
Уңышларыбыз 21.04.2016

17 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә үткән Бөтенроссия “В вихре танца” бәйгесендә гимназиянең 9 нчы класс укучысы Энҗе Әһлетдинова I дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Сәләтле балалар белән эш: проблемалар һәм перспективалар 21.04.2016

Кичә гимназия-интернатта "Сәләтле балалар белән эш: проблемалар һәм перспективалар" исеме астында регионара семинар үтте. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Актаныш районы мәктәпләреннән уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм Башкортостан Республикасы Илеш районы мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
-
Уңышларыбыз 20.04.2016

“Әгәр дә...” V Бөтенроссия сәхнә осталыгы фестиваль-конкурста 5нче класс укучысы Камилә Баһаутдинова “Драматургия” номициясендә катнашып, Дипломга ия булды.
-
Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә 20.04.2016

15 апрель көнне 5а, 5б укучылары, аларның әти-әниләре белән берлектә “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” исемендә Гаилә бәйрәме үткәрелде. Командаларга бүленеп оештырылган бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. 5б класс укучылары һәм ата-аналарының “Яшьлек” командасы җиңү яулады. Шулай ук түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде: “Иң көчле гаилә”, “Иң уңган әниле гаилә” исеменә Саматовлар, "Иң бердәм гаилә”, “Өметле спортчы үстерүче гаилә”,“Иң төз атучы әтиле гаилә” Гариповлар,“Иң сөйкемле гаилә” Шәйхразыевлар, “Иң җитез гаилә” Гыймазовлар гаиләләре табылды. Бәйрәм табын артында чәй эчү белән төгәлләнде. Бәйрәмне класс җитәкчесе Л.Ф.Әһлетдинова оештырды.
















