Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Гимназия белән танышу
17.03.2018
Гимназия-интернат базасында ачык ишекләр көне үткәрелде. Актаныш 1 санлы мәктәбенең 4 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре бик кызыксынып, гимназия тормышы, проектлар эшчәнлеге, укучыларның уку һәм интернатта яшәү шартлары белән таныштылар. Алдагы шимбәдә дә (24.03.2018), кызыксынган укучыларны, гимназиядә көтеп калабыз!
-
Ачык ишекләр көне 16.03.2018

17 март көнне, сәгать 10.00дә, гимназиядә ачык ишекләр көне үткәрелә. Кызыксынган укучыларны һәм әти-әниләрен гимназия белән танышырга көтеп калабыз. Программада: уку һәм яшәү биналарына экскурсия, проект эшчәнлекләренә күзәтү, өстәмә дәресләр карау.
-
Гимназия гүзәле -2018 15.03.2018

Укучы кызлар арасында “Гимназия гүзәле – 2018” бәйгесе булып узды. Бәйгедә барлык класс кызлары да үзләрен иң-иңнәре итеп күрсәттеләр. Үз-үзең белән таныштыру, аш-суга осталыкларны күрсәтү, викторина сорауларына җавап бирү, җырлау сәләтен ачыклау кебек бәйге этапларында уңганлыкларын, тапкырлыкларын, гүзәллекләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Гимназия гүзәле булып, 8а классыннан Салахова Ләйсән танылды. Бәйрәм-бәйгене үз югарылыгында, зәвык белән оештырган 10б классы укучыларына, класс җитәкчесе Саматова Гөлнар Дилфас кызына һәм тәрбияче Каримова Луиза Марсель кызына гимназия җитәкчелеге рәхмәт белдерә.
-
Мәдәният министры белән очрашу 15.03.2018

Гимназия укучылары Татарстан Республикасы мәдәният министры Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фаттахов Энгель Нәвап улы белән очраштылар. Айрат Миңнемулла улы үзенең тормыш юлы белән таныштырды, республикада бүгенге көндә мәдәниятнең торышы, яшьләр өчен перспективалар турында сөйләде, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Энгель Нәвап улы, 9-11 класс укучыларына теләгән һөнәрне үзләштерер өчен, төпле белем алуның зарур икәнлегенә аеруча басым ясады.
-
Кызларыбыз - беренче! 13.03.2018

10-11 март көннәрендә Казан шәһәренең “Форвард” спорткомплексында, 2004-2006 елгы кызлар арасында, Татарстан Республикасы Беренчелегенә хоккей ярышы булып узды. Ярышларда Актаныш районының “Лачын” командасы (тренеры – Юрий Ерошенко) уңышлы чыгыш ясап, I урынга лаек булды. Команда составында гимназия-интернатның 5 класс укучысы Шәмсиева Адилә дә бар. Кызларны әлеге җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Тоталь диктант көне 13.03.2018

Бүген гимназия укучылары татар теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында гимназиякүләм тоталь диктант яздылар.
-
Волейбол ярышлары 12.03.2018

Бу атна башында гимназия укучылары арасында волейбол ярышы башланып китте. Чәршәмбе көненә (14.03.2018) укучы балаларның әтиләре арасында да ярышның әлеге төрен үткәрү күздә тотыла. Спорт сөюче әтиләрне көтеп калабыз!
-
"Йолдызлык - 2018" зона туры 11.03.2018

Минзәлә шәһәрендә 10-11 март көннәрендә “Йолдызлык – 2018” республикакүләм бәйгесенең зона этабы үтте. Гимназиянең “ Ак нур” вокал ансамбле “Вокал ансамбль” номинациясендә 1 дәрәҗә диплом, “Вокал – соло” ” номинациясендә 10а сыйныф укучысы Сөмбел Газизова 3 нче дәрәҗә диплом, “Конферанс” номинациясендә 5б сыйныф укучысы Адилә Шәмсиева 2 нче дәрәҗә диплом, 5б сыйныф укучысы Газиз Хөҗҗәтов, 6б сыйныф укучылары Рания Юнысова, Данис Аграпов, 8б сыйныф укучысы Искәндәр Гыймалтдинов,10б сыйныф укучылары Алинә Әгъләмова, Алинә Хәбибүллина, 11а сыйныф укучысы Айзилә Шәймөхәммәтова, 11б сыйныф укучылары Данияр Саррахов, Элвина Самигуловалар диплом белән бүләкләнделәр.
-
Итоги предметных олимпиад 09.03.2018
Завершился Региональный этап Всероссийских и Республиканский этап Республиканских олимпиад. Для гимназии-интерната этот год был вполне успешным, так на Региональном этапе у нас 6 призовых мест, среди которых есть 1 победитель - это ученица 11 класса Вафина Эльмира, которой не было равных на региональном этапе олимпиады по праву. На Республиканском этапе у гимназии 25 призовых мест, также имеется еще 6 призовых мест на Республиканской олимпиаде "Путь к олимпу". В итоге, у гимназии 37 призовых места на олимпиадах! Поздравляем наших лауреатов и наставников-тренеров! -
Урок с участием руководителя Исполкома 09.03.2018

Сегодня на базе гимназии-интерната прошел урок-игра с участием руководителя Исполнительного комитета Актанышского муниципального района Фаттахова Энгеля Наваповича. Учитель истории Гилметдинов М.И. провел урок на тему: "Внешняя политика Ивана Грозного", на котором ученики 11а класса и Фаттахов Э.Н. разыграли ролевую ситуацию формирования внешней политики государства: общественное мнение, налаживание дружественных отношений с сателлитами и управленческие навыки. Энгель Навапович отметил успешность данного формата уроков, похвалил учителя и администрацию гимназии-интерната за инициативу, и высказал надежду о продолжении встреч в таком формате.
















