Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Җәйге спартакиада 27.05.2018

27 нче май көнне районкүләм җәйге төрләр буенча спартакиада булып үтте. Укытучы һәм тәрбиячеләрдән торган гимназия командасы уңышлы чыгыш ясады. Аерым ярыш төрләренә килгәндә, физик тәрбия укытучысы Харрасова А.Р. - биеклеккә сикерү буенча – 1 нче урын, озынлыкка сикерү буенча – 1 нче урын. Тәрбияче Саттарова Г.Г. - ядрә ату буенча – 1 нче урын, гер күтәрү буенча - 1 нче урын. Өстәмә дәресләр педагогы Галимова Т.Э. – йөзү – 2 нче урын, 200 метрга йөгерү – 3 нче урын. Тарих укытучысы Гыйлметдинов М.И. - биеклеккә сикерү буенча – 2 нче урын. ТИН укытучысы Сибгатуллин Р.Т. - гер күтәрү буенча - 3 нче урын. Җитәкчеләр арасында уздырылган йөгерү ярышында Гарипова Рузилә Илдар кызы беренче, гомуми очколар нәтиҗәсе буенча гимназия командасы – 3 нче урынга лаек булды.
-
Юлларда имин булыйк!
26.05.2018
Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 19 майдан 19 июньгә кадәр "Игьтибар, балалар!" профилактик чарасы үтә.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны махсус утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга контрольне тагын да арттырдылар. Әлеге айлык кысаларында, гимназиянең "Яшь юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар" отряды әгъзалары, хокук сакчылары катнашында 26 майда рейдка чыктылар.
-
Соңгы кыңгырау чыңы 24.05.2018

Чыгарылыш класслары өчен бүген гимназия кыңгыравы соңгы мәртәбә чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 11 класс укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерергә ашыктылар. Бу уку елында 20 укучы гимназия классын тәмамлый. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын!
-
Гимназия укырга чакыра 18.05.2018

19 май көнне, гимназия классларына укырга керергә теләүчеләр өчен сайлап алу турлары үткәрелә. Укучыларга түбәндәге сынаулар тәкъдим ителә:
1. Рус теле, математика һәм инглиз телләреннән тест биремнәре;
2. Әңгәмә.
Гимназия классларына көтеп калабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 8(855)-523-26-04; 8(855)-523-26-05
-
Зарядка с сотрудниками полиции 18.05.2018

Сегодня утренняя зарядка учащихся прошла совместно с сотрудниками МВД по Республике Татарстан Актанышского муниципального района в рамках акции "Физзарядка со стражами порядка". Приняли участие: старший инспектор ПДН Салахова Н.З., инспектора ПДН Ильясова, И.И., Багавиева Д.А., эксперт Фазлыев А.А., старший инспектор ООП Хисматова А.Г.
-
World Scholars` Cup бәйгесе нәтиҗәләре 17.05.2018

17 май көнне Бөтендөнья укучылар кубогынын (World Scholars’ Cup) Актаныш раунды йомгакланды. Кубокта Татарстаннын төрле шәһәр һәм районнарыннан 22 команда катнашты. Гимназиябезнең бер командасы 15 яшькә кадәрге категориядә беренчелекне яулады. 15 яшьтән өлкәнрәк укучылар арасында Тубән Кама шәһәренең 13нче гимназия-интернаты кызлары жиңеп чыкты. Барлык катнашучылар да ярыштан бик канәгать калдылар.
-
"Профдебют" бәйгесендә 17.05.2018

Актаныш технология техникумда “Профессиональ дебют” бәйгесе узды. 9а сыйныф укучысы Мухаметдинова Зөлфия “Повар эшләре” һәм “Татар ашлары” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. Шул ук класстан Шакиров Илнур “Авыл хуҗалыгы техникаларын куллану һәм ремонтлау” номинациясендә 2 урынга лаек булды. Җитәкчеләре Хафизова Зөлфия Мазгар кызы һәм Әгләмов Данил Филүс улы. Котлыйбыз!
-
World Scholars` Cup 16.05.2018

16-17 мая на базе гимназии проходит первый в России Международный турнир школьников. Организаторы из Америки и Канады проведут серию соревнований и конкурсов на английском языке, в которых школьники должны продемонстрировать умение грамотно и аргументированно отстаивать свою точку зрения в устной форме (дебаты), писменной форме (эссе), показать свою эрудицию и логические способности в тестовом конкурсе. Это командные соревнования, поэтому немаловажно уметь работать в команде. Всего в мероприятии принимают участие 20 команд из разных лицеев и гимназий Татарстана. Команды - победители могут получить приглашение принять участие в одной из европейских стран.
-
Гимназиякүләм Сабантуй! 12.05.2018

Гимназия коллективы җәйге Сабантуй бәйрәмнәрен ачып җибәрде.
-
"Без - Тукай шәкертләре" 11.05.2018

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан уздырылган ,,Моңлы саз чыңнары”конкурсында ,,Шагыйрьнең тормыш юлы” номинациясендә ,,Без-Тукай шәкертләре”дигән язмасы өчен педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы III дәрәҗә дипломга ия булды һәм язмасы журналда басылу хокукы алды. Әфәрин!
















