Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Мәдәният министры белән очрашу 15.03.2018

Гимназия укучылары Татарстан Республикасы мәдәният министры Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фаттахов Энгель Нәвап улы белән очраштылар. Айрат Миңнемулла улы үзенең тормыш юлы белән таныштырды, республикада бүгенге көндә мәдәниятнең торышы, яшьләр өчен перспективалар турында сөйләде, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Энгель Нәвап улы, 9-11 класс укучыларына теләгән һөнәрне үзләштерер өчен, төпле белем алуның зарур икәнлегенә аеруча басым ясады.
-
Кызларыбыз - беренче! 13.03.2018

10-11 март көннәрендә Казан шәһәренең “Форвард” спорткомплексында, 2004-2006 елгы кызлар арасында, Татарстан Республикасы Беренчелегенә хоккей ярышы булып узды. Ярышларда Актаныш районының “Лачын” командасы (тренеры – Юрий Ерошенко) уңышлы чыгыш ясап, I урынга лаек булды. Команда составында гимназия-интернатның 5 класс укучысы Шәмсиева Адилә дә бар. Кызларны әлеге җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Тоталь диктант көне 13.03.2018

Бүген гимназия укучылары татар теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында гимназиякүләм тоталь диктант яздылар.
-
Волейбол ярышлары 12.03.2018

Бу атна башында гимназия укучылары арасында волейбол ярышы башланып китте. Чәршәмбе көненә (14.03.2018) укучы балаларның әтиләре арасында да ярышның әлеге төрен үткәрү күздә тотыла. Спорт сөюче әтиләрне көтеп калабыз!
-
"Йолдызлык - 2018" зона туры 11.03.2018

Минзәлә шәһәрендә 10-11 март көннәрендә “Йолдызлык – 2018” республикакүләм бәйгесенең зона этабы үтте. Гимназиянең “ Ак нур” вокал ансамбле “Вокал ансамбль” номинациясендә 1 дәрәҗә диплом, “Вокал – соло” ” номинациясендә 10а сыйныф укучысы Сөмбел Газизова 3 нче дәрәҗә диплом, “Конферанс” номинациясендә 5б сыйныф укучысы Адилә Шәмсиева 2 нче дәрәҗә диплом, 5б сыйныф укучысы Газиз Хөҗҗәтов, 6б сыйныф укучылары Рания Юнысова, Данис Аграпов, 8б сыйныф укучысы Искәндәр Гыймалтдинов,10б сыйныф укучылары Алинә Әгъләмова, Алинә Хәбибүллина, 11а сыйныф укучысы Айзилә Шәймөхәммәтова, 11б сыйныф укучылары Данияр Саррахов, Элвина Самигуловалар диплом белән бүләкләнделәр.
-
Итоги предметных олимпиад 09.03.2018
Завершился Региональный этап Всероссийских и Республиканский этап Республиканских олимпиад. Для гимназии-интерната этот год был вполне успешным, так на Региональном этапе у нас 6 призовых мест, среди которых есть 1 победитель - это ученица 11 класса Вафина Эльмира, которой не было равных на региональном этапе олимпиады по праву. На Республиканском этапе у гимназии 25 призовых мест, также имеется еще 6 призовых мест на Республиканской олимпиаде "Путь к олимпу". В итоге, у гимназии 37 призовых места на олимпиадах! Поздравляем наших лауреатов и наставников-тренеров! -
Урок с участием руководителя Исполкома 09.03.2018

Сегодня на базе гимназии-интерната прошел урок-игра с участием руководителя Исполнительного комитета Актанышского муниципального района Фаттахова Энгеля Наваповича. Учитель истории Гилметдинов М.И. провел урок на тему: "Внешняя политика Ивана Грозного", на котором ученики 11а класса и Фаттахов Э.Н. разыграли ролевую ситуацию формирования внешней политики государства: общественное мнение, налаживание дружественных отношений с сателлитами и управленческие навыки. Энгель Навапович отметил успешность данного формата уроков, похвалил учителя и администрацию гимназии-интерната за инициативу, и высказал надежду о продолжении встреч в таком формате.
-
Чит ил студентлары гимназиядә кунакта 07.03.2018

Төркиядән килеп, Казан Федераль Университеты магистратурасында белем алучы студентлар гимназия укучылары белән очраштылар. Окан һәм Сөмәя 8-11 класс укучыларына уку үзенчәлекләре, Төркия дәүләтенең мәдәнияте, халкы турында сөйләделәр, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кунаклар, тәрбияче Солтанова Фирүзә Флүс кызы җитәкчелегендә, 5-6 класс укучылары белән кызыклы әңгәмәләр кордылар, гимназия тормышы белән таныштылар.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2018

Коллективыбызның гүзәл затларын язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз ул - тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Әлеге сыйфатларыгызны югалтмыйча, шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай, һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Коллективтан егетләр! -
Татар егете - 2018 01.03.2018

Гимназия укучылары арасында “Татар егете -2018” бәйгесе булып узды. 5 – 10 класс егетләре әлеге конкурска яхшы әзерлек белән катнаштылар. Үз-үзең белән таныштыру, бию, артистлык осталыкларын сынау, викторина сорауларына җавап бирү этапларында егетләр үзләренең уңганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр.
















