Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Теннис ярышы 13.11.2017

Көзге каникуллардан килү белән, икенче чирекнең беренче атнасында, гимназия укучылары арасында өстәл теннисы буенча ярышка йомгак ясалды.
-
Фән олимпиадалары 10.11.2017

Икенче чирекнең беренче атнасыннан фән олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. Ул җомга көнне гарәп теле фәне белән башланып китте. Әлеге олимпиадага гимназиядән 4 укучы катнашты. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!
-
Кулланучылар хокукларын яклау олимпиадасы 02.11.2017

Әлмәт шәһәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау буенча” Республикакүләм олимпиаданың финал өлеше булып узды. Гимназиянең 10 нчы классс укучысы Нуртдинов Данир әлеге бәйгедә “Кулланучылар хокукларын өйрәнергә омтылучы” номинациясендә җиңү яулады (җитәкчесе Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы). Котлыйбыз!
-
Янгын куркынычсызлыгы өйрәнүләре 01.11.2017

Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районы бүлекчәсе катнашында, гимназия-интернатта янгын куркынычсызлыгы өйрәнүләре үткәрелде. Интернат өлешендә яшәүче балалар, тәрбиячеләре җитәкчелегендә эвакуацияләнде, район янгын сүндерү оешмасы килеп, шартлы рәвештә булдырылган янгынны сүндерде. Соңыннан, актлар залында, гадәттән тыш хәлләр җитәкчелеге тарафыннан, янгын вакытында үз-үзеңне һәм балаларны саклау буенча лекция укылды.
-
Шахмат ярышы 30.10.2017

Көзге каникулның беренче көннәрендә, гимназиянең 4 укучыдан торган командасы (Мухаметдинова Лиана – 7 класс, Салахова Ләйсән, Хөрмәтуллин Таһир, Саматов Илзир - 8 класс, тренерлары Имамов Илдар Сардарович) Татарстан Республикасы укучыларының II спартакиадасы кысаларында уздырылучы шахмат ярышларының республика этабында катнашу теләге белән Лениногорск шәһәренә юл тоттылар. Аларга уңышлар телибез!
-
Әти-әниләр көне 28.10.2017

Бүген гимназиядә әти-әниләр көне узды. Ата-аналар башта балаларының дәресләренә керделәр. Соңыннан һәр классның җыелышы үткәрелде, укучыларның өлгереше, чирек нәтиҗәләре белән таныштылар, эшлекле уеннарда катнаштылар. Аерым класслар спектакльләр күрсәттеләр.
-
"Агыйдел дулкыннары" иҗатчылары гимназиядә кунакта 27.10.2017

Китапханә айлыгы кысаларында, китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы тарафыннан районыбызның "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе язучылары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга Лилия Гыйлем, Альбина Авзалова, Әлфия Гыймазова килгән иде. Язучыларыбыз актив укучыларга һәм китапханәбезгә үзләренең китапларын бүләк иттеләр.
-
Математика атналыгы 27.10.2017

Бу атнада гимназиядә математика атналыгы үтте.
-
Интернет куркынычсызлыгы дәресләре 27.10.2017

Интернет челтәрендә куркынычсызлык айлыгы, математика һәм информатика атналыгы кысаларында гимназия-интернатта чаралар үткәрелде. 27 нче октябрь көнне 9 нчы сыйныфларда "Интернет челтәрендә куркынычсызлык. Бу мәсьәләгә минем караш" исеме астында Бердәм дәресләр үтте.
-
XIX Халыкара яшүсмерләр фәнни конференциясе 23.10.2017

Санкт-Петербург шәһәрендә “Санкт-Петербург. Царское село. Пушкин и мировая культура” XIX Халыкара яшүсмерләрнең фәнни конференциясендә "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты"ның XI классы укучысы Әһлетдинова Энҗе катнашып, III дәрәҗә дипломга ия булды. Шулай ук Энҗе, Рус теле һәм әдәбияты бәйрәм-фестивалендә иҗади номер белән чыгыш ясады (Җитәкчесе Әһлетдинова Ландыш Ф.). Котлыйбыз!















