Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Инглиз телендә театр 10.04.2018

5-8 класс укучылары, районкүләм үткәрелгән инглиз телендәге театр конкурсында, Л.Н. Толстойның “Как мужик гусей делил” дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштерделәр.
-
Йолдызлык - 2018 10.04.2018

Гимназиянең “Ак нур” вокал ансамбле (җитәкчеләре Фәйзуллина Әлфинә Фердинас кызы) һәм конферанс кызыбыз Шәмсиева Адилә (5 класс) “Йолдызлык” фестиваленең Республика этабында чыгыш ясадылар.
-
Фәнни-эзләнү укулары җиңүчесе! 06.04.2018

Яшүсмерләрнең XVI К.Насыйри исемендәге регионара фәнни-эзләнү укуларында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның IX сыйныф укучысы Шәрипҗанова Язилә II дәрәҗә дипломга ия булды, укытучысы Л.Ф.Әһлетдинова. Котлыйбыз!
-
"Без бергә!" фестиваленең зона этабы 05.04.2018

Бүген гимназиянең биюче егет һәм кызлары, “Без бергә” Республика халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең зона этабында, Мөслим сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. Уңышлар аларга!
-
Бөтенрәсәй фәнни конференциясе җиңүчесе! 03.04.2018

31марттан 2 апрельгә кадәр, мәркәзебез Казанда Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырылды. Бу мәртәбәле конференциядә гимназиянең 11 сыйныф укучысы Энҗе Әһлетдинова, әдәбият секциясендә чыгыш ясап, I урынга лаек булды. Энҗене һәм укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызын әлеге җиңү белән чын куңелдән котлыйбыз!
-
"Шәп әйдаман"! 02.04.2018

«Шәп әйдәман» бәйгесенең республика этабында уңышлы чыгыш ясап, 10нчыА сыйныфы укучысы Газизова Сөмбел Ленар кызы, 50 конкурсант арасыннан, 1нче урынга лаек булды.“Минем инициативам” проектлар бәйгесенең республика этабында проект эшен яклап, 7Б сыйныфы укучысы Фазаелова Сөмбел Хәлил кызы дипломант булды. Әфәрин, кызлар!
-
Ачык ишекләр көне 24.03.2018

Шимбә көнне гимназиядә 4 сыйныф укучылары өчен ачык ишеләр көне үтте
-
Гимназия белән танышу
17.03.2018
Гимназия-интернат базасында ачык ишекләр көне үткәрелде. Актаныш 1 санлы мәктәбенең 4 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре бик кызыксынып, гимназия тормышы, проектлар эшчәнлеге, укучыларның уку һәм интернатта яшәү шартлары белән таныштылар. Алдагы шимбәдә дә (24.03.2018), кызыксынган укучыларны, гимназиядә көтеп калабыз!
-
Ачык ишекләр көне 16.03.2018

17 март көнне, сәгать 10.00дә, гимназиядә ачык ишекләр көне үткәрелә. Кызыксынган укучыларны һәм әти-әниләрен гимназия белән танышырга көтеп калабыз. Программада: уку һәм яшәү биналарына экскурсия, проект эшчәнлекләренә күзәтү, өстәмә дәресләр карау.
-
Гимназия гүзәле -2018 15.03.2018

Укучы кызлар арасында “Гимназия гүзәле – 2018” бәйгесе булып узды. Бәйгедә барлык класс кызлары да үзләрен иң-иңнәре итеп күрсәттеләр. Үз-үзең белән таныштыру, аш-суга осталыкларны күрсәтү, викторина сорауларына җавап бирү, җырлау сәләтен ачыклау кебек бәйге этапларында уңганлыкларын, тапкырлыкларын, гүзәллекләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Гимназия гүзәле булып, 8а классыннан Салахова Ләйсән танылды. Бәйрәм-бәйгене үз югарылыгында, зәвык белән оештырган 10б классы укучыларына, класс җитәкчесе Саматова Гөлнар Дилфас кызына һәм тәрбияче Каримова Луиза Марсель кызына гимназия җитәкчелеге рәхмәт белдерә.
















