Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Тату класс серләре 30.11.2017

5а классы әти-әниләре комитеты, класс җитәкчеләре Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы һәм тәрбиячеләре Саттарова Гөлгенә Глүс кызы җитәкчелегендә, “Дус класс серләре” республикакүләм конкурсының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясап, II урынга лаек булдылар. Әлеге уку елы башында гына тупланып, тату коллектив булып өлгергән 5а сыйныфын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Итоги олимпиады по биологии и ОБЖ 27.11.2017

27 ноября завершился муниципальный этап олимпиады по биологии на которой 4 ученика заняли призовые места: ученик 7 класса Сибгатуллин Азамат, ученица 8 класса Хузина Адиля и ученица 10 класса Ахмадуллина Алия стали призерами. Ученица 11 класса Рашитова Алия - победитель. 29 ноября завершился муниципальный этап олимпиады по ОБЖ на которой 4 ученика заняли призовые места: ученик 6 класса Габдрахманов Айнур, ученик 8 класса Гималтдинов Искандер и ученик 11 класса Султанов Ильназ стали призерами. Ученик 9 класса Татыев Богдан стал победителем олимпиады. Поздравляем учителя биологии Исламову Зульфию Асгатовну и учителя ОБЖ Сибгатуллина Ришата Тимершаеховича с победами! Желаем хорошо выступить на региональном этапе олимпиады!
-
Семинар-практикум 24.11.2017

Гимназия базасында укытучы-остаз Л.Ф. Әһлетдинова семинар-практикум үткәрде. Семинарда катнашучы Яр Чаллы шәһәренең Н.Кайманов исемендәге 47нче кадет-мәктәбенең яшь укытучылары өчен остазлары һәм гимназиянең тарих укытучысы, "Өлкән укытучы" гранты иясе М.И. Гыйльметдиновлар ачык дәрес күрсәттеләр. Методик семинар эшлекле формада үтте. Яшь укытучылар, 47нче мәктәпнең администрациясе канәгать калды.
-
Муниципальный этап олимпиады по математке 23.11.2017

23 ноября завершился муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по математике. По итогам олимпиады 11 учеников стали победителями и призерами: среди 5 классов района Гилаев Айнур и Хуззятов Газиз стали призерами, среди всех 6 классов Агумов Алмаз занял первое место и стал победителем. Среди 7-х классов Газетдинов Айгиз стал победителем, а Сибгатуллин Азамат и Валиева Нафиса заняли почетное призовое место. Не было равных нашему ученику 8 класса Хайбиеву Амиру, ставшему победителем. Среди 9-х класов Галлямова Эльвина заняла призовое место. Среди 10-х класов района наш Нуруллин Нияз стал победителем, а Гаязов Булат призером, ученица 11 класса Насртдинова Гульшат заняла призовое место. Поздравляем учеников и их учителей: Хазиеву Рамилю Адиповну, Фардиеву регину Равильевну и Галиеву Рузилю Ферролевну, молодцы! Желаем дальнейших успехов и побед!
-
Әниләр бәйрәме 23.11.2017

5-7 класс укучылары әниләрен чакырып, бәйрәм кичәсе күрсәттеләр. Кичә төрле җыр-бию, спектакльдән күренешләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм тамашасы әниләр алып килгән күчтәнәчләр белән чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле әниләр!
-
Хәрби комиссариат вәкилләре белән очрашу 22.11.2017

Киләчәккә һөнәр сайлау эшчәнлеге юнәлешендә район хәрби комиссариаты вәкилләре белән очрашу оештырылды. Хәрби комиссар Ахметзянов Ленар Сәмигулла улы Росссия шәһәрләрендәге хәрби уку йортлары турында мәгълүмат җиткерде, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Кулланучылар хокукларын яклау олимпиадасы 22.11.2017

Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге бинасының актлар залында Республикакүләм “Кулланучылар хокукларын яклау буенча” олимпиадасы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы булып узды. Гимназиянең 10 нчы классс укучысы Нуртдинов Данир әлеге бәйгедә “Кулланучылар хокукларын өйрәнергә омтылучы” номинациясендә җиңү яулады, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде (җитәкчесе Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы). Котлыйбыз!
-
"Бала хокук даирәсендә" 20.11.2017

Казан шәһәренең “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында, “Бала хокук даирәсендә” дип исемләнгән, Республикакүләм мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсының бүләкләү өлеше үткәрелде. Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Газизова Сөмбел әлеге бәйгедә катнашып, җиңүче булып танылды һәм бүләкләү тантанасында катнашу хокукына ия булды. Котлыйбыз!
-
Җәннәт – аналарның аяк астында 20.11.2017

5-7 класс укучылары һәм класс җитәкчеләре катнашында район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән очрашу булып узды. Хәзрәт балаларга ана хакы, тәрбияле булу серләре турында вәгазь сөйләде, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
"Бикафест" фестивале 19.11.2017

Гимназиянең “Ак нур” ансамбле укучылары, Казан шәһәрендә үткәрелгән, Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVI Республикакүләм яшьләр җыр-шигърияте фестивалендә катнашып, “Халык авыз иҗаты традицияләрен саклау өчен” дипломы белән бүләкләнеп кайттылар. Җитәкчеләре – Фәйзуллина Әлфинә Фирдинас кызы. Котлыйбыз!
















